At-Takaathur сүрәсе التكاثر
8 аять · Мәккә · иңү тәртибе 16
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ أَلْهَىٰكُمُ ٱلتَّكَاثُرُ
Yakub Ibn NugmanСезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
حَتَّىٰ زُرْتُمُ ٱلْمَقَابِرَ
Yakub Ibn NugmanХәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn NugmanЮк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn NugmanЯнә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ ٱلْيَقِينِ
Yakub Ibn NugmanЮк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَتَرَوُنَّ ٱلْجَحِيمَ
Yakub Ibn NugmanСез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ لَتَرَوُنَّهَا عَيْنَ ٱلْيَقِينِ
Yakub Ibn NugmanСоңрак аны якыннан ачык күрерсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ لَتُسْـَٔلُنَّ يَوْمَئِذٍ عَنِ ٱلنَّعِيمِ
Yakub Ibn NugmanСоңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→