caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Qaari'a сүрәсе القارعة

11 аять · Мәккә · иңү тәртибе 30

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱلْقَارِعَةُ

Yakub Ibn NugmanКатылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا ٱلْقَارِعَةُ

Yakub Ibn NugmanНикадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْقَارِعَةُ

Yakub Ibn NugmanУл кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَكُونُ ٱلنَّاسُ كَٱلْفَرَاشِ ٱلْمَبْثُوثِ

Yakub Ibn NugmanУл көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَكُونُ ٱلْجِبَالُ كَٱلْعِهْنِ ٱلْمَنفُوشِ

Yakub Ibn NugmanВә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا مَن ثَقُلَتْ مَوَٰزِينُهُۥ

Yakub Ibn NugmanБерәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَهُوَ فِى عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanУл мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا مَنْ خَفَّتْ مَوَٰزِينُهُۥ

Yakub Ibn NugmanВә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأُمُّهُۥ هَاوِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanАның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا هِيَهْ

Yakub Ibn NugmanУл һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَارٌ حَامِيَةٌۢ

Yakub Ibn NugmanУл һавийә кыздырылган утдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70