caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Faatiha сүрәсе الفاتحة

7 аять · Мәккә · иңү тәртибе 5

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

Yakub Ibn NugmanРәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanЧын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَٰلِكِ يَوْمِ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ

Yakub Ibn NugmanИй тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱهْدِنَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلْمُسْتَقِيمَ

Yakub Ibn NugmanИй тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

صِرَٰطَ ٱلَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ ٱلْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا ٱلضَّآلِّينَ

Yakub Ibn NugmanУл юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70