caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Aadiyaat сүрәсе العاديات

11 аять · Мәккә · иңү тәртибе 14

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلْعَٰدِيَٰتِ ضَبْحًا

Yakub Ibn NugmanАллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْمُورِيَٰتِ قَدْحًا

Yakub Ibn NugmanДагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْمُغِيرَٰتِ صُبْحًا

Yakub Ibn NugmanТаң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَثَرْنَ بِهِۦ نَقْعًا

Yakub Ibn NugmanУл атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَوَسَطْنَ بِهِۦ جَمْعًا

Yakub Ibn NugmanВә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْإِنسَٰنَ لِرَبِّهِۦ لَكَنُودٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ عَلَىٰ ذَٰلِكَ لَشَهِيدٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لِحُبِّ ٱلْخَيْرِ لَشَدِيدٌ

Yakub Ibn NugmanВә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَلَا يَعْلَمُ إِذَا بُعْثِرَ مَا فِى ٱلْقُبُورِ

Yakub Ibn NugmanӘйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحُصِّلَ مَا فِى ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn Nugmanкүкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّهُم بِهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّخَبِيرٌۢ

Yakub Ibn NugmanУл көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70