Баш бит › Сүрәләр › Al-Anfaal сүрәсе
Al-Anfaal сүрәсе الأنفال
75 аять · Мәдинә · иңү тәртибе 88
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلْأَنفَالِ قُلِ ٱلْأَنفَالُ لِلَّهِ وَٱلرَّسُولِ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَصْلِحُوا۟ ذَاتَ بَيْنِكُمْ وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّمَا ٱلْمُؤْمِنُونَ ٱلَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ ٱللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ ءَايَٰتُهُۥ زَادَتْهُمْ إِيمَٰنًا وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
Yakub Ibn Nugman Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِينَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَمِمَّا رَزَقْنَٰهُمْ يُنفِقُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُؤْمِنُونَ حَقًّا لَّهُمْ دَرَجَٰتٌ عِندَ رَبِّهِمْ وَمَغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَمَآ أَخْرَجَكَ رَبُّكَ مِنۢ بَيْتِكَ بِٱلْحَقِّ وَإِنَّ فَرِيقًا مِّنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ لَكَٰرِهُونَ
Yakub Ibn Nugman Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُجَٰدِلُونَكَ فِى ٱلْحَقِّ بَعْدَ مَا تَبَيَّنَ كَأَنَّمَا يُسَاقُونَ إِلَى ٱلْمَوْتِ وَهُمْ يَنظُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ يَعِدُكُمُ ٱللَّهُ إِحْدَى ٱلطَّآئِفَتَيْنِ أَنَّهَا لَكُمْ وَتَوَدُّونَ أَنَّ غَيْرَ ذَاتِ ٱلشَّوْكَةِ تَكُونُ لَكُمْ وَيُرِيدُ ٱللَّهُ أَن يُحِقَّ ٱلْحَقَّ بِكَلِمَٰتِهِۦ وَيَقْطَعَ دَابِرَ ٱلْكَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِيُحِقَّ ٱلْحَقَّ وَيُبْطِلَ ٱلْبَٰطِلَ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْمُجْرِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ تَسْتَغِيثُونَ رَبَّكُمْ فَٱسْتَجَابَ لَكُمْ أَنِّى مُمِدُّكُم بِأَلْفٍ مِّنَ ٱلْمَلَٰٓئِكَةِ مُرْدِفِينَ
Yakub Ibn Nugman Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا جَعَلَهُ ٱللَّهُ إِلَّا بُشْرَىٰ وَلِتَطْمَئِنَّ بِهِۦ قُلُوبُكُمْ وَمَا ٱلنَّصْرُ إِلَّا مِنْ عِندِ ٱللَّهِ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ يُغَشِّيكُمُ ٱلنُّعَاسَ أَمَنَةً مِّنْهُ وَيُنَزِّلُ عَلَيْكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً لِّيُطَهِّرَكُم بِهِۦ وَيُذْهِبَ عَنكُمْ رِجْزَ ٱلشَّيْطَٰنِ وَلِيَرْبِطَ عَلَىٰ قُلُوبِكُمْ وَيُثَبِّتَ بِهِ ٱلْأَقْدَامَ
Yakub Ibn Nugman Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: "Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ يُوحِى رَبُّكَ إِلَى ٱلْمَلَٰٓئِكَةِ أَنِّى مَعَكُمْ فَثَبِّتُوا۟ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ سَأُلْقِى فِى قُلُوبِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱلرُّعْبَ فَٱضْرِبُوا۟ فَوْقَ ٱلْأَعْنَاقِ وَٱضْرِبُوا۟ مِنْهُمْ كُلَّ بَنَانٍ
Yakub Ibn Nugman Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ شَآقُّوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَمَن يُشَاقِقِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَإِنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Yakub Ibn Nugman Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكُمْ فَذُوقُوهُ وَأَنَّ لِلْكَٰفِرِينَ عَذَابَ ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِذَا لَقِيتُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ زَحْفًا فَلَا تُوَلُّوهُمُ ٱلْأَدْبَارَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَن يُوَلِّهِمْ يَوْمَئِذٍ دُبُرَهُۥٓ إِلَّا مُتَحَرِّفًا لِّقِتَالٍ أَوْ مُتَحَيِّزًا إِلَىٰ فِئَةٍ فَقَدْ بَآءَ بِغَضَبٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَمَأْوَىٰهُ جَهَنَّمُ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
Yakub Ibn Nugman Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте:
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمْ تَقْتُلُوهُمْ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ قَتَلَهُمْ وَمَا رَمَيْتَ إِذْ رَمَيْتَ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ رَمَىٰ وَلِيُبْلِىَ ٱلْمُؤْمِنِينَ مِنْهُ بَلَآءً حَسَنًا إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman "Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне белүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ مُوهِنُ كَيْدِ ٱلْكَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِن تَسْتَفْتِحُوا۟ فَقَدْ جَآءَكُمُ ٱلْفَتْحُ وَإِن تَنتَهُوا۟ فَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ وَإِن تَعُودُوا۟ نَعُدْ وَلَن تُغْنِىَ عَنكُمْ فِئَتُكُمْ شَيْـًٔا وَلَوْ كَثُرَتْ وَأَنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөшрикләр! "Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَلَا تَوَلَّوْا۟ عَنْهُ وَأَنتُمْ تَسْمَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ قَالُوا۟ سَمِعْنَا وَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ شَرَّ ٱلدَّوَآبِّ عِندَ ٱللَّهِ ٱلصُّمُّ ٱلْبُكْمُ ٱلَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْ عَلِمَ ٱللَّهُ فِيهِمْ خَيْرًا لَّأَسْمَعَهُمْ وَلَوْ أَسْمَعَهُمْ لَتَوَلَّوا۟ وَّهُم مُّعْرِضُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱسْتَجِيبُوا۟ لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ لِمَا يُحْيِيكُمْ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَحُولُ بَيْنَ ٱلْمَرْءِ وَقَلْبِهِۦ وَأَنَّهُۥٓ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتَّقُوا۟ فِتْنَةً لَّا تُصِيبَنَّ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنكُمْ خَآصَّةً وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Yakub Ibn Nugman Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرُوٓا۟ إِذْ أَنتُمْ قَلِيلٌ مُّسْتَضْعَفُونَ فِى ٱلْأَرْضِ تَخَافُونَ أَن يَتَخَطَّفَكُمُ ٱلنَّاسُ فَـَٔاوَىٰكُمْ وَأَيَّدَكُم بِنَصْرِهِۦ وَرَزَقَكُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَٰتِ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَخُونُوا۟ ٱللَّهَ وَٱلرَّسُولَ وَتَخُونُوٓا۟ أَمَٰنَٰتِكُمْ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَآ أَمْوَٰلُكُمْ وَأَوْلَٰدُكُمْ فِتْنَةٌ وَأَنَّ ٱللَّهَ عِندَهُۥٓ أَجْرٌ عَظِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن تَتَّقُوا۟ ٱللَّهَ يَجْعَل لَّكُمْ فُرْقَانًا وَيُكَفِّرْ عَنكُمْ سَيِّـَٔاتِكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ وَٱللَّهُ ذُو ٱلْفَضْلِ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ يَمْكُرُ بِكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيُثْبِتُوكَ أَوْ يَقْتُلُوكَ أَوْ يُخْرِجُوكَ وَيَمْكُرُونَ وَيَمْكُرُ ٱللَّهُ وَٱللَّهُ خَيْرُ ٱلْمَٰكِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَٰتُنَا قَالُوا۟ قَدْ سَمِعْنَا لَوْ نَشَآءُ لَقُلْنَا مِثْلَ هَٰذَآ إِنْ هَٰذَآ إِلَّآ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр – әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка һичнәрсә түгелдер", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ قَالُوا۟ ٱللَّهُمَّ إِن كَانَ هَٰذَا هُوَ ٱلْحَقَّ مِنْ عِندِكَ فَأَمْطِرْ عَلَيْنَا حِجَارَةً مِّنَ ٱلسَّمَآءِ أَوِ ٱئْتِنَا بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче ґәзаб җибәр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنتَ فِيهِمْ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ مُعَذِّبَهُمْ وَهُمْ يَسْتَغْفِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ аларны ґәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу сорасалар да ґәзаб кылмас иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا لَهُمْ أَلَّا يُعَذِّبَهُمُ ٱللَّهُ وَهُمْ يَصُدُّونَ عَنِ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ وَمَا كَانُوٓا۟ أَوْلِيَآءَهُۥٓ إِنْ أَوْلِيَآؤُهُۥٓ إِلَّا ٱلْمُتَّقُونَ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Инде аларны ґәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا كَانَ صَلَاتُهُمْ عِندَ ٱلْبَيْتِ إِلَّا مُكَآءً وَتَصْدِيَةً فَذُوقُوا۟ ٱلْعَذَابَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз ґәзабны Коръән юлына кермичә кәфер булганыгыз өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُنفِقُونَ أَمْوَٰلَهُمْ لِيَصُدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ فَسَيُنفِقُونَهَا ثُمَّ تَكُونُ عَلَيْهِمْ حَسْرَةً ثُمَّ يُغْلَبُونَ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِلَىٰ جَهَنَّمَ يُحْشَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِيَمِيزَ ٱللَّهُ ٱلْخَبِيثَ مِنَ ٱلطَّيِّبِ وَيَجْعَلَ ٱلْخَبِيثَ بَعْضَهُۥ عَلَىٰ بَعْضٍ فَيَرْكُمَهُۥ جَمِيعًا فَيَجْعَلَهُۥ فِى جَهَنَّمَ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْخَٰسِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُل لِّلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِن يَنتَهُوا۟ يُغْفَرْ لَهُم مَّا قَدْ سَلَفَ وَإِن يَعُودُوا۟ فَقَدْ مَضَتْ سُنَّتُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَٰتِلُوهُمْ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتْنَةٌ وَيَكُونَ ٱلدِّينُ كُلُّهُۥ لِلَّهِ فَإِنِ ٱنتَهَوْا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن تَوَلَّوْا۟ فَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ مَوْلَىٰكُمْ نِعْمَ ٱلْمَوْلَىٰ وَنِعْمَ ٱلنَّصِيرُ
Yakub Ibn Nugman Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَا غَنِمْتُم مِّن شَىْءٍ فَأَنَّ لِلَّهِ خُمُسَهُۥ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِى ٱلْقُرْبَىٰ وَٱلْيَتَٰمَىٰ وَٱلْمَسَٰكِينِ وَٱبْنِ ٱلسَّبِيلِ إِن كُنتُمْ ءَامَنتُم بِٱللَّهِ وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَىٰ عَبْدِنَا يَوْمَ ٱلْفُرْقَانِ يَوْمَ ٱلْتَقَى ٱلْجَمْعَانِ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Yakub Ibn Nugman Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ أَنتُم بِٱلْعُدْوَةِ ٱلدُّنْيَا وَهُم بِٱلْعُدْوَةِ ٱلْقُصْوَىٰ وَٱلرَّكْبُ أَسْفَلَ مِنكُمْ وَلَوْ تَوَاعَدتُّمْ لَٱخْتَلَفْتُمْ فِى ٱلْمِيعَٰدِ وَلَٰكِن لِّيَقْضِىَ ٱللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا لِّيَهْلِكَ مَنْ هَلَكَ عَنۢ بَيِّنَةٍ وَيَحْيَىٰ مَنْ حَىَّ عَنۢ بَيِّنَةٍ وَإِنَّ ٱللَّهَ لَسَمِيعٌ عَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ يُرِيكَهُمُ ٱللَّهُ فِى مَنَامِكَ قَلِيلًا وَلَوْ أَرَىٰكَهُمْ كَثِيرًا لَّفَشِلْتُمْ وَلَتَنَٰزَعْتُمْ فِى ٱلْأَمْرِ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ سَلَّمَ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ يُرِيكُمُوهُمْ إِذِ ٱلْتَقَيْتُمْ فِىٓ أَعْيُنِكُمْ قَلِيلًا وَيُقَلِّلُكُمْ فِىٓ أَعْيُنِهِمْ لِيَقْضِىَ ٱللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
Yakub Ibn Nugman Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِذَا لَقِيتُمْ فِئَةً فَٱثْبُتُوا۟ وَٱذْكُرُوا۟ ٱللَّهَ كَثِيرًا لَّعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен булырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَلَا تَنَٰزَعُوا۟ فَتَفْشَلُوا۟ وَتَذْهَبَ رِيحُكُمْ وَٱصْبِرُوٓا۟ إِنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلصَّٰبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ خَرَجُوا۟ مِن دِيَٰرِهِم بَطَرًا وَرِئَآءَ ٱلنَّاسِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
Yakub Ibn Nugman Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ زَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيْطَٰنُ أَعْمَٰلَهُمْ وَقَالَ لَا غَالِبَ لَكُمُ ٱلْيَوْمَ مِنَ ٱلنَّاسِ وَإِنِّى جَارٌ لَّكُمْ فَلَمَّا تَرَآءَتِ ٱلْفِئَتَانِ نَكَصَ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ وَقَالَ إِنِّى بَرِىٓءٌ مِّنكُمْ إِنِّىٓ أَرَىٰ مَا لَا تَرَوْنَ إِنِّىٓ أَخَافُ ٱللَّهَ وَٱللَّهُ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Yakub Ibn Nugman Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", – дип, Мәккә кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ каты ґәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", – дип артка качты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ يَقُولُ ٱلْمُنَٰفِقُونَ وَٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ غَرَّ هَٰٓؤُلَآءِ دِينُهُمْ وَمَن يَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ فَإِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْ تَرَىٰٓ إِذْ يَتَوَفَّى ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَٰرَهُمْ وَذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلْحَرِيقِ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче ґәзабны татыгыз!" – диярләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكَ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيكُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَيْسَ بِظَلَّٰمٍ لِّلْعَبِيدِ
Yakub Ibn Nugman Ошбу ґәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَدَأْبِ ءَالِ فِرْعَوْنَ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ فَأَخَذَهُمُ ٱللَّهُ بِذُنُوبِهِمْ إِنَّ ٱللَّهَ قَوِىٌّ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Yakub Ibn Nugman Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты ґәзаблыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ لَمْ يَكُ مُغَيِّرًا نِّعْمَةً أَنْعَمَهَا عَلَىٰ قَوْمٍ حَتَّىٰ يُغَيِّرُوا۟ مَا بِأَنفُسِهِمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Аларга бу ґәзаб шул сәбәпледер: Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул каум үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Ягъни бер каум начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе теләп чыкмаса, Аллаһ әлбәттә, көчләп чыгармый, вә бер каум яхшылыкны ташлап яманлыкка чыкмаса, әлбәттә, Аллаһ көчләп чыгармый. (Вә шуңа бинән татарлар, динне ташлап, аздылар, әгәр үзләре теләп дингә кермәсәләр, Аллаһ көчләп кертәчәк түгел. Әлбәттә, Аллаһ ишетүче вә белүче).
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَدَأْبِ ءَالِ فِرْعَوْنَ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِمْ فَأَهْلَكْنَٰهُم بِذُنُوبِهِمْ وَأَغْرَقْنَآ ءَالَ فِرْعَوْنَ وَكُلٌّ كَانُوا۟ ظَٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләрнең һәлакәте: Фиргаун кауменең һәлакәте вә аларның элгәрге каумнәрнең һәлакәте кеби. Алар Раббиларының аятьләрен ялган диделәр, Без аларны гөнаһлары өчен һәлак кылдык, вә Фиргаун каумен суга батырдык, чөнки алар барчасы залим иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ شَرَّ ٱلدَّوَآبِّ عِندَ ٱللَّهِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Дөньядагы хайваннарның иң яманы: Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, алар иман китерәчәк түгелләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِينَ عَٰهَدتَّ مِنْهُمْ ثُمَّ يَنقُضُونَ عَهْدَهُمْ فِى كُلِّ مَرَّةٍ وَهُمْ لَا يَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр белән ґәһед-килешү ясасаң, соңра алар ґәһед кылган саен ґәһедләрен бозалар, алар ґәһедләрен бозудан һич курыкмыйлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِمَّا تَثْقَفَنَّهُمْ فِى ٱلْحَرْبِ فَشَرِّدْ بِهِم مَّنْ خَلْفَهُمْ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр син сугышта җиңсәң, арттан ярдәмгә килә торган кәфер гаскәренә курку сал, курыксалар килмәсләр, ихтимал вәгазьләнерләр, ягъни иман китереп тәүбә итәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِمَّا تَخَافَنَّ مِن قَوْمٍ خِيَانَةً فَٱنۢبِذْ إِلَيْهِمْ عَلَىٰ سَوَآءٍ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ ٱلْخَآئِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр син бу каумнең арагызда булган ґәһедегез-ки-лешүегезгә хыянәт итүләреннән курыксаң, гаделлек белән ґәһедне боз да вә бозганыңны аларга белдер! Дөреслектә Аллаһ хыянәтне һич сөйми.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا يَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ سَبَقُوٓا۟ إِنَّهُمْ لَا يُعْجِزُونَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр рәсүлдән алга чыктык дип хисаб итмәсеннәр! тәхкыйк алар Аллаһу тәгаләне гаҗиз кыла алмаслар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَعِدُّوا۟ لَهُم مَّا ٱسْتَطَعْتُم مِّن قُوَّةٍ وَمِن رِّبَاطِ ٱلْخَيْلِ تُرْهِبُونَ بِهِۦ عَدُوَّ ٱللَّهِ وَعَدُوَّكُمْ وَءَاخَرِينَ مِن دُونِهِمْ لَا تَعْلَمُونَهُمُ ٱللَّهُ يَعْلَمُهُمْ وَمَا تُنفِقُوا۟ مِن شَىْءٍ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ يُوَفَّ إِلَيْكُمْ وَأَنتُمْ لَا تُظْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр белән сугышу өчен көчегез җиткән хәтле куәт белән хәзерләнегез вә яхшы атлар хәзерләгез! Шундый хәзерлек белән Аллаһ дошманнарын вә үзегезнең дошманнарыгызны куркыта алырсыз вә гарәп кәферләреннән башка кәферләрне дә куркытырсыз, башка кәферләрне сез белмисез, аларны Аллаһ белә. Сезнең Аллаһ юлына биргән атларыгыз, дөяләрегез, коралларыгыз һәм башка нәрсәләрегезгә сәвабы камил бирелер вә аларның савабын киметеп сезгә золым итү булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن جَنَحُوا۟ لِلسَّلْمِ فَٱجْنَحْ لَهَا وَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Yakub Ibn Nugman Әгәр кәферләр, тыныч яшәү солыхын ясарга теләсәләр син дә солых ясарга риза бул һәм Аллаһуга тәвәккәл кыл! Тәхкыйк Аллаһ һәр сүзегезне ишетүче вә һәрбер эшегезне белүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن يُرِيدُوٓا۟ أَن يَخْدَعُوكَ فَإِنَّ حَسْبَكَ ٱللَّهُ هُوَ ٱلَّذِىٓ أَيَّدَكَ بِنَصْرِهِۦ وَبِٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр кәферләр ялган солых белән алдарга теләсәләр сине, алай да курыкма! Сине сакларга, әлбәттә, Аллаһ үзе җитәдер, Ул – Аллаһ сине үзенең ярдәме вә мөэминнәр белән куәтләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ لَوْ أَنفَقْتَ مَا فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا مَّآ أَلَّفْتَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ أَلَّفَ بَيْنَهُمْ إِنَّهُۥ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Янә Аллаһ, бер-берсенә дошман булган кешеләрнең күңелләренә өлфәт салып дусландырды, әгәр син аларны дусландырмак өчен бөтен дөнья байлыгы биреп күңелләрен өлфәтләндерә алмас идең, ләкин Аллаһ аларның күңелләренә өлфәт салды да, җыелышып сиңа ярдәмдә булдылар. Шиксез, Аллаһ көчле вә хәким.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ حَسْبُكَ ٱللَّهُ وَمَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий пәйгамбәр! Сиңа ярдәм итәргә Аллаһ Үзе вә сиңа ияргән мөэминнәр җитәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ حَرِّضِ ٱلْمُؤْمِنِينَ عَلَى ٱلْقِتَالِ إِن يَكُن مِّنكُمْ عِشْرُونَ صَٰبِرُونَ يَغْلِبُوا۟ مِا۟ئَتَيْنِ وَإِن يَكُن مِّنكُم مِّا۟ئَةٌ يَغْلِبُوٓا۟ أَلْفًا مِّنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَفْقَهُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий пәйгамбәр! Мөэминнәрне сугышка кызыктыр! Әгәр сездән чыдамлы егерме ирләр булса, алар ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән чыдамлы йөз ир булса, алар мең кәферне җиңәрләр, ул кәферләр ярдәм Аллаһудан икәнлекне аңламаулары өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلْـَٰٔنَ خَفَّفَ ٱللَّهُ عَنكُمْ وَعَلِمَ أَنَّ فِيكُمْ ضَعْفًا فَإِن يَكُن مِّنكُم مِّا۟ئَةٌ صَابِرَةٌ يَغْلِبُوا۟ مِا۟ئَتَيْنِ وَإِن يَكُن مِّنكُمْ أَلْفٌ يَغْلِبُوٓا۟ أَلْفَيْنِ بِإِذْنِ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ مَعَ ٱلصَّٰبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Хәзер инде Аллаһ сезгә җиңеллек кылды, чөнки сезнең арагызда зәгыйфьләр барлыгын Аллаһ белде, сездән чыдамлы бер йөз кеше булса, ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән мең чыдамлы кеше булса, ике мең кәферне җиңәрләр Аллаһуның ярдәме белән, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا كَانَ لِنَبِىٍّ أَن يَكُونَ لَهُۥٓ أَسْرَىٰ حَتَّىٰ يُثْخِنَ فِى ٱلْأَرْضِ تُرِيدُونَ عَرَضَ ٱلدُّنْيَا وَٱللَّهُ يُرِيدُ ٱلْـَٔاخِرَةَ وَٱللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Кулга төшкән әсирләрне мал алып азат итәргә пәйгамбәргә һич дөрес булмый, хәтта кәферләрне күп үтергәннәренә чаклы сез мөселманнар дөнья малын телисез, Аллаһ сезнең өчен ахирәтне тели, Аллаһ көчле вә хәкимдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّوْلَا كِتَٰبٌ مِّنَ ٱللَّهِ سَبَقَ لَمَسَّكُمْ فِيمَآ أَخَذْتُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Әгәр хаталык кылучылар гафу ителәләр дигән сүз Аллаһудан булмаса иде, әлбәттә, әсир өчен алган малыгыз өчен сезгә олугъ ґәзаб ирешкән булыр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكُلُوا۟ مِمَّا غَنِمْتُمْ حَلَٰلًا طَيِّبًا وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Алган ганимәт малларыгыздан хәләл, пакь булганы хәлдә ашагыз! Вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа карышудан сакланыгыз! Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ قُل لِّمَن فِىٓ أَيْدِيكُم مِّنَ ٱلْأَسْرَىٰٓ إِن يَعْلَمِ ٱللَّهُ فِى قُلُوبِكُمْ خَيْرًا يُؤْتِكُمْ خَيْرًا مِّمَّآ أُخِذَ مِنكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Ий пәйгамбәр! Кулыгызда булган әсирләргә әйт: "Әгәр Аллаһ сезнең күңелегездә яхшы ният барлыгын белсә, сездән алынган малга караганда Аллаһ сезгә яхшыракны бирер. Малыгызны алганга һич тә кайгырмагыз, фәкать күңелегезне яхшыртыгыз! Шулай итсәгез, Аллаһ сезне ярлыкар. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن يُرِيدُوا۟ خِيَانَتَكَ فَقَدْ خَانُوا۟ ٱللَّهَ مِن قَبْلُ فَأَمْكَنَ مِنْهُمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Әгәр ул әсирләр сиңа бер хыянәт итүне теләсәләр, тәхкыйк алар моннан элек Аллаһуга да хыянәт иттеләр, шуның өчен бәдер сугышында сине көчле кылдык. Аллаһ белүче вә хәким.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَٰهَدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ ءَاوَوا۟ وَّنَصَرُوٓا۟ أُو۟لَٰٓئِكَ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَلَمْ يُهَاجِرُوا۟ مَا لَكُم مِّن وَلَٰيَتِهِم مِّن شَىْءٍ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا۟ وَإِنِ ٱسْتَنصَرُوكُمْ فِى ٱلدِّينِ فَعَلَيْكُمُ ٱلنَّصْرُ إِلَّا عَلَىٰ قَوْمٍۭ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَٰقٌ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм иткән кешеләр – алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез кылган эшләрне күрүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ إِلَّا تَفْعَلُوهُ تَكُن فِتْنَةٌ فِى ٱلْأَرْضِ وَفَسَادٌ كَبِيرٌ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр бер-берсенә дуслардыр әгәр Аллаһ кушканнарны үтәмәсәгез җирдә фетнәләр чыгар вә зур бозыклыклар булыр, ягъни иман ягы зәгыйфьләнер, кәфер ягы куәтләнер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَٰهَدُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ ءَاوَوا۟ وَّنَصَرُوٓا۟ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُؤْمِنُونَ حَقًّا لَّهُم مَّغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Иман китереп дин өчен күчкән вә Аллаһ юлында җиһад иткән кешеләр дәхи күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә иңдереп ярдәм күрсәткән кешеләр – алар хак мөэминнәр, аларга мәгъфирәт вә хуш ризыклар булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنۢ بَعْدُ وَهَاجَرُوا۟ وَجَٰهَدُوا۟ مَعَكُمْ فَأُو۟لَٰٓئِكَ مِنكُمْ وَأُو۟لُوا۟ ٱلْأَرْحَامِ بَعْضُهُمْ أَوْلَىٰ بِبَعْضٍ فِى كِتَٰبِ ٱللَّهِ إِنَّ ٱللَّهَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌۢ
Yakub Ibn Nugman Күчеп киткән кешеләрдән соң иман китергән кешеләр күчеп килсәләр һәм сезнең белән бергә сугыш кылсалар, алар сезнең җәмәгатегездәндер, ягъни мөэминнәрдер. Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһ хөкемендә бер-берсенә Варисләрдер, алар булганда, башка кеше мирас малын алмас. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Al-A'raaf сүрәсе
At-Tawba сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.