caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Anfaal сүрәсе, 72 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 88 · 8:72

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَٰهَدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ ءَاوَوا۟ وَّنَصَرُوٓا۟ أُو۟لَٰٓئِكَ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَلَمْ يُهَاجِرُوا۟ مَا لَكُم مِّن وَلَٰيَتِهِم مِّن شَىْءٍ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا۟ وَإِنِ ٱسْتَنصَرُوكُمْ فِى ٱلدِّينِ فَعَلَيْكُمُ ٱلنَّصْرُ إِلَّا عَلَىٰ قَوْمٍۭ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَٰقٌ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм иткән кешеләр – алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез кылган эшләрне күрүче.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70