caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Tawba сүрәсе التوبة

129 аять · Мәдинә · иңү тәртибе 113

بَرَآءَةٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦٓ إِلَى ٱلَّذِينَ عَٰهَدتُّم مِّنَ ٱلْمُشْرِكِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөселманнар! Мөшрикләр белән булган ґәһдегез-со-лыхыгыз Аллаһ вә Аның расүле тарафыннан сындырыладыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسِيحُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ أَرْبَعَةَ أَشْهُرٍ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّكُمْ غَيْرُ مُعْجِزِى ٱللَّهِ وَأَنَّ ٱللَّهَ مُخْزِى ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөшрикләр, дүрт ай иркенләп йөрегез! Дүрт айдан соң мөселманнардан имин булмассыз. Мөшрикләр, белегез ки, сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз, янә белегез, әлбәттә, Аллаһ кәферләрне рисвай-хур кылачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَذَٰنٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦٓ إِلَى ٱلنَّاسِ يَوْمَ ٱلْحَجِّ ٱلْأَكْبَرِ أَنَّ ٱللَّهَ بَرِىٓءٌ مِّنَ ٱلْمُشْرِكِينَ وَرَسُولُهُۥ فَإِن تُبْتُمْ فَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ وَإِن تَوَلَّيْتُمْ فَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّكُمْ غَيْرُ مُعْجِزِى ٱللَّهِ وَبَشِّرِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِعَذَابٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanХаҗ-Әкбәр көнендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән кешеләргә белдерү: тәхкыйк Аллаһ вә Аның расүле мөшрикләрдән бизүчеләр. Аллаһуга карышып һаман кәфер булудан тәүбә итсәгез – үзегез өчен хәерле, әгәр тәүбәдән баш тартсагыз – бит Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз. Кәферләргә Аллаһуның каты ґәзабы булачагы белән сөенечле хәбәр бир!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱلَّذِينَ عَٰهَدتُّم مِّنَ ٱلْمُشْرِكِينَ ثُمَّ لَمْ يَنقُصُوكُمْ شَيْـًٔا وَلَمْ يُظَٰهِرُوا۟ عَلَيْكُمْ أَحَدًا فَأَتِمُّوٓا۟ إِلَيْهِمْ عَهْدَهُمْ إِلَىٰ مُدَّتِهِمْ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр тыныч яшәргә мөшрикләр белән солых ясаган булсагыз, соңра аларда солыхны бозмаслар вә сезнең зарарыгызга һичкемгә ярдәм итмәсәләр, аларның солыхларын билгеләгән вакытына чаклы дәвам иттерегез! Аллаһ, әлбәттә, солыхны бозудан сакланучыларны сөя.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا ٱنسَلَخَ ٱلْأَشْهُرُ ٱلْحُرُمُ فَٱقْتُلُوا۟ ٱلْمُشْرِكِينَ حَيْثُ وَجَدتُّمُوهُمْ وَخُذُوهُمْ وَٱحْصُرُوهُمْ وَٱقْعُدُوا۟ لَهُمْ كُلَّ مَرْصَدٍ فَإِن تَابُوا۟ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتَوُا۟ ٱلزَّكَوٰةَ فَخَلُّوا۟ سَبِيلَهُمْ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сугыш хәрам булган айлар үтеп китсә, мөшрикләрне кайда тапсагыз, шунда үтерегез вә аларны тотып әсир алыгыз вә шәһәрләрен мөхасара кылыгыз, ягъни чолгап тотыгыз һәм аларның һәр үтә торган юлларында саклап торыгыз! Әгәр тәүбә итеп иман китерсәләр вә намазларын үтәсәләр һәм дә зәкятләрен бирсәләр, аларны коткарыгыз һәм юлларында ирекле кылыгыз! Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنْ أَحَدٌ مِّنَ ٱلْمُشْرِكِينَ ٱسْتَجَارَكَ فَأَجِرْهُ حَتَّىٰ يَسْمَعَ كَلَٰمَ ٱللَّهِ ثُمَّ أَبْلِغْهُ مَأْمَنَهُۥ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләрдән берәү килеп синнән имин булуын сораса, аңа иминлек бир Аллаһу тәгаләнең сүзләрен ишетсен өчен, әгәр Аллаһ сүзләреннән баш тартса килгән җиренә җибәр! Бу хөкем – алар Аллаһ хөкемнәрен белмәүләре сәбәпле синең хозурыңа килеп ишетсеннәр өчендер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَيْفَ يَكُونُ لِلْمُشْرِكِينَ عَهْدٌ عِندَ ٱللَّهِ وَعِندَ رَسُولِهِۦٓ إِلَّا ٱلَّذِينَ عَٰهَدتُّمْ عِندَ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ فَمَا ٱسْتَقَٰمُوا۟ لَكُمْ فَٱسْتَقِيمُوا۟ لَهُمْ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ һәм Аның расүле хозурында мөшрикләрнең ничек ґәһеде булсын, чөнки үзләрендә ґәһед юк вәгъдәләрендә тормыйлар, мәгәр мәсҗид-Хәрам хозурында сезгә ґәһед кылган мөшрикләргә генә Аллаһуның ґәһеде бар. Алар сезгә кайсы урында сүзләрендә торсалар, сез дә шул урыннарында сүзегездә торыгыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, Аның хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланучы тәкъва кешеләрне сөя.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَيْفَ وَإِن يَظْهَرُوا۟ عَلَيْكُمْ لَا يَرْقُبُوا۟ فِيكُمْ إِلًّا وَلَا ذِمَّةً يُرْضُونَكُم بِأَفْوَٰهِهِمْ وَتَأْبَىٰ قُلُوبُهُمْ وَأَكْثَرُهُمْ فَٰسِقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар сезне җиңсәләр, әлбәттә, сезнең ґәһедегезгә вә башка хәлегезгә карамаслар иде, алар сезне фәкать авызлары белән риза кылалар, әмма, күңелләре сүзләреннән башка якта калыр, аларның күбрәге фасыйклар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱشْتَرَوْا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ ثَمَنًا قَلِيلًا فَصَدُّوا۟ عَن سَبِيلِهِۦٓ إِنَّهُمْ سَآءَ مَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Аллаһ аятьләрен аз акчага саталар, ягъни дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен үзгәртәләр яки яшерәләр, һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, тәхкыйк кылган эшләре нинди ямандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يَرْقُبُونَ فِى مُؤْمِنٍ إِلًّا وَلَا ذِمَّةً وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُعْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар мөэминнәр хакында кардәшлекне вә ґәһедне сакламаслар, әнә шулардыр хактан читкә үтүчеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن تَابُوا۟ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتَوُا۟ ٱلزَّكَوٰةَ فَإِخْوَٰنُكُمْ فِى ٱلدِّينِ وَنُفَصِّلُ ٱلْـَٔايَٰتِ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр исламны кабул итеп, Аллаһуга каршы эшләреннән кайтып, намазларны үтәсәләр вә зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер. Әнә шулай аятьләребезне ачык бәян итәбез хакны белгән кешеләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن نَّكَثُوٓا۟ أَيْمَٰنَهُم مِّنۢ بَعْدِ عَهْدِهِمْ وَطَعَنُوا۟ فِى دِينِكُمْ فَقَٰتِلُوٓا۟ أَئِمَّةَ ٱلْكُفْرِ إِنَّهُمْ لَآ أَيْمَٰنَ لَهُمْ لَعَلَّهُمْ يَنتَهُونَ

Yakub Ibn NugmanҐәһед кылганнан соң антларын боздылар вә динегезне яманлап каршылык күрсәтсәләр, ул вакытта мөшрикләрнең башлыкларын үтерегез, әлбәттә, алар ґәһедләрен үтәмиләр, шаять үлемнән куркып, Аллаһуга каршылашудан туктарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَا تُقَٰتِلُونَ قَوْمًا نَّكَثُوٓا۟ أَيْمَٰنَهُمْ وَهَمُّوا۟ بِإِخْرَاجِ ٱلرَّسُولِ وَهُم بَدَءُوكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ أَتَخْشَوْنَهُمْ فَٱللَّهُ أَحَقُّ أَن تَخْشَوْهُ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanАнтларын сындырган вә расүлне шәһәрдән куып чыгарырга ниятләгән кәферләр белән сугышмассызмы? Әлбәттә, сугышыгыз! Солыхны бозуны алар беренче башладылар, әйә алардан куркырсызмы? Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр камил мөэмин булсагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَٰتِلُوهُمْ يُعَذِّبْهُمُ ٱللَّهُ بِأَيْدِيكُمْ وَيُخْزِهِمْ وَيَنصُرْكُمْ عَلَيْهِمْ وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُّؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр белән сугышыгыз, Аллаһ аларны сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылыр, вә аларны рисвай кылыр, аларны җиңәргә сезгә ярдәм бирер вә мөэминнәрнең күңеленә Коръәң белән шифа бирер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ وَيَتُوبُ ٱللَّهُ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanВә ул мөэминнәрнең күңелләрендәге ачуларын җибәрер, Аллаһ үзе теләгән бәндәсен тәүбә иттертеп гөнаһларын гафу итәр, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә хикмәт белән эш кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ حَسِبْتُمْ أَن تُتْرَكُوا۟ وَلَمَّا يَعْلَمِ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ جَٰهَدُوا۟ مِنكُمْ وَلَمْ يَتَّخِذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلَا رَسُولِهِۦ وَلَا ٱلْمُؤْمِنِينَ وَلِيجَةً وَٱللَّهُ خَبِيرٌۢ بِمَا تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСезләрдән Аллаһ юлында ислам файдасына тырышкан, көрәшкән, хәтта сугышкан кешеләрне Аллаһ белмидер дип уйлыйсызмы? Вә Аллаһудан, Аның рәсүленнән һәм хак мөэминнәрдән башканы дус тотмагыз, чын мөселманнарны Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? Кәферләрне, динсезләрне дус тоткан мөселманнардан Аллаһ һич разый булмас, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا كَانَ لِلْمُشْرِكِينَ أَن يَعْمُرُوا۟ مَسَٰجِدَ ٱللَّهِ شَٰهِدِينَ عَلَىٰٓ أَنفُسِهِم بِٱلْكُفْرِ أُو۟لَٰٓئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَٰلُهُمْ وَفِى ٱلنَّارِ هُمْ خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләргә кәгъбәне төзәтүләрендә аларга сәваб булмас үзләренең кәфер икәнлеге белән шәһадәт биреп торган хәлләрендә, аларның бөтен эшләре вә гамәлләре батыл, һичберсенә сәваб юк, алар җәһәннәмдә мәңге калачаклар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا يَعْمُرُ مَسَٰجِدَ ٱللَّهِ مَنْ ءَامَنَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَأَقَامَ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتَى ٱلزَّكَوٰةَ وَلَمْ يَخْشَ إِلَّا ٱللَّهَ فَعَسَىٰٓ أُو۟لَٰٓئِكَ أَن يَكُونُوا۟ مِنَ ٱلْمُهْتَدِينَ

Yakub Ibn NugmanМәсҗидләр ясап сәваб алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча Аллаһудан гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидәяттә булулары өметле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَجَعَلْتُمْ سِقَايَةَ ٱلْحَآجِّ وَعِمَارَةَ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ كَمَنْ ءَامَنَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَجَٰهَدَ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ لَا يَسْتَوُۥنَ عِندَ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَٰهَدُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ أَعْظَمُ دَرَجَةً عِندَ ٱللَّهِ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْفَآئِزُونَ

Yakub Ibn NugmanИман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُبَشِّرُهُمْ رَبُّهُم بِرَحْمَةٍ مِّنْهُ وَرِضْوَٰنٍ وَجَنَّٰتٍ لَّهُمْ فِيهَا نَعِيمٌ مُّقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا إِنَّ ٱللَّهَ عِندَهُۥٓ أَجْرٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАлар җәннәтләрдә мәңге калырлар, шиксез Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَتَّخِذُوٓا۟ ءَابَآءَكُمْ وَإِخْوَٰنَكُمْ أَوْلِيَآءَ إِنِ ٱسْتَحَبُّوا۟ ٱلْكُفْرَ عَلَى ٱلْإِيمَٰنِ وَمَن يَتَوَلَّهُم مِّنكُمْ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّٰلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Аталарыгызны вә кардәшләрегезне дус тотмагыз әгәр алар иманны ташлап имансыз, динсез булуны ихтыяр итсәләр. Әгәр Сезләрдән берәү динсез кардәшләрен дус тотса алар залимнәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِن كَانَ ءَابَآؤُكُمْ وَأَبْنَآؤُكُمْ وَإِخْوَٰنُكُمْ وَأَزْوَٰجُكُمْ وَعَشِيرَتُكُمْ وَأَمْوَٰلٌ ٱقْتَرَفْتُمُوهَا وَتِجَٰرَةٌ تَخْشَوْنَ كَسَادَهَا وَمَسَٰكِنُ تَرْضَوْنَهَآ أَحَبَّ إِلَيْكُم مِّنَ ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَجِهَادٍ فِى سَبِيلِهِۦ فَتَرَبَّصُوا۟ حَتَّىٰ يَأْتِىَ ٱللَّهُ بِأَمْرِهِۦ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلْفَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м әйт: "Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең аталарыгыз, кардәшләрегез, хатын кабиләләрегез, кәсеп иткән малларыгыз, арзан булудан курыккан сәүдәләрегез вә разый булып торган йортларыгыз Аллаһудан вә Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлында сугышудан сөеклерәк булса, Аллаһудан ґәзаб килгәнне көтегез! Аллаһ, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылучы фәсыйкларны, әлбәттә, туры юлга салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ نَصَرَكُمُ ٱللَّهُ فِى مَوَاطِنَ كَثِيرَةٍ وَيَوْمَ حُنَيْنٍ إِذْ أَعْجَبَتْكُمْ كَثْرَتُكُمْ فَلَمْ تُغْنِ عَنكُمْ شَيْـًٔا وَضَاقَتْ عَلَيْكُمُ ٱلْأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ ثُمَّ وَلَّيْتُم مُّدْبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, сезгә күп урында вә хөнәен көнендә ярдәм бирде, ул хөнәен көнендә сезне үзегезнең күплегегез ґәҗәбләндерде, ягъни без мөшрикләргә караганда бик күпбез, җиңелмәбез дидегез, хәлбуки күплегегез сезгә һич файда бирмәде, киң җир сезгә тар булды, соңра артка таба качтыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَنزَلَ ٱللَّهُ سَكِينَتَهُۥ عَلَىٰ رَسُولِهِۦ وَعَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ وَأَنزَلَ جُنُودًا لَّمْ تَرَوْهَا وَعَذَّبَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَذَٰلِكَ جَزَآءُ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра Аллаһ расүлгә вә мөэминнәргә рәхмәте белән тынычлык вә батырлык бирде вә сез күрми торган гаскәр, ягъни биш мең фәрештә иңдерде вә мөшрикләрне сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылды, мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يَتُوبُ ٱللَّهُ مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСоңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّمَا ٱلْمُشْرِكُونَ نَجَسٌ فَلَا يَقْرَبُوا۟ ٱلْمَسْجِدَ ٱلْحَرَامَ بَعْدَ عَامِهِمْ هَٰذَا وَإِنْ خِفْتُمْ عَيْلَةً فَسَوْفَ يُغْنِيكُمُ ٱللَّهُ مِن فَضْلِهِۦٓ إِن شَآءَ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: "Кем белән сәүдә кылырбыз?" – дип сорадылар. Аллаһ әйтте: "Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр". Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَٰتِلُوا۟ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَلَا بِٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَلَا يُحَرِّمُونَ مَا حَرَّمَ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ وَلَا يَدِينُونَ دِينَ ٱلْحَقِّ مِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ حَتَّىٰ يُعْطُوا۟ ٱلْجِزْيَةَ عَن يَدٍ وَهُمْ صَٰغِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин – исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар белән сугышыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَتِ ٱلْيَهُودُ عُزَيْرٌ ٱبْنُ ٱللَّهِ وَقَالَتِ ٱلنَّصَٰرَى ٱلْمَسِيحُ ٱبْنُ ٱللَّهِ ذَٰلِكَ قَوْلُهُم بِأَفْوَٰهِهِمْ يُضَٰهِـُٔونَ قَوْلَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَبْلُ قَٰتَلَهُمُ ٱللَّهُ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ

Yakub Ibn NugmanЯһүд әйтте: "Ґөзәер Аллаһуның угълы", – дип, Насара әйтте: "Гыйса Аллаһуның угълы", – дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын – һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая баралар?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱتَّخَذُوٓا۟ أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَٰنَهُمْ أَرْبَابًا مِّن دُونِ ٱللَّهِ وَٱلْمَسِيحَ ٱبْنَ مَرْيَمَ وَمَآ أُمِرُوٓا۟ إِلَّا لِيَعْبُدُوٓا۟ إِلَٰهًا وَٰحِدًا لَّآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ سُبْحَٰنَهُۥ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Аллаһуны ташлап үзләренең галимнәрен яки Заһидләрен Раббылары итеп алдылар вә Мәрьям угълы Гыйсаны да илаһә тоттылар, хәлбуки үзләре дә, вә алар илаһә тоткан затлар да Аллаһуга гына гыйбадәт кылу белән боерылмыш иделәр, Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гынадыр, Аллаһ мөшрикләр тиңләштергән мәхлукка тиң булу кимчелегеннән пакь, пакь дип беләмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُرِيدُونَ أَن يُطْفِـُٔوا۟ نُورَ ٱللَّهِ بِأَفْوَٰهِهِمْ وَيَأْبَى ٱللَّهُ إِلَّآ أَن يُتِمَّ نُورَهُۥ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْكَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯһүд вә насара Аллаһу тәгаләнең нурын авызлары белән сүндермәкче булалар, ләкин Аллаһ теләмәс үзенең нурын тәмам итүне, кәферләр яратмасалар да.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِىٓ أَرْسَلَ رَسُولَهُۥ بِٱلْهُدَىٰ وَدِينِ ٱلْحَقِّ لِيُظْهِرَهُۥ عَلَى ٱلدِّينِ كُلِّهِۦ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْمُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanБарча диннәрдән өстен кылыр, һидәят вә хак дин белән расүл җибәрүче дә Ул – Аллаһу тәгаләдер, гәрчә мөшрикләр мәкруһ күрсәләр дә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّ كَثِيرًا مِّنَ ٱلْأَحْبَارِ وَٱلرُّهْبَانِ لَيَأْكُلُونَ أَمْوَٰلَ ٱلنَّاسِ بِٱلْبَٰطِلِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ يَكْنِزُونَ ٱلذَّهَبَ وَٱلْفِضَّةَ وَلَا يُنفِقُونَهَا فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Белегез, яһүд вә насара галимнәренең күбрәге батыл юл белән кешеләр малын ашыйлар һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан, ягъни ислам диненнән тыялар. Янә бар шундый кешеләр алтын вә көмешне җыеп асырарлар, Аллаһ юлына һич тә бирмәсләр, аларга рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يُحْمَىٰ عَلَيْهَا فِى نَارِ جَهَنَّمَ فَتُكْوَىٰ بِهَا جِبَاهُهُمْ وَجُنُوبُهُمْ وَظُهُورُهُمْ هَٰذَا مَا كَنَزْتُمْ لِأَنفُسِكُمْ فَذُوقُوا۟ مَا كُنتُمْ تَكْنِزُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә җыйган ул алтын-көмешләре җәһәннәм утында кыздырылып маңгайларына, вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер: болар дөньяда вакытта үзегез өчен асыраган алтын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малыгызның ґәзабын татыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ عِدَّةَ ٱلشُّهُورِ عِندَ ٱللَّهِ ٱثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِى كِتَٰبِ ٱللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ مِنْهَآ أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَٰلِكَ ٱلدِّينُ ٱلْقَيِّمُ فَلَا تَظْلِمُوا۟ فِيهِنَّ أَنفُسَكُمْ وَقَٰتِلُوا۟ ٱلْمُشْرِكِينَ كَآفَّةً كَمَا يُقَٰتِلُونَكُمْ كَآفَّةً وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып мөшрикләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Мөшрикләр сезнең белән барчасы бер булып сугышканнары кеби, вә белегез, Аллаһ тәкъвадыр белән бергә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا ٱلنَّسِىٓءُ زِيَادَةٌ فِى ٱلْكُفْرِ يُضَلُّ بِهِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُحِلُّونَهُۥ عَامًا وَيُحَرِّمُونَهُۥ عَامًا لِّيُوَاطِـُٔوا۟ عِدَّةَ مَا حَرَّمَ ٱللَّهُ فَيُحِلُّوا۟ مَا حَرَّمَ ٱللَّهُ زُيِّنَ لَهُمْ سُوٓءُ أَعْمَٰلِهِمْ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сугыш хәрам айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче хәләл айга күчерү – фәкать ышанмауны арттырудыр, ягъни мөшрикләрнең сугышулары хәрам булган айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче айга күчереп, сугышуларын дәвам итәрләр иде, хәрам айны үзгәртү – кәферләрнең азгынлыгын арттырыр, хәрам айны күчерүне бер елга хәтле хәләл санарлар вә икенче елда хәрам булган айны хәрам санарлар, Аллаһу тәгалә хәрам кылганча булсын өчен, Аллаһ хәрам кылган айларны хәләлгә санадылар. Аларның бу явыз эшләре үзләренә яхшы эш булып күренде, кәферләрне Аллаһ һидәяткә салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَا لَكُمْ إِذَا قِيلَ لَكُمُ ٱنفِرُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ ٱثَّاقَلْتُمْ إِلَى ٱلْأَرْضِ أَرَضِيتُم بِٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا مِنَ ٱلْـَٔاخِرَةِ فَمَا مَتَٰعُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ إِلَّا قَلِيلٌ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Сезгә ни булды? "Ислам динен куәтләр өчен Аллаһ юлына сугышка чыгыгыз?" дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз, ягъни Тәбүк сугышына чыгарга әмер булганда, җәйнең бик эссе вакыты булганга күрә, Сәхабәләр сугышка чыгарга авырсындылар, юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре – бик аз нәрсәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا تَنفِرُوا۟ يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا وَيَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ وَلَا تَضُرُّوهُ شَيْـًٔا وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ кушкан сугышка чыкмасагыз, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр вә сезне үзенә итагатьле кавемгә алыштырыр. Аллаһуга һичнәрсә дә зарар итү алмассыз, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا تَنصُرُوهُ فَقَدْ نَصَرَهُ ٱللَّهُ إِذْ أَخْرَجَهُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ثَانِىَ ٱثْنَيْنِ إِذْ هُمَا فِى ٱلْغَارِ إِذْ يَقُولُ لِصَٰحِبِهِۦ لَا تَحْزَنْ إِنَّ ٱللَّهَ مَعَنَا فَأَنزَلَ ٱللَّهُ سَكِينَتَهُۥ عَلَيْهِ وَأَيَّدَهُۥ بِجُنُودٍ لَّمْ تَرَوْهَا وَجَعَلَ كَلِمَةَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱلسُّفْلَىٰ وَكَلِمَةُ ٱللَّهِ هِىَ ٱلْعُلْيَا وَٱللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: "Ий Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс", – диде. Аллаһ Мухәммәд г-мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә хөкем итүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱنفِرُوا۟ خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَٰهِدُوا۟ بِأَمْوَٰلِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanҖиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَوْ كَانَ عَرَضًا قَرِيبًا وَسَفَرًا قَاصِدًا لَّٱتَّبَعُوكَ وَلَٰكِنۢ بَعُدَتْ عَلَيْهِمُ ٱلشُّقَّةُ وَسَيَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ لَوِ ٱسْتَطَعْنَا لَخَرَجْنَا مَعَكُمْ يُهْلِكُونَ أَنفُسَهُمْ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّهُمْ لَكَٰذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар", – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَفَا ٱللَّهُ عَنكَ لِمَ أَذِنتَ لَهُمْ حَتَّىٰ يَتَبَيَّنَ لَكَ ٱلَّذِينَ صَدَقُوا۟ وَتَعْلَمَ ٱلْكَٰذِبِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ синнән хаталыкны гафу итте! Син ни өчен аларга сугыштан калырга рөхсәт бирдең? Туры кешеләрнең турылыгы ачыкланганчы көтәргә идең, ул вакытта кемнәр ялганчы икәнлеген белер идең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يَسْتَـْٔذِنُكَ ٱلَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ أَن يُجَٰهِدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән кешеләр синнән рөхсәт сорамаслар Аллаһ юлында мал вә җан белән сугыша торган сугышка бармый калырга. Аллаһ Аның хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъваларны белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا يَسْتَـْٔذِنُكَ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَٱرْتَابَتْ قُلُوبُهُمْ فَهُمْ فِى رَيْبِهِمْ يَتَرَدَّدُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга вә ахирәт көненә ышанмаган кешеләр сугыштан калырга синнән рөхсәт сорарлар һәм күңелләреңдә шик булган кешеләр үзләренең шикләнүләре белән хәйран калып йөрерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ أَرَادُوا۟ ٱلْخُرُوجَ لَأَعَدُّوا۟ لَهُۥ عُدَّةً وَلَٰكِن كَرِهَ ٱللَّهُ ٱنۢبِعَاثَهُمْ فَثَبَّطَهُمْ وَقِيلَ ٱقْعُدُوا۟ مَعَ ٱلْقَٰعِدِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк нәрсәләрне хәзерләр иделәр, тик ятулары теләкләре яклыгына дәлилдер, ләкин Аллаһ аларның сугышка чыгуларын мәкруһ күрде, аларны куркаклык вә ялкаулык белән чолгады, аларга шайтан тарафыннан әйтелде: "Өйдә утырып калучылар белән бергә калыгыз", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَوْ خَرَجُوا۟ فِيكُم مَّا زَادُوكُمْ إِلَّا خَبَالًا وَلَأَوْضَعُوا۟ خِلَٰلَكُمْ يَبْغُونَكُمُ ٱلْفِتْنَةَ وَفِيكُمْ سَمَّٰعُونَ لَهُمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар сезнең белән чыксалар да арагызда бозыклык кылып зарардан башканы арттырмаслар иде, арагызда фетнә булдыруны гына карап йөрерләр иде. Дәхи арагызда сезнең зарарыгызга сүз йөртүчеләр дә бар. Аларның сугышка чыкмаулары хәерле булды. Аллаһ галимнәрне белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدِ ٱبْتَغَوُا۟ ٱلْفِتْنَةَ مِن قَبْلُ وَقَلَّبُوا۟ لَكَ ٱلْأُمُورَ حَتَّىٰ جَآءَ ٱلْحَقُّ وَظَهَرَ أَمْرُ ٱللَّهِ وَهُمْ كَٰرِهُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ошбу Тәбук сугышыннан элек тә фетнәне булдырырга теләделәр, сине фетнәгә салу өчен һәрбер эштә хыйлаф эш кылдылар, хәтта хаклык килеп Аллаһуның мөэминнәргә ярдәме бирелеп, Аллаһ дине заһир булганга чаклы, гәрчә ислам диненең өскә чыгуын мөшрикләр вә монафикълар яратмасалар да.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّن يَقُولُ ٱئْذَن لِّى وَلَا تَفْتِنِّىٓ أَلَا فِى ٱلْفِتْنَةِ سَقَطُوا۟ وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمُحِيطَةٌۢ بِٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanЯнә кайберләре әйтер: "Ий расүлүллаһ! Миңа сугыштан калырга рөхсәт биргел! Мине фетнәгә салмагыл, чөнки мин хатыннарны бик тә яратам, сугышка чыксам, хатыннарга бәйләнермен дип куркам", – дип. Ий Мухәммәд г-м, әгаһ бул! Алар күңелләрендә монафикълык чире булган өчен фетнәгә төштеләр. Җәһәннәм, әлбәттә, кәферләрне вә монафикъларны чорнап алучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن تُصِبْكَ حَسَنَةٌ تَسُؤْهُمْ وَإِن تُصِبْكَ مُصِيبَةٌ يَقُولُوا۟ قَدْ أَخَذْنَآ أَمْرَنَا مِن قَبْلُ وَيَتَوَلَّوا۟ وَّهُمْ فَرِحُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сиңа Раббыңнан ярдәм, табыш кеби нәрсә ирешсә, аларны кайгыга сала, әгәр сиңа сугышта кайгы ирешсә, алар әйтәләр: "Әле дә ярый без алдан үзебезгә кирәк эшне кылдык, әгәр сугышка чыккан булсак, безгә дә бу кайгы ирешкән булыр иде", – дип һәм сөйләшкән урыннарыннан шатланышып китәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لَّن يُصِيبَنَآ إِلَّا مَا كَتَبَ ٱللَّهُ لَنَا هُوَ مَوْلَىٰنَا وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул – Аллаһ безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هَلْ تَرَبَّصُونَ بِنَآ إِلَّآ إِحْدَى ٱلْحُسْنَيَيْنِ وَنَحْنُ نَتَرَبَّصُ بِكُمْ أَن يُصِيبَكُمُ ٱللَّهُ بِعَذَابٍ مِّنْ عِندِهِۦٓ أَوْ بِأَيْدِينَا فَتَرَبَّصُوٓا۟ إِنَّا مَعَكُم مُّتَرَبِّصُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَنفِقُوا۟ طَوْعًا أَوْ كَرْهًا لَّن يُتَقَبَّلَ مِنكُمْ إِنَّكُمْ كُنتُمْ قَوْمًا فَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا مَنَعَهُمْ أَن تُقْبَلَ مِنْهُمْ نَفَقَٰتُهُمْ إِلَّآ أَنَّهُمْ كَفَرُوا۟ بِٱللَّهِ وَبِرَسُولِهِۦ وَلَا يَأْتُونَ ٱلصَّلَوٰةَ إِلَّا وَهُمْ كُسَالَىٰ وَلَا يُنفِقُونَ إِلَّا وَهُمْ كَٰرِهُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَٰلُهُمْ وَلَآ أَوْلَٰدُهُمْ إِنَّمَا يُرِيدُ ٱللَّهُ لِيُعَذِّبَهُم بِهَا فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنفُسُهُمْ وَهُمْ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ إِنَّهُمْ لَمِنكُمْ وَمَا هُم مِّنكُمْ وَلَٰكِنَّهُمْ قَوْمٌ يَفْرَقُونَ

Yakub Ibn NugmanУл монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَوْ يَجِدُونَ مَلْجَـًٔا أَوْ مَغَٰرَٰتٍ أَوْ مُدَّخَلًا لَّوَلَّوْا۟ إِلَيْهِ وَهُمْ يَجْمَحُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّن يَلْمِزُكَ فِى ٱلصَّدَقَٰتِ فَإِنْ أُعْطُوا۟ مِنْهَا رَضُوا۟ وَإِن لَّمْ يُعْطَوْا۟ مِنْهَآ إِذَا هُمْ يَسْخَطُونَ

Yakub Ibn NugmanУл монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә – ачуланырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ أَنَّهُمْ رَضُوا۟ مَآ ءَاتَىٰهُمُ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ وَقَالُوا۟ حَسْبُنَا ٱللَّهُ سَيُؤْتِينَا ٱللَّهُ مِن فَضْلِهِۦ وَرَسُولُهُۥٓ إِنَّآ إِلَى ٱللَّهِ رَٰغِبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр иде: "Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет итәбез" – дип, әлбәттә, хәерле булыр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا ٱلصَّدَقَٰتُ لِلْفُقَرَآءِ وَٱلْمَسَٰكِينِ وَٱلْعَٰمِلِينَ عَلَيْهَا وَٱلْمُؤَلَّفَةِ قُلُوبُهُمْ وَفِى ٱلرِّقَابِ وَٱلْغَٰرِمِينَ وَفِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱبْنِ ٱلسَّبِيلِ فَرِيضَةً مِّنَ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСадакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُمُ ٱلَّذِينَ يُؤْذُونَ ٱلنَّبِىَّ وَيَقُولُونَ هُوَ أُذُنٌ قُلْ أُذُنُ خَيْرٍ لَّكُمْ يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ وَيُؤْمِنُ لِلْمُؤْمِنِينَ وَرَحْمَةٌ لِّلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنكُمْ وَٱلَّذِينَ يُؤْذُونَ رَسُولَ ٱللَّهِ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМонафикълардан расүл г-мне теле белән рәнҗетүче кешеләр әйтәләр: "Ул нәрсә ишетсә шуңа ышанучан", – дип. Син аларга әйт: "Сезнең хәерле сүзләрегезне генә ишетеп ышанучыдыр, әмма сез әйткәнчә ни ишетсә, шуңа ышанучы түгел, Аллаһуга вә мөэминнәргә ышаныр вә Сезләрдән мөэмин булганнарга рәхмәттер, әмма расүллаһны рәнҗетүчеләргә рәнҗеткүче ґәзаб булачак".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ لَكُمْ لِيُرْضُوكُمْ وَٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥٓ أَحَقُّ أَن يُرْضُوهُ إِن كَانُوا۟ مُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanУл монафикълар Аллаһ исеме илә ант итәләр, сезне риза кылмак өчен, әгәр хак мөэмин булсалар Аллаһуны вә Аның расүлене риза кылмаклары хаклырактыр, ягъни Аллаһуга итагать итеп Аллаһуның ризалыгын алсыннар вә расүлгә итагать итеп рәсүлнең ризалыгын алсыннар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَعْلَمُوٓا۟ أَنَّهُۥ مَن يُحَادِدِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَأَنَّ لَهُۥ نَارَ جَهَنَّمَ خَٰلِدًا فِيهَا ذَٰلِكَ ٱلْخِزْىُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык – бәхетсезлек икәнен белмиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَحْذَرُ ٱلْمُنَٰفِقُونَ أَن تُنَزَّلَ عَلَيْهِمْ سُورَةٌ تُنَبِّئُهُم بِمَا فِى قُلُوبِهِمْ قُلِ ٱسْتَهْزِءُوٓا۟ إِنَّ ٱللَّهَ مُخْرِجٌ مَّا تَحْذَرُونَ

Yakub Ibn NugmanМонафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: "Мәсхәрә кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِن سَأَلْتَهُمْ لَيَقُولُنَّ إِنَّمَا كُنَّا نَخُوضُ وَنَلْعَبُ قُلْ أَبِٱللَّهِ وَءَايَٰتِهِۦ وَرَسُولِهِۦ كُنتُمْ تَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", – дип, син аларга әйт: "Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا تَعْتَذِرُوا۟ قَدْ كَفَرْتُم بَعْدَ إِيمَٰنِكُمْ إِن نَّعْفُ عَن طَآئِفَةٍ مِّنكُمْ نُعَذِّبْ طَآئِفَةًۢ بِأَنَّهُمْ كَانُوا۟ مُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanГозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْمُنَٰفِقُونَ وَٱلْمُنَٰفِقَٰتُ بَعْضُهُم مِّنۢ بَعْضٍ يَأْمُرُونَ بِٱلْمُنكَرِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْمَعْرُوفِ وَيَقْبِضُونَ أَيْدِيَهُمْ نَسُوا۟ ٱللَّهَ فَنَسِيَهُمْ إِنَّ ٱلْمُنَٰفِقِينَ هُمُ ٱلْفَٰسِقُونَ

Yakub Ibn NugmanМонафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلْمُنَٰفِقِينَ وَٱلْمُنَٰفِقَٰتِ وَٱلْكُفَّارَ نَارَ جَهَنَّمَ خَٰلِدِينَ فِيهَا هِىَ حَسْبُهُمْ وَلَعَنَهُمُ ٱللَّهُ وَلَهُمْ عَذَابٌ مُّقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМонафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, – анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга – даими ґәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ كَانُوٓا۟ أَشَدَّ مِنكُمْ قُوَّةً وَأَكْثَرَ أَمْوَٰلًا وَأَوْلَٰدًا فَٱسْتَمْتَعُوا۟ بِخَلَٰقِهِمْ فَٱسْتَمْتَعْتُم بِخَلَٰقِكُمْ كَمَا ٱسْتَمْتَعَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِكُم بِخَلَٰقِهِمْ وَخُضْتُمْ كَٱلَّذِى خَاضُوٓا۟ أُو۟لَٰٓئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَٰلُهُمْ فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْخَٰسِرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَأْتِهِمْ نَبَأُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ وَقَوْمِ إِبْرَٰهِيمَ وَأَصْحَٰبِ مَدْيَنَ وَٱلْمُؤْتَفِكَٰتِ أَتَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيَظْلِمَهُمْ وَلَٰكِن كَانُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanУл – кәферләргә һәм монафикъларга әүвәлге кешеләрдән: Нух, Гад, Сәмуд кавемнәренең хәбәре килмәдеме? Явызлыклары өчен аларны ничек һәлак иттек! Янә аларга Ибраһим кавеменең вә Мәдйән шәһәрендәге Шөгаеб кавеменең һәм шәһәрләре өсте аска әйләнеп төшкән Лут кавеменең хәбәрләре килмәдеме? Аларның расүлләре көчле дәлилләр вә ачык аңлатмалар илә килделәр. Аллаһу тәгалә аларга золым кылыр булмады, ләкин алар үзләренә золым кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْمُؤْمِنُونَ وَٱلْمُؤْمِنَٰتُ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ يَأْمُرُونَ بِٱلْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَيُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُؤْتُونَ ٱلزَّكَوٰةَ وَيُطِيعُونَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓ أُو۟لَٰٓئِكَ سَيَرْحَمُهُمُ ٱللَّهُ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ – галиб вә хәким.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَٰتِ جَنَّٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَا وَمَسَٰكِنَ طَيِّبَةً فِى جَنَّٰتِ عَدْنٍ وَرِضْوَٰنٌ مِّنَ ٱللَّهِ أَكْبَرُ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин ирләргә вә мөэминә хатыннарга асларыннан елгалар агучы җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар, вә Ґәден җәннәтләрендә яхшы урыннар хәзерләде, вә аларга Аллаһуның ризалыгы булыр, Аның ризалыгы һәрнәрсәдән олугъ. Бу әйтелгәннәр зур теләккә – мәңгелек бәхеткә ирешмәкләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ جَٰهِدِ ٱلْكُفَّارَ وَٱلْمُنَٰفِقِينَ وَٱغْلُظْ عَلَيْهِمْ وَمَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл вә аларга катылык, гайрәт күрсәт! Аларның кайтачак урыны – Җәһәннәм, нинди яман урын!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ مَا قَالُوا۟ وَلَقَدْ قَالُوا۟ كَلِمَةَ ٱلْكُفْرِ وَكَفَرُوا۟ بَعْدَ إِسْلَٰمِهِمْ وَهَمُّوا۟ بِمَا لَمْ يَنَالُوا۟ وَمَا نَقَمُوٓا۟ إِلَّآ أَنْ أَغْنَىٰهُمُ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ مِن فَضْلِهِۦ فَإِن يَتُوبُوا۟ يَكُ خَيْرًا لَّهُمْ وَإِن يَتَوَلَّوْا۟ يُعَذِّبْهُمُ ٱللَّهُ عَذَابًا أَلِيمًا فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَمَا لَهُمْ فِى ٱلْأَرْضِ مِن وَلِىٍّ وَلَا نَصِيرٍ

Yakub Ibn NugmanМонафикълар: "Әйткән сүзләрен әйтмәдек", – дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, тәхкыйк алар кәфер сүзен сөйләделәр, аннары: "Сөйләмәдек", – дип акланырга тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кәфер булдылар, вә үзләре ирешә алмаслык нәрсәне кас кылдылар. Монафикъларның мөселманнарга дошманлыклары: Аллаһу тәгалә үз юмартлыгы белән рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ аларны дөньяда һәм ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр, аларны ґәзабтан коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّنْ عَٰهَدَ ٱللَّهَ لَئِنْ ءَاتَىٰنَا مِن فَضْلِهِۦ لَنَصَّدَّقَنَّ وَلَنَكُونَنَّ مِنَ ٱلصَّٰلِحِينَ

Yakub Ibn NugmanУл монафикълардан: "Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек", – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّآ ءَاتَىٰهُم مِّن فَضْلِهِۦ بَخِلُوا۟ بِهِۦ وَتَوَلَّوا۟ وَّهُم مُّعْرِضُونَ

Yakub Ibn NugmanКайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَعْقَبَهُمْ نِفَاقًا فِى قُلُوبِهِمْ إِلَىٰ يَوْمِ يَلْقَوْنَهُۥ بِمَآ أَخْلَفُوا۟ ٱللَّهَ مَا وَعَدُوهُ وَبِمَا كَانُوا۟ يَكْذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanЯлган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ سِرَّهُمْ وَنَجْوَىٰهُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ عَلَّٰمُ ٱلْغُيُوبِ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар белмиләрме Аллаһу тәгалә аларның тышларын да вә эчләрен дә белгәнлегене? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә яшерен нәрсәләрне белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَلْمِزُونَ ٱلْمُطَّوِّعِينَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ فِى ٱلصَّدَقَٰتِ وَٱلَّذِينَ لَا يَجِدُونَ إِلَّا جُهْدَهُمْ فَيَسْخَرُونَ مِنْهُمْ سَخِرَ ٱللَّهُ مِنْهُمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итеп садака бирүче мөэминнәрне яманлап, шелтә кылалар монафикълар, шулай ук ярлы мөэминнәрнең биргән аз гына булган садакаларын гаепләп, мәсхәрә кылалар. Аларны Аллаһ мәсхәрә кылыр һәм аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱسْتَغْفِرْ لَهُمْ أَوْ لَا تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ إِن تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ سَبْعِينَ مَرَّةً فَلَن يَغْفِرَ ٱللَّهُ لَهُمْ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَفَرُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلْفَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanМонафикълар расүл г-м алдына килеп: "Безнең өчен Аллаһудан гафу сора", – диделәр. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Мухәммәд г-м! Монафикълар өчен Аллаһудан ярлыкауны кирәк сора, кирәк сорама – алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар кылсаң да Аллаһ аларны ярлыкамас. Ярлыканмаулары – Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булганнары өчен, дөреслектә Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَرِحَ ٱلْمُخَلَّفُونَ بِمَقْعَدِهِمْ خِلَٰفَ رَسُولِ ٱللَّهِ وَكَرِهُوٓا۟ أَن يُجَٰهِدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَقَالُوا۟ لَا تَنفِرُوا۟ فِى ٱلْحَرِّ قُلْ نَارُ جَهَنَّمَ أَشَدُّ حَرًّا لَّوْ كَانُوا۟ يَفْقَهُونَ

Yakub Ibn NugmanРасүл г-мгә карышып сугышка чыкмаган монафикълар шатландылар, Аллаһ юлында җаннары һәм маллары белән сугышуны мәкрүһ күрделәр, бер-берсенә бу кызу көндә сугышка барып йөрмә, диделәр. Син аларга әйт: "Җәһәннәм уты тагын да эссерәк", әгәр аңласалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَضْحَكُوا۟ قَلِيلًا وَلْيَبْكُوا۟ كَثِيرًا جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар дөньяда аз гына көлсеннәр! Вә ахирәттә күп еласыннар! Кәсеп иткән икейөзлелекнең җәзасы өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن رَّجَعَكَ ٱللَّهُ إِلَىٰ طَآئِفَةٍ مِّنْهُمْ فَٱسْتَـْٔذَنُوكَ لِلْخُرُوجِ فَقُل لَّن تَخْرُجُوا۟ مَعِىَ أَبَدًا وَلَن تُقَٰتِلُوا۟ مَعِىَ عَدُوًّا إِنَّكُمْ رَضِيتُم بِٱلْقُعُودِ أَوَّلَ مَرَّةٍ فَٱقْعُدُوا۟ مَعَ ٱلْخَٰلِفِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сине Аллаһ сугыштан сәламәт монафикълар янына кайтарса, икенче сугышка чыгарга синнән рөхсәт сорасалар, аларга әйт: "Минем белән сугышка мәңге чыкмассыз, вә минем белән бергә һичбер вакытта дошман белән сугышмассыз, әүвәл мәртәбәдә өйдә калырга риза булган идегез, хәзер дә өйдә калучылар белән бергә утырып калыгыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تُصَلِّ عَلَىٰٓ أَحَدٍ مِّنْهُم مَّاتَ أَبَدًا وَلَا تَقُمْ عَلَىٰ قَبْرِهِۦٓ إِنَّهُمْ كَفَرُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَمَاتُوا۟ وَهُمْ فَٰسِقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып басма, ягъни монафикълар мәетенең бер эшенә дә катнашма, чөнки алар каршылык күрсәтеп Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булдылар һәм тәүбә итмичә, фәсыйк хәлләрендә үлделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَٰلُهُمْ وَأَوْلَٰدُهُمْ إِنَّمَا يُرِيدُ ٱللَّهُ أَن يُعَذِّبَهُم بِهَا فِى ٱلدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنفُسُهُمْ وَهُمْ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның маллары һәм балалары сине ґәҗәбләндермәсен, Аллаһ аларны дөньяда маллары белән ґәзабларга телидер, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә җәһәннәм ґәзабы булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَآ أُنزِلَتْ سُورَةٌ أَنْ ءَامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَجَٰهِدُوا۟ مَعَ رَسُولِهِ ٱسْتَـْٔذَنَكَ أُو۟لُوا۟ ٱلطَّوْلِ مِنْهُمْ وَقَالُوا۟ ذَرْنَا نَكُن مَّعَ ٱلْقَٰعِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: "Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек", – диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَضُوا۟ بِأَن يَكُونُوا۟ مَعَ ٱلْخَوَالِفِ وَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар өйдә калучы хатын һәм балалар белән бергә өйдә калырга риза булдылар, күңелләренә монафикълык чире беркетелде, иңде алар үзләренә нәрсә файдалы вә нәрсә зарарлы – шуны да аңламаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَٰكِنِ ٱلرَّسُولُ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ جَٰهَدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ وَأُو۟لَٰٓئِكَ لَهُمُ ٱلْخَيْرَٰتُ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanЛәкин расүл г-м вә аның белән мөэминнәр Аллаһ юлында маллары һәм җаннары илә сугышырлар. Аларгадыр җәннәттәге яхшы нәрсәләр, алардыр бәхеткә ирешүчеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَعَدَّ ٱللَّهُ لَهُمْ جَنَّٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَا ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә, аларга асларыннан татлы елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар. Бу – иң зур уңыш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَ ٱلْمُعَذِّرُونَ مِنَ ٱلْأَعْرَابِ لِيُؤْذَنَ لَهُمْ وَقَعَدَ ٱلَّذِينَ كَذَبُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ سَيُصِيبُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБәдәвий ґәрәбләренең монафикълары, үзләрен гозерле күрсәтеп, сугышка чыкмаска Расүл г-мнән рөхсәт сорарга килделәр һәм алардан Аллаһуны һәм расүлне ялган диючеләре сугышка чыкмыйча калдылар. Аларның кәферләренә Аллаһудан ґәзаб тиз ирешер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّيْسَ عَلَى ٱلضُّعَفَآءِ وَلَا عَلَى ٱلْمَرْضَىٰ وَلَا عَلَى ٱلَّذِينَ لَا يَجِدُونَ مَا يُنفِقُونَ حَرَجٌ إِذَا نَصَحُوا۟ لِلَّهِ وَرَسُولِهِۦ مَا عَلَى ٱلْمُحْسِنِينَ مِن سَبِيلٍ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanЗәгыйфь, авыруларга, һәм сугыш кирәк-яракларын алырга көче җитмәгән фәкыйрьләргә сугыштан калулары өчен гөнаһ юктыр, әгәр Аллаһуга һәм рәсүленә ихласлы булсалар! Изге гамәлле хак мөэминнәрне ґәзаб кылырга юл юктыр. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا عَلَى ٱلَّذِينَ إِذَا مَآ أَتَوْكَ لِتَحْمِلَهُمْ قُلْتَ لَآ أَجِدُ مَآ أَحْمِلُكُمْ عَلَيْهِ تَوَلَّوا۟ وَّأَعْيُنُهُمْ تَفِيضُ مِنَ ٱلدَّمْعِ حَزَنًا أَلَّا يَجِدُوا۟ مَا يُنفِقُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә шуларга гөнаһ юк, алар синең алдыңа килеп: "Йә расүлүллаһ! Безнең һичнәрсәбез юк, әгәр безгә ат һәм сугыш коралларын бирсәң, без дә сугышка барыр идек", – диделәр. Син аларга: "Сезне утыртып сугышка җибәрергә һичнәрсә таба алмыйм", – дидең. Шул вакытта алар күзләреннән яшьләр агызып кайтып киттеләр, сугышка чыгу өчен мал тапмауларының кайгысыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا ٱلسَّبِيلُ عَلَى ٱلَّذِينَ يَسْتَـْٔذِنُونَكَ وَهُمْ أَغْنِيَآءُ رَضُوا۟ بِأَن يَكُونُوا۟ مَعَ ٱلْخَوَالِفِ وَطَبَعَ ٱللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanБай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны ґәзаб кылырга юл булыр. Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның күңелләренә мөһер басты, инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек икәнен белмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَعْتَذِرُونَ إِلَيْكُمْ إِذَا رَجَعْتُمْ إِلَيْهِمْ قُل لَّا تَعْتَذِرُوا۟ لَن نُّؤْمِنَ لَكُمْ قَدْ نَبَّأَنَا ٱللَّهُ مِنْ أَخْبَارِكُمْ وَسَيَرَى ٱللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُۥ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَٰلِمِ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ لَكُمْ إِذَا ٱنقَلَبْتُمْ إِلَيْهِمْ لِتُعْرِضُوا۟ عَنْهُمْ فَأَعْرِضُوا۟ عَنْهُمْ إِنَّهُمْ رِجْسٌ وَمَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanКайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, кимчелекләрен гафу итүегез өчен: "Алардан бизегез! Тәхкыйк алар – нәҗесләр, вә урыннары җәһәннәмдер, җәза йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَحْلِفُونَ لَكُمْ لِتَرْضَوْا۟ عَنْهُمْ فَإِن تَرْضَوْا۟ عَنْهُمْ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يَرْضَىٰ عَنِ ٱلْقَوْمِ ٱلْفَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanАлар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез алардан риза булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْأَعْرَابُ أَشَدُّ كُفْرًا وَنِفَاقًا وَأَجْدَرُ أَلَّا يَعْلَمُوا۟ حُدُودَ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِۦ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБәдәвий ґәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар Аллаһ Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар кырда яшиләр. Аллаһ белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنَ ٱلْأَعْرَابِ مَن يَتَّخِذُ مَا يُنفِقُ مَغْرَمًا وَيَتَرَبَّصُ بِكُمُ ٱلدَّوَآئِرَ عَلَيْهِمْ دَآئِرَةُ ٱلسَّوْءِ وَٱللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип беләләр, вә сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза киләчәк. Аллаһ аларның сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنَ ٱلْأَعْرَابِ مَن يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَيَتَّخِذُ مَا يُنفِقُ قُرُبَٰتٍ عِندَ ٱللَّهِ وَصَلَوَٰتِ ٱلرَّسُولِ أَلَآ إِنَّهَا قُرْبَةٌ لَّهُمْ سَيُدْخِلُهُمُ ٱللَّهُ فِى رَحْمَتِهِۦٓ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ юлына биргән маллары – Аллаһуга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән маллары белән расүлүллаһның догасын өстиләр. Әгаһ булыгыз! Аларның Аллаһуга якын булу өчен биргән садакалары, әлбәттә, Аллаһуга якын булуга сәбәптер, Аллаһ аларны бик тиз рәхмәтенә кертер, шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلسَّٰبِقُونَ ٱلْأَوَّلُونَ مِنَ ٱلْمُهَٰجِرِينَ وَٱلْأَنصَارِ وَٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُوهُم بِإِحْسَٰنٍ رَّضِىَ ٱللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا۟ عَنْهُ وَأَعَدَّ لَهُمْ جَنَّٰتٍ تَجْرِى تَحْتَهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanМәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِمَّنْ حَوْلَكُم مِّنَ ٱلْأَعْرَابِ مُنَٰفِقُونَ وَمِنْ أَهْلِ ٱلْمَدِينَةِ مَرَدُوا۟ عَلَى ٱلنِّفَاقِ لَا تَعْلَمُهُمْ نَحْنُ نَعْلَمُهُمْ سَنُعَذِّبُهُم مَّرَّتَيْنِ ثُمَّ يُرَدُّونَ إِلَىٰ عَذَابٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanСезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ ґәзабка кайтарылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَاخَرُونَ ٱعْتَرَفُوا۟ بِذُنُوبِهِمْ خَلَطُوا۟ عَمَلًا صَٰلِحًا وَءَاخَرَ سَيِّئًا عَسَى ٱللَّهُ أَن يَتُوبَ عَلَيْهِمْ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanВә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خُذْ مِنْ أَمْوَٰلِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِم بِهَا وَصَلِّ عَلَيْهِمْ إِنَّ صَلَوٰتَكَ سَكَنٌ لَّهُمْ وَٱللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ هُوَ يَقْبَلُ ٱلتَّوْبَةَ عَنْ عِبَادِهِۦ وَيَأْخُذُ ٱلصَّدَقَٰتِ وَأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلتَّوَّابُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُلِ ٱعْمَلُوا۟ فَسَيَرَى ٱللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُۥ وَٱلْمُؤْمِنُونَ وَسَتُرَدُّونَ إِلَىٰ عَٰلِمِ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَاخَرُونَ مُرْجَوْنَ لِأَمْرِ ٱللَّهِ إِمَّا يُعَذِّبُهُمْ وَإِمَّا يَتُوبُ عَلَيْهِمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ مَسْجِدًا ضِرَارًا وَكُفْرًا وَتَفْرِيقًۢا بَيْنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَإِرْصَادًا لِّمَنْ حَارَبَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ مِن قَبْلُ وَلَيَحْلِفُنَّ إِنْ أَرَدْنَآ إِلَّا ٱلْحُسْنَىٰ وَٱللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّهُمْ لَكَٰذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا تَقُمْ فِيهِ أَبَدًا لَّمَسْجِدٌ أُسِّسَ عَلَى ٱلتَّقْوَىٰ مِنْ أَوَّلِ يَوْمٍ أَحَقُّ أَن تَقُومَ فِيهِ فِيهِ رِجَالٌ يُحِبُّونَ أَن يَتَطَهَّرُوا۟ وَٱللَّهُ يُحِبُّ ٱلْمُطَّهِّرِينَ

Yakub Ibn NugmanМонафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَنْ أَسَّسَ بُنْيَٰنَهُۥ عَلَىٰ تَقْوَىٰ مِنَ ٱللَّهِ وَرِضْوَٰنٍ خَيْرٌ أَم مَّنْ أَسَّسَ بُنْيَٰنَهُۥ عَلَىٰ شَفَا جُرُفٍ هَارٍ فَٱنْهَارَ بِهِۦ فِى نَارِ جَهَنَّمَ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يَزَالُ بُنْيَٰنُهُمُ ٱلَّذِى بَنَوْا۟ رِيبَةً فِى قُلُوبِهِمْ إِلَّآ أَن تَقَطَّعَ قُلُوبُهُمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСин аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ ٱشْتَرَىٰ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ أَنفُسَهُمْ وَأَمْوَٰلَهُم بِأَنَّ لَهُمُ ٱلْجَنَّةَ يُقَٰتِلُونَ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ فَيَقْتُلُونَ وَيُقْتَلُونَ وَعْدًا عَلَيْهِ حَقًّا فِى ٱلتَّوْرَىٰةِ وَٱلْإِنجِيلِ وَٱلْقُرْءَانِ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِۦ مِنَ ٱللَّهِ فَٱسْتَبْشِرُوا۟ بِبَيْعِكُمُ ٱلَّذِى بَايَعْتُم بِهِۦ وَذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلتَّٰٓئِبُونَ ٱلْعَٰبِدُونَ ٱلْحَٰمِدُونَ ٱلسَّٰٓئِحُونَ ٱلرَّٰكِعُونَ ٱلسَّٰجِدُونَ ٱلْـَٔامِرُونَ بِٱلْمَعْرُوفِ وَٱلنَّاهُونَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَٱلْحَٰفِظُونَ لِحُدُودِ ٱللَّهِ وَبَشِّرِ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanАлар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга хәмед әйтеп рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә өндәрләр, бозык эшләрдән тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا كَانَ لِلنَّبِىِّ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَن يَسْتَغْفِرُوا۟ لِلْمُشْرِكِينَ وَلَوْ كَانُوٓا۟ أُو۟لِى قُرْبَىٰ مِنۢ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمْ أَنَّهُمْ أَصْحَٰبُ ٱلْجَحِيمِ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан гафу сорап дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ ٱسْتِغْفَارُ إِبْرَٰهِيمَ لِأَبِيهِ إِلَّا عَن مَّوْعِدَةٍ وَعَدَهَآ إِيَّاهُ فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُۥٓ أَنَّهُۥ عَدُوٌّ لِّلَّهِ تَبَرَّأَ مِنْهُ إِنَّ إِبْرَٰهِيمَ لَأَوَّٰهٌ حَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘмма Ибраһим г-мнең мөшрик булган атасына истигъфар кылуы баштан истигъфар кылырга вәгъдә кылганы өчен генә иде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге Ибраһимгә беленгәч, атасыннан вә аңа дога кылудан бизде. Тәхкыйк Ибраһим җәһәннәм ґәзабыннан куркып аһ-ваһ итүче вә шәфкать итүче юаш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُضِلَّ قَوْمًۢا بَعْدَ إِذْ هَدَىٰهُمْ حَتَّىٰ يُبَيِّنَ لَهُم مَّا يَتَّقُونَ إِنَّ ٱللَّهَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә бер каумне туры юлга салганнан соң аларны туры юлдан адаштырыр булмады, хәтта аларга нинди нәрсәләрдән сакланмак лязем иткәнне бәян иткәнгәчә. Ягъни кыйбла Бәйтүл-Мөкаддәстән авышканын бәян итеп аять килгәч, әтрафтагы мөселманнар, белмичә, һаман Бәйтүл-Мөкаддәскә карап намаз укыдылар, бу аять шундыйларның гафу ителәчәкләрен белдермәк өчен иңдерелде. Тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِن وَلِىٍّ وَلَا نَصِيرٍ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләр барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул үтерер вә тергезер, сезгә Аллаһудан башка хуҗа вә ярдәмче юк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّقَد تَّابَ ٱللَّهُ عَلَى ٱلنَّبِىِّ وَٱلْمُهَٰجِرِينَ وَٱلْأَنصَارِ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُوهُ فِى سَاعَةِ ٱلْعُسْرَةِ مِنۢ بَعْدِ مَا كَادَ يَزِيغُ قُلُوبُ فَرِيقٍ مِّنْهُمْ ثُمَّ تَابَ عَلَيْهِمْ إِنَّهُۥ بِهِمْ رَءُوفٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһ пәйгамбәрнең вә аңа ярдәм белән ияргән Мөһаҗирләрнең һәм ансарларның авыр сәгатьләрдә пәйгамбәргә ярдәм иткәннәре өчен һәр кимчелекләрен кичерде. Алардан бер таифәнең Тәбүк сугышына чыкмаска авышканнан соң, аларны да кичерде, чөнки алар күңелләрен яхшыртып, сугышка чыктылар, әлбәттә, Ул рәхимле вә шәфкатьле мөэмин бәндәләренә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَلَى ٱلثَّلَٰثَةِ ٱلَّذِينَ خُلِّفُوا۟ حَتَّىٰٓ إِذَا ضَاقَتْ عَلَيْهِمُ ٱلْأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ وَضَاقَتْ عَلَيْهِمْ أَنفُسُهُمْ وَظَنُّوٓا۟ أَن لَّا مَلْجَأَ مِنَ ٱللَّهِ إِلَّآ إِلَيْهِ ثُمَّ تَابَ عَلَيْهِمْ لِيَتُوبُوٓا۟ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلتَّوَّابُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanЯнә өч кешене гафу итте, алар Кәґәб бин Малик, Һилал бин Өмия, Мүррә бин Рабиґлар, алар гозерсез Тәбүк сугышына чыкмадылар, шуның өчен мөселманнар алардан киселделәр, һичберсе аларга якын бармады, бу эш аларга бик авыр булды. Кайгылары катылыктан хәтта аларга киң җир тар булды, вә күңелләре дә тараеп-кысылды, алар уйладылар Аллаһ ґәзабыннан котылырга юл юклыгын һәм Аллаһуның үзенә генә ялварырга тиеш икәнлекне бик яхшы белделәр. Соңра аларга рәхмәт кылды, тәүбә итсеннәр өчен, тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَكُونُوا۟ مَعَ ٱلصَّٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугъры кешеләр белән бергә булыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا كَانَ لِأَهْلِ ٱلْمَدِينَةِ وَمَنْ حَوْلَهُم مِّنَ ٱلْأَعْرَابِ أَن يَتَخَلَّفُوا۟ عَن رَّسُولِ ٱللَّهِ وَلَا يَرْغَبُوا۟ بِأَنفُسِهِمْ عَن نَّفْسِهِۦ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ لَا يُصِيبُهُمْ ظَمَأٌ وَلَا نَصَبٌ وَلَا مَخْمَصَةٌ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَلَا يَطَـُٔونَ مَوْطِئًا يَغِيظُ ٱلْكُفَّارَ وَلَا يَنَالُونَ مِنْ عَدُوٍّ نَّيْلًا إِلَّا كُتِبَ لَهُم بِهِۦ عَمَلٌ صَٰلِحٌ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanМәдинә халкына вә Мәдинә тирәсендәге сахрә ґәрәбләренә, расүлүллаһтан бүленеп сугыштан калу һич тә дөрес түгел вә расүлне ташлап үзләрен генә саклауга кызыкмасыннар, аларга бу әмер шуның өчендер, әгәр һәрвакыт расүлүллаһ белән бергә булсалар, Аллаһ юлында аларга ачлык, мәшәкать, сусау ирешмәс вә кәферләрне ачуландырырлык вә эчләрен пошырырлык бер урынны тапмаслар һәм дошманнан алар зарарына һичнәрсә ирешмәс мәгәр расүл белән бергә булсагыз, аның бәрабәренә аларга изге гамәл язылыр. Тәхкыйк Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен җуймас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يُنفِقُونَ نَفَقَةً صَغِيرَةً وَلَا كَبِيرَةً وَلَا يَقْطَعُونَ وَادِيًا إِلَّا كُتِبَ لَهُمْ لِيَجْزِيَهُمُ ٱللَّهُ أَحْسَنَ مَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар аз гына булса да Аллаһ ризалыгы өчен бернәрсә садака кылсалар, вә сугыш барганда бер чокыр алга чыксалар, болар өчен аларга саваб язылыр, Аллаһу тәгалә аларны кылган гамәлләренең күбрәге белән изге җәза кылыр өчен. (Сахәбәләр бар да сугышка чыга торган булгач, укытырга кеше калмаган).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ ٱلْمُؤْمِنُونَ لِيَنفِرُوا۟ كَآفَّةً فَلَوْلَا نَفَرَ مِن كُلِّ فِرْقَةٍ مِّنْهُمْ طَآئِفَةٌ لِّيَتَفَقَّهُوا۟ فِى ٱلدِّينِ وَلِيُنذِرُوا۟ قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوٓا۟ إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ

Yakub Ibn NugmanМөэминнәрнең барчасы да сугышка чыгулары дөрес түгел, әгәр һәрбер фиркадән бер таифә сугышка чыкмасалар, дин белемен өйрәнмәк вә өйрәтмәк өчен дәхи сугышка киткән кешеләр кайткач аларга өйрәтмәк өчен, шаять сугышка киткән кешеләр дә вәгазьләнерләр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ قَٰتِلُوا۟ ٱلَّذِينَ يَلُونَكُم مِّنَ ٱلْكُفَّارِ وَلْيَجِدُوا۟ فِيكُمْ غِلْظَةً وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә катылыкны тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан сакланучы кешеләр белән бергә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَآ أُنزِلَتْ سُورَةٌ فَمِنْهُم مَّن يَقُولُ أَيُّكُمْ زَادَتْهُ هَٰذِهِۦٓ إِيمَٰنًا فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ فَزَادَتْهُمْ إِيمَٰنًا وَهُمْ يَسْتَبْشِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: "Бу сүрә кайсыгызның иманын арттырыр", – дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган кешеләргә иманны арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ فَزَادَتْهُمْ رِجْسًا إِلَىٰ رِجْسِهِمْ وَمَاتُوا۟ وَهُمْ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга кәфер өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَا يَرَوْنَ أَنَّهُمْ يُفْتَنُونَ فِى كُلِّ عَامٍ مَّرَّةً أَوْ مَرَّتَيْنِ ثُمَّ لَا يَتُوبُونَ وَلَا هُمْ يَذَّكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни эшләре ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَآ أُنزِلَتْ سُورَةٌ نَّظَرَ بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ هَلْ يَرَىٰكُم مِّنْ أَحَدٍ ثُمَّ ٱنصَرَفُوا۟ صَرَفَ ٱللَّهُ قُلُوبَهُم بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَفْقَهُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә булса сезне күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне белмәгән иделәр дип, һаман куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, Аллаһ аларның күңелләрен хактан кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем булганнары өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ جَآءَكُمْ رَسُولٌ مِّنْ أَنفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُم بِٱلْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَقُلْ حَسْبِىَ ٱللَّهُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَهُوَ رَبُّ ٱلْعَرْشِ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanШуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: "Миңа Аллаһ җитә, бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл кыламын вә Ул олугъ Ґәрешнең Раббысы".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70