caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Anfaal сүрәсе, 24 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 88 · 8:24

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱسْتَجِيبُوا۟ لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ لِمَا يُحْيِيكُمْ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَحُولُ بَيْنَ ٱلْمَرْءِ وَقَلْبِهِۦ وَأَنَّهُۥٓ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70