caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Muminoon сүрәсе المؤمنون

118 аять · Мәккә · иңү тәртибе 74

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ قَدْ أَفْلَحَ ٱلْمُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк хак мөэминнәр ґәзабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ هُمْ فِى صَلَاتِهِمْ خَٰشِعُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ عَنِ ٱللَّغْوِ مُعْرِضُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ لِلزَّكَوٰةِ فَٰعِلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә малларының зәкятен бирерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ لِفُرُوجِهِمْ حَٰفِظُونَ

Yakub Ibn NugmanВә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا عَلَىٰٓ أَزْوَٰجِهِمْ أَوْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَٰنُهُمْ فَإِنَّهُمْ غَيْرُ مَلُومِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җария хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә ителмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَنِ ٱبْتَغَىٰ وَرَآءَ ذَٰلِكَ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْعَادُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ لِأَمَٰنَٰتِهِمْ وَعَهْدِهِمْ رَٰعُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ عَلَىٰ صَلَوَٰتِهِمْ يُحَافِظُونَ

Yakub Ibn NugmanВә намазларын вакытында укырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْوَٰرِثُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَرِثُونَ ٱلْفِرْدَوْسَ هُمْ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ مِن سُلَٰلَةٍ مِّن طِينٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Адәмне саф балчыктан яраттык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ جَعَلْنَٰهُ نُطْفَةً فِى قَرَارٍ مَّكِينٍ

Yakub Ibn NugmanСоңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ خَلَقْنَا ٱلنُّطْفَةَ عَلَقَةً فَخَلَقْنَا ٱلْعَلَقَةَ مُضْغَةً فَخَلَقْنَا ٱلْمُضْغَةَ عِظَٰمًا فَكَسَوْنَا ٱلْعِظَٰمَ لَحْمًا ثُمَّ أَنشَأْنَٰهُ خَلْقًا ءَاخَرَ فَتَبَارَكَ ٱللَّهُ أَحْسَنُ ٱلْخَٰلِقِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра мәнине каты кан итеп яраттык, соңра ул каты канны чәйнәлгән ит кеби кыйлдык, соңра ул итне сөяк иттек, соңра ул сөяккә ит кидердек, соңра аны икенче төрле халык иттек ягъни, аңа җан бирдек, яратучыларның күркәмрәге булган Аллаһ олугъ булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّكُم بَعْدَ ذَٰلِكَ لَمَيِّتُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра бармагыз да әҗәлегез җитеп мәет булырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّكُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ تُبْعَثُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ خَلَقْنَا فَوْقَكُمْ سَبْعَ طَرَآئِقَ وَمَا كُنَّا عَنِ ٱلْخَلْقِ غَٰفِلِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк өстегездә җиде күкне яраттык ул фәрештәләр юлыдыр, Без яраткан нәрсәләребездән гафил булмадык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءًۢ بِقَدَرٍ فَأَسْكَنَّٰهُ فِى ٱلْأَرْضِ وَإِنَّا عَلَىٰ ذَهَابٍۭ بِهِۦ لَقَٰدِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә Без кирәк хәтле итеп күктән су иңдердек, соңра ул суны җирнең чокырларында тотарбыз яңгыр яумаганда кешеләр файдалансын өчен, ул суны юк итәргә дә көчебез җитәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَنشَأْنَا لَكُم بِهِۦ جَنَّٰتٍ مِّن نَّخِيلٍ وَأَعْنَٰبٍ لَّكُمْ فِيهَا فَوَٰكِهُ كَثِيرَةٌ وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَشَجَرَةً تَخْرُجُ مِن طُورِ سَيْنَآءَ تَنۢبُتُ بِٱلدُّهْنِ وَصِبْغٍ لِّلْـَٔاكِلِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ لَكُمْ فِى ٱلْأَنْعَٰمِ لَعِبْرَةً نُّسْقِيكُم مِّمَّا فِى بُطُونِهَا وَلَكُمْ فِيهَا مَنَٰفِعُ كَثِيرَةٌ وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَلَيْهَا وَعَلَى ٱلْفُلْكِ تُحْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanКорыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦ فَقَالَ يَٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُۥٓ أَفَلَا تَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanНухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالَ ٱلْمَلَؤُا۟ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَوْمِهِۦ مَا هَٰذَآ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ يُرِيدُ أَن يَتَفَضَّلَ عَلَيْكُمْ وَلَوْ شَآءَ ٱللَّهُ لَأَنزَلَ مَلَٰٓئِكَةً مَّا سَمِعْنَا بِهَٰذَا فِىٓ ءَابَآئِنَا ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanКавеменең имансыз олугълары әйттеләр: "Бу Нух сезнең кеби бер адәм генәдер, сездән артык булып баш булырга телидер, әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә сезгә фәрештәләрдән расүл җибәрер иде, бу Нух сөйләгән сүзләрне без аталарыбыздан, әүвәлгеләрдән ишетмәдек", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هُوَ إِلَّا رَجُلٌۢ بِهِۦ جِنَّةٌ فَتَرَبَّصُوا۟ بِهِۦ حَتَّىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл Нух түгел, мәгәр җенле бер ирдер, җененнән аерылганын көтегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ ٱنصُرْنِى بِمَا كَذَّبُونِ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий Раббым! Кавемем мине ялганга тотканнары өчен аларга каршы миңа ярдәм бир".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَوْحَيْنَآ إِلَيْهِ أَنِ ٱصْنَعِ ٱلْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا فَإِذَا جَآءَ أَمْرُنَا وَفَارَ ٱلتَّنُّورُ فَٱسْلُكْ فِيهَا مِن كُلٍّ زَوْجَيْنِ ٱثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَن سَبَقَ عَلَيْهِ ٱلْقَوْلُ مِنْهُمْ وَلَا تُخَٰطِبْنِى فِى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ إِنَّهُم مُّغْرَقُونَ

Yakub Ibn NugmanНух г-мгә вәхий иттек Безнең әмер вә саклавыбыз илә бер көймә ясарга, аларны һәлак итү белән Безнең әмер килсә вә мичтә су кайнаса, ул көймәгә һәр җенестән бер ата, бер ана хайван алып кергел, вә өй әһелеңне һәм үзеңә ияргән мөселманнарны алып кергел, мәгәр шуны алып кермә – аның ґәзаблы булачагына Безнең сүзебез булган иде ки, хатыны вә бер угълыдыр, галимнәрне коткару хакында миңа сүз кушма, әлбәттә алар Туфанга батып һәлак булачаклар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا ٱسْتَوَيْتَ أَنتَ وَمَن مَّعَكَ عَلَى ٱلْفُلْكِ فَقُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِى نَجَّىٰنَا مِنَ ٱلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Нух син вә сиңа ияреп мөселман булган кешеләр каймага кереп утырсагыз: "Мактау безне залим кавемнәрдән коткаручы Аллаһугадыр", – дип әйт!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُل رَّبِّ أَنزِلْنِى مُنزَلًا مُّبَارَكًا وَأَنتَ خَيْرُ ٱلْمُنزِلِينَ

Yakub Ibn NugmanКөймәдән төшкәч әйт: "Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син – иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ وَإِن كُنَّا لَمُبْتَلِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَنشَأْنَا مِنۢ بَعْدِهِمْ قَرْنًا ءَاخَرِينَ

Yakub Ibn NugmanАларны батырганыбыздан соң Гад вә Сәмуд кавемен чыгардык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَرْسَلْنَا فِيهِمْ رَسُولًا مِّنْهُمْ أَنِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُۥٓ أَفَلَا تَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның үзләреннән Һуд вә Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз бит сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юктыр, әйә Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ ٱلْمَلَأُ مِن قَوْمِهِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِلِقَآءِ ٱلْـَٔاخِرَةِ وَأَتْرَفْنَٰهُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا مَا هَٰذَآ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ يَأْكُلُ مِمَّا تَأْكُلُونَ مِنْهُ وَيَشْرَبُ مِمَّا تَشْرَبُونَ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәрнең кавеменнән кәфер булып ахирәткә юлыгуны да инкяр итүче олугълары Без аларга дөньяда төрле нигъмәтләр бирдек, алар әйттеләр: "Бу пәйгамбәр түгел, мәгәр сезнең кеби бер кешедер, сезнең ашый юрганыгыздан ашар вә сезнең эчә торганыгыздан эчәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِنْ أَطَعْتُم بَشَرًا مِّثْلَكُمْ إِنَّكُمْ إِذًا لَّخَٰسِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сез үзегез кеби кешенең әмеренә итагать итсәгез, ул вакытта, әлбәттә, сез хәсрәтләнүчеләрсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَيَعِدُكُمْ أَنَّكُمْ إِذَا مِتُّمْ وَكُنتُمْ تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَنَّكُم مُّخْرَجُونَ

Yakub Ibn NugmanСез үлеп туфрак булып сөякләрегез дә итсез калгач, әйә ул терелеп кабердән чыгарсыз дип вәгъдә итәме.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَيْهَاتَ هَيْهَاتَ لِمَا تُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanВәгъдә ителмеш терелүегез бик ерак, бик ерак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هِىَ إِلَّا حَيَاتُنَا ٱلدُّنْيَا نَمُوتُ وَنَحْيَا وَمَا نَحْنُ بِمَبْعُوثِينَ

Yakub Ibn NugmanТереклек юк, мәгәр ошбу дөньяда гына, кайберебез үләр, кайберебез яшәр, югыйсә, без үлгәннән соң кубарылачак түгелбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هُوَ إِلَّا رَجُلٌ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا وَمَا نَحْنُ لَهُۥ بِمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanУл расүл түгел, мәгәр үлгәннән соң кубарыласыз, дип Аллаһуга ялганны ифтира итүче бер ирдер. Без аңа ышаначак түгелбез", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ ٱنصُرْنِى بِمَا كَذَّبُونِ

Yakub Ibn NugmanРәсүлләре әйтте: "Йә Рабби, мине ялганчы дигәннәре өчен, мина ярдәм бир".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ عَمَّا قَلِيلٍ لَّيُصْبِحُنَّ نَٰدِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Алар аз заман эчендә, әлбәттә, сине ялганчы дигәннәре өчен үкенүче булып әверелерләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ بِٱلْحَقِّ فَجَعَلْنَٰهُمْ غُثَآءً فَبُعْدًا لِّلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАларны Җәбраилнең тавышы хак тоту илә тотты аларны кипкән үлән кеби кылдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык залим кавемнәргәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَنشَأْنَا مِنۢ بَعْدِهِمْ قُرُونًا ءَاخَرِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра алардан соң башка кавемнәрне чыгардык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَـْٔخِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБер өммәткә дә әҗәле вакытыннан элек килмәс һәм вакытыннан кичекмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَرْسَلْنَا رُسُلَنَا تَتْرَا كُلَّ مَا جَآءَ أُمَّةً رَّسُولُهَا كَذَّبُوهُ فَأَتْبَعْنَا بَعْضَهُم بَعْضًا وَجَعَلْنَٰهُمْ أَحَادِيثَ فَبُعْدًا لِّقَوْمٍ لَّا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра рәсүлләрне берсе артыннан берсен җибәрдек. Бер өммәткә расүле килсә, аны ялганга тоттылар. Без һәм аларны һәлак итүдә берсен икенчесенә иярттек, үзләрен һәлак итеп сөйләргә хикәяләрен генә калдырдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык ышанмаган кешеләргәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ وَأَخَاهُ هَٰرُونَ بِـَٔايَٰتِنَا وَسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanСоңра ачык аятьләребез вә көчле могҗиза белән Мусаны вә кардәше Һарунны пәйгамбәр итеп җибәрдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ فَٱسْتَكْبَرُوا۟ وَكَانُوا۟ قَوْمًا عَالِينَ

Yakub Ibn NugmanФиргаун вә аның олугъларына тәкәбберләнделәр вә Ягъкуб балаларын җәберләүче залим кавем булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالُوٓا۟ أَنُؤْمِنُ لِبَشَرَيْنِ مِثْلِنَا وَقَوْمُهُمَا لَنَا عَٰبِدُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйттеләр: "Үзебез кеби ике кешегә иман китерикме, вәхәлән ки аларның кавеме кол кеби безгә хезмәт итәләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَذَّبُوهُمَا فَكَانُوا۟ مِنَ ٱلْمُهْلَكِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса илә Һарунны ялганга тоттылар, шуның өчен һәлак булучылардан булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْكِتَٰبَ لَعَلَّهُمْ يَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, Ягькуб балалары туры юлга керсен өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا ٱبْنَ مَرْيَمَ وَأُمَّهُۥٓ ءَايَةً وَءَاوَيْنَٰهُمَآ إِلَىٰ رَبْوَةٍ ذَاتِ قَرَارٍ وَمَعِينٍ

Yakub Ibn NugmanГыйсаны вә аның анасын кодрәтебезгә дәлаләт итә торган галәмәт кылдык, вә аларны бөек тигез урынга иңдердек, ага торган елгалары да ерактан күренер иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلرُّسُلُ كُلُوا۟ مِنَ ٱلطَّيِّبَٰتِ وَٱعْمَلُوا۟ صَٰلِحًا إِنِّى بِمَا تَعْمَلُونَ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй рәсүлләр, Без биргән ризыкларның хәләл пакь булганын ашагыз вә изге гамәлләр кылыгыз, Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ هَٰذِهِۦٓ أُمَّتُكُمْ أُمَّةً وَٰحِدَةً وَأَنَا۠ رَبُّكُمْ فَٱتَّقُونِ

Yakub Ibn NugmanОшбу Ислам милләте сезнең динегездер Аллаһу тәгаләне берләүдә вә Аңа итагать итүдә бер иттифакта булганыгыз хәлдә, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гөнаһлы булудан сакланыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَقَطَّعُوٓا۟ أَمْرَهُم بَيْنَهُمْ زُبُرًا كُلُّ حِزْبٍۭ بِمَا لَدَيْهِمْ فَرِحُونَ

Yakub Ibn NugmanКүп кавемнәр Аллаһ хөкемнәрен бозып, үзара низагълашып төрле мәзһәбләргә бүленделәр, һәрбер адашкан фирка үзенең батыл дине белән мактанырлар вә аны хак дип белерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَرْهُمْ فِى غَمْرَتِهِمْ حَتَّىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanСин аларны ихтыярларына куй адашкан юлларында үлемнәренә чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَيَحْسَبُونَ أَنَّمَا نُمِدُّهُم بِهِۦ مِن مَّالٍ وَبَنِينَ

Yakub Ibn NugmanУйлыйлармы алар Без биргән мал вә балалар белән

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نُسَارِعُ لَهُمْ فِى ٱلْخَيْرَٰتِ بَل لَّا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn Nugmanаларга изгелек итәргә ашыгабыз дип, бәлки алар белмиләр ки өчен биргәнебезне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ هُم مِّنْ خَشْيَةِ رَبِّهِم مُّشْفِقُونَ

Yakub Ibn NugmanХак мөэминнәр Аллаһудан куркып изге гамәлләр кыйлганнары өстенә янә ґәзабтан куркырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُم بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِمْ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Раббыларының һәммә аятьләренә ихлас иман китерерләр, ягъни кабул итеп гамәл кылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُم بِرَبِّهِمْ لَا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanҺәм алар Аллаһуга – шәрик тотмаслар ягъни һичкемне, һичнәрсәне Аллаһ урынына тотмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ يُؤْتُونَ مَآ ءَاتَوا۟ وَّقُلُوبُهُمْ وَجِلَةٌ أَنَّهُمْ إِلَىٰ رَبِّهِمْ رَٰجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanВә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ يُسَٰرِعُونَ فِى ٱلْخَيْرَٰتِ وَهُمْ لَهَا سَٰبِقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا نُكَلِّفُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا وَلَدَيْنَا كِتَٰبٌ يَنطِقُ بِٱلْحَقِّ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanБер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым ителмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ قُلُوبُهُمْ فِى غَمْرَةٍ مِّنْ هَٰذَا وَلَهُمْ أَعْمَٰلٌ مِّن دُونِ ذَٰلِكَ هُمْ لَهَا عَٰمِلُونَ

Yakub Ibn NugmanБәлки динсезләрнең күңелләре ошбу Коръәннән гафләттә вә наданлыктадыр, ул имансызлар өчен мөэминнәрнең гамәленнән башка гамәлләр бардыр ки, ул батыл гамәл нәҗес эшләрдер, алар ул эшләрне эшләүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَآ أَخَذْنَا مُتْرَفِيهِم بِٱلْعَذَابِ إِذَا هُمْ يَجْـَٔرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның байларын ґәзаб белән тотсак, ярдәм сорап кычкырырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا تَجْـَٔرُوا۟ ٱلْيَوْمَ إِنَّكُم مِّنَّا لَا تُنصَرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйтелде: "Сез бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки сезгә Безнең тарафтан ярдәм ирешмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَدْ كَانَتْ ءَايَٰتِى تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فَكُنتُمْ عَلَىٰٓ أَعْقَٰبِكُمْ تَنكِصُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Минем аятьләрем сезгә укылды, ул вакытта сез аны ишетмәс өчен артыгызга борылып китә идегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُسْتَكْبِرِينَ بِهِۦ سَٰمِرًا تَهْجُرُونَ

Yakub Ibn NugmanТәкәбберләнеп Коръәнне яманлап сөйләгәнегез хәлдә аңардан баш тарта идегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَلَمْ يَدَّبَّرُوا۟ ٱلْقَوْلَ أَمْ جَآءَهُم مَّا لَمْ يَأْتِ ءَابَآءَهُمُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап фикерләп карамыйлармы, яки әүвәлдәге аталарына килмәгән иминлек Аллаһ ґәзабыннан котылу боларга килгәнме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَمْ يَعْرِفُوا۟ رَسُولَهُمْ فَهُمْ لَهُۥ مُنكِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки расүлләре булган Мухәммәд г-мнең хак сүзле вә күркәм холыклы икәнен белмәделәрме, белсәләр дә аны инкяр иттеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ بِهِۦ جِنَّةٌۢ بَلْ جَآءَهُم بِٱلْحَقِّ وَأَكْثَرُهُمْ لِلْحَقِّ كَٰرِهُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки алар расүлне җенле диләрме? Бәлки расүл аларга һәр гакыллы ышана торган хаклык белән килде, шулай да аларның күбрәге хакны яман күрәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوِ ٱتَّبَعَ ٱلْحَقُّ أَهْوَآءَهُمْ لَفَسَدَتِ ٱلسَّمَٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ وَمَن فِيهِنَّ بَلْ أَتَيْنَٰهُم بِذِكْرِهِمْ فَهُمْ عَن ذِكْرِهِم مُّعْرِضُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән яки пәйгамбәр аларның теләгенә, нәфесләренә иярә торган булса иде, әлбәттә, җир вә күкләр һәм җир, күкләрдә булган һәрнәрсә бозылыр, яраксыз булыр иде. Бәлки Без аларга һәрнәрсәдән хәбәр бирүче хакыйкый вәгазь китабы Коръәнне бирдек, алар исә Коръәннән баш тартучылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ تَسْـَٔلُهُمْ خَرْجًا فَخَرَاجُ رَبِّكَ خَيْرٌ وَهُوَ خَيْرُ ٱلرَّٰزِقِينَ

Yakub Ibn NugmanЯки пәйгамбәрлек бурычыңны үтәгән өчен алардан хак сорыйсыңмы, әмма Раббыңның бирәчәк нигъмәтләре хәерледер, Ул – Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّكَ لَتَدْعُوهُمْ إِلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanСин, әлбәттә, аларны туры юлга чакырасың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ عَنِ ٱلصِّرَٰطِ لَنَٰكِبُونَ

Yakub Ibn NugmanАхирәт көненә ышанмаучылар, тырышып туры юлдан читкә авышалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ رَحِمْنَٰهُمْ وَكَشَفْنَا مَا بِهِم مِّن ضُرٍّ لَّلَجُّوا۟ فِى طُغْيَٰنِهِمْ يَعْمَهُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга рәхмәт итсәк, вә алардан ачлык зарарын бетерсәк, алар исә имансызлыкта ифрат китәрләр вә мөселманнарга дошманлыкларын арттырырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَخَذْنَٰهُم بِٱلْعَذَابِ فَمَا ٱسْتَكَانُوا۟ لِرَبِّهِمْ وَمَا يَتَضَرَّعُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк аларны ґәзаб белән тоттык, алар Раббыларына буйсынмадылар һәм тәүбә итеп ялвармадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَا فَتَحْنَا عَلَيْهِم بَابًا ذَا عَذَابٍ شَدِيدٍ إِذَا هُمْ فِيهِ مُبْلِسُونَ

Yakub Ibn NugmanХәтта аларга каты ачлык ґәзабы ишеген ачканыбызга чаклы, шул вакытта алар барча өметләрен кистеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِىٓ أَنشَأَ لَكُمُ ٱلسَّمْعَ وَٱلْأَبْصَٰرَ وَٱلْأَفْـِٔدَةَ قَلِيلًا مَّا تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ колак, күзләр вә күңел бирде сезгә, ләкин сезнең шөкер иткәнегез бик аздыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِى ذَرَأَكُمْ فِى ٱلْأَرْضِ وَإِلَيْهِ تُحْشَرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул – Аллаһ сезне җир өстендә яратты, ахирәттә Аның хозурына кубарылырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِى يُحْىِۦ وَيُمِيتُ وَلَهُ ٱخْتِلَٰفُ ٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул – Аллаһ тергезер һәм үтерер вә кичилә көндезнең аллы-артлы килүе Аңар хасдыр, ул эшкә һичкемнең көче җитмәс, әйә эшнең хакыйкатенә төшенү өчен гакыл фикерләрегезне эшләтмисезме!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ قَالُوا۟ مِثْلَ مَا قَالَ ٱلْأَوَّلُونَ

Yakub Ibn NugmanБәлки имансызлар әйттеләр Әүвәлге аталары хакны инкяр итеп әйткән кеби:

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبْعُوثُونَ

Yakub Ibn Nugman"Әгәр без үлеп туфрак булсак вә сөякләребез итсез калса, яңадан терелербезме.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ وُعِدْنَا نَحْنُ وَءَابَآؤُنَا هَٰذَا مِن قَبْلُ إِنْ هَٰذَآ إِلَّآ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanОшбу вәгъдә белән без вә аталарыбыз вәгъдә кылынмыш идек, ләкин бу вәгъдә түгел мәгәр әүвәлгеләрдән калган ялгандыр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لِّمَنِ ٱلْأَرْضُ وَمَن فِيهَآ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Җир һәм җирдәге кешеләр кемнеке, әйтегез, дөрес әйтүче булсагыз һәм белсәгез?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيَقُولُونَ لِلَّهِ قُلْ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, алар Аллаһныкы диярләр. Син аларга Аллаһ эшеннән гыйбрәт алып вәгазьләнмисезме, башта юктан бар итүче Аллаһның барны тергезергә көче җитмәсме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ مَن رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ ٱلسَّبْعِ وَرَبُّ ٱلْعَرْشِ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanҖиде кат күкнең вә олугъ ґәрешнең Раббысы кем дип сора!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيَقُولُونَ لِلَّهِ قُلْ أَفَلَا تَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, Аллаһуныкы диярләр. Шулай булгач Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы, диген!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ مَنۢ بِيَدِهِۦ مَلَكُوتُ كُلِّ شَىْءٍ وَهُوَ يُجِيرُ وَلَا يُجَارُ عَلَيْهِ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Барча нәрсә өстеннән патшалык кем кулында вә Ул һәрнәрсәне саклар, әмма Аңардан башка саклау мөмкин булмас, әгәр белсәгез җавап бирегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيَقُولُونَ لِلَّهِ قُلْ فَأَنَّىٰ تُسْحَرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, һәр нәрсәгә патшалык Аллаһ кулыңда диярләр. Алай булгач, ничек шайтан вәсвәсәсенә алданасыз диген!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ أَتَيْنَٰهُم بِٱلْحَقِّ وَإِنَّهُمْ لَكَٰذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanБәлки Без аларга хаклык илә килдек шулай булса да алар ялганга тоталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا ٱتَّخَذَ ٱللَّهُ مِن وَلَدٍ وَمَا كَانَ مَعَهُۥ مِنْ إِلَٰهٍ إِذًا لَّذَهَبَ كُلُّ إِلَٰهٍۭ بِمَا خَلَقَ وَلَعَلَا بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ سُبْحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгаләнең баласы һич булмады, янә Аллаһ янында тагын бер Аллаһ та булмады, әгәр тагын бер Аллаһ булса, һәрберсе үзе халык итәсе нәрсәсенә баш булырга теләп башкасын тыяр иде вә берсе икенчесеннән өстен булырга тырышыр иде. Аллаһ мөшрикләр сурәтләгән тиешсез сурәттән пакь булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَٰلِمِ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ فَتَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanКүренгәнне дә, күренмәгәнне дә белүчедер, Ул мөшрикләр әйткәннән бөек вә пакь булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل رَّبِّ إِمَّا تُرِيَنِّى مَا يُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Йә Рабби аларга вәгъдә иткән ґәзабыңны миңа күрсәтсәң.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَبِّ فَلَا تَجْعَلْنِى فِى ٱلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Раббым мине ґәзаб ителәчәк залим кавем эчендә кылмагыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّا عَلَىٰٓ أَن نُّرِيَكَ مَا نَعِدُهُمْ لَقَٰدِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, Без аларга вәгъдә иткән ґәзабны сиңа күрсәтергә кадирбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱدْفَعْ بِٱلَّتِى هِىَ أَحْسَنُ ٱلسَّيِّئَةَ نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَصِفُونَ

Yakub Ibn NugmanСиңа кылган явызлыкларыны сабыр итеп яхшылык илә кайтар, сине нәрсә белән сыйфатлаганнарын Без беләбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُل رَّبِّ أَعُوذُ بِكَ مِنْ هَمَزَٰتِ ٱلشَّيَٰطِينِ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Йә Рабби, шайтаннарның вәсвәсәсеннән Синең белән сакланырмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَعُوذُ بِكَ رَبِّ أَن يَحْضُرُونِ

Yakub Ibn NugmanИй Раббым, янә эшләремдә вә намазда шайтаннарның миңа якын килүләреннән Сиңа сыенамын вә Синең беләк сакланамын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَ أَحَدَهُمُ ٱلْمَوْتُ قَالَ رَبِّ ٱرْجِعُونِ

Yakub Ibn NugmanДинсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَعَلِّىٓ أَعْمَلُ صَٰلِحًا فِيمَا تَرَكْتُ كَلَّآ إِنَّهَا كَلِمَةٌ هُوَ قَآئِلُهَا وَمِن وَرَآئِهِم بَرْزَخٌ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ

Yakub Ibn NugmanШаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылармын. Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең! Әлбәттә, ул бер сүздер, әйтүчесе ифрат кайгысыннан әйтте ләкин, файдасы юк, бит аларның алларында пәрдә бар, аларны кайтудан тыяр кубарылачак көнгә чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا نُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَلَآ أَنسَابَ بَيْنَهُمْ يَوْمَئِذٍ وَلَا يَتَسَآءَلُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт җитеп сурга (труба) өрелсә, ул көндә кешеләр арасында файда итә торган нәсел-нәсәп булмас һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَن ثَقُلَتْ مَوَٰزِينُهُۥ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәүнең, үлчәүдә изгелеге авыр килсә, андый кешеләр ґәзабтан котылып бөек дәрәҗәгә җитүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَنْ خَفَّتْ مَوَٰزِينُهُۥ فَأُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ فِى جَهَنَّمَ خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanВә берәүнең үлчәүдә изгелеге җиңел килсә, ягъни савабына караганда гөнаһы күп булса, андый кешеләр үзләренә зарар итүчеләрдер, алар җәһәннәмдә мәңге калучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَلْفَحُ وُجُوهَهُمُ ٱلنَّارُ وَهُمْ فِيهَا كَٰلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanЙөзләрен ут яндырыр, шуның өчен бик яман чырайлы булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ تَكُنْ ءَايَٰتِى تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فَكُنتُم بِهَا تُكَذِّبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә сезгә Минем аятьләрем укылмадымы? Шуңа сез аны ялганга тотар булдыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ رَبَّنَا غَلَبَتْ عَلَيْنَا شِقْوَتُنَا وَكُنَّا قَوْمًا ضَآلِّينَ

Yakub Ibn NugmanӘйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне явызлыгыгыз җиңде, вә без адашкан кавем булдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَبَّنَآ أَخْرِجْنَا مِنْهَا فَإِنْ عُدْنَا فَإِنَّا ظَٰلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Раббыбыз, безне ошбу уттан чыгар, әгәр моннан соң да адашкан юлыбызга кайтсак, ул вакытта үзебезгә золым иткән булырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ ٱخْسَـُٔوا۟ فِيهَا وَلَا تُكَلِّمُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтер: "Хур булганыгыз хәлдә рәхмәтемнән ерак булыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ كَانَ فَرِيقٌ مِّنْ عِبَادِى يَقُولُونَ رَبَّنَآ ءَامَنَّا فَٱغْفِرْ لَنَا وَٱرْحَمْنَا وَأَنتَ خَيْرُ ٱلرَّٰحِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБит Минем бәндәләремнән бер җәмәгать әйтер булды: "Ий Раббыбыз без Сиңа иман китердек, безне ярлыкагыл һәм безгә рәхмәт ит, Син бит рәхмәт итүчеләрнең хәерлесесең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱتَّخَذْتُمُوهُمْ سِخْرِيًّا حَتَّىٰٓ أَنسَوْكُمْ ذِكْرِى وَكُنتُم مِّنْهُمْ تَضْحَكُونَ

Yakub Ibn NugmanИй сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّى جَزَيْتُهُمُ ٱلْيَوْمَ بِمَا صَبَرُوٓا۟ أَنَّهُمْ هُمُ ٱلْفَآئِزُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَٰلَ كَمْ لَبِثْتُمْ فِى ٱلْأَرْضِ عَدَدَ سِنِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: "Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән?" – дип сорар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ لَبِثْنَا يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ فَسْـَٔلِ ٱلْعَآدِّينَ

Yakub Ibn NugmanӘйттеләр: "Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَٰلَ إِن لَّبِثْتُمْ إِلَّا قَلِيلًا لَّوْ أَنَّكُمْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтер: "Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны белсәгез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَحَسِبْتُمْ أَنَّمَا خَلَقْنَٰكُمْ عَبَثًا وَأَنَّكُمْ إِلَيْنَا لَا تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَعَٰلَى ٱللَّهُ ٱلْمَلِكُ ٱلْحَقُّ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ رَبُّ ٱلْعَرْشِ ٱلْكَرِيمِ

Yakub Ibn NugmanХикмәтсез халык кыйлу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Илаһә, мәгәр Ул гына, олугъ ґәрешнең Раббысы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن يَدْعُ مَعَ ٱللَّهِ إِلَٰهًا ءَاخَرَ لَا بُرْهَٰنَ لَهُۥ بِهِۦ فَإِنَّمَا حِسَابُهُۥ عِندَ رَبِّهِۦٓ إِنَّهُۥ لَا يُفْلِحُ ٱلْكَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү Аллаһ белән бергә башка Аллаһуга гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр, аның хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Имансызлар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар бит!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُل رَّبِّ ٱغْفِرْ وَٱرْحَمْ وَأَنتَ خَيْرُ ٱلرَّٰحِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт итүчеләрнең иң хәерлесесең!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70