caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Ibrahim сүрәсе, 22 аять

Мәккә · иңү тәртибе 72 · 14:22

وَقَالَ ٱلشَّيْطَٰنُ لَمَّا قُضِىَ ٱلْأَمْرُ إِنَّ ٱللَّهَ وَعَدَكُمْ وَعْدَ ٱلْحَقِّ وَوَعَدتُّكُمْ فَأَخْلَفْتُكُمْ وَمَا كَانَ لِىَ عَلَيْكُم مِّن سُلْطَٰنٍ إِلَّآ أَن دَعَوْتُكُمْ فَٱسْتَجَبْتُمْ لِى فَلَا تَلُومُونِى وَلُومُوٓا۟ أَنفُسَكُم مَّآ أَنَا۠ بِمُصْرِخِكُمْ وَمَآ أَنتُم بِمُصْرِخِىَّ إِنِّى كَفَرْتُ بِمَآ أَشْرَكْتُمُونِ مِن قَبْلُ إِنَّ ٱلظَّٰلِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanХөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә кертелгәч, шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда әйткәнләре бар да килде вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл дингә бидеґәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген мәгълүм булды вә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде, мәгәр мин сезне ялганга өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә дөньяда мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70