Баш бит › Сүрәләр › Ar-Room сүрәсе
Ar-Room сүрәсе الروم
60 аять · Мәккә · иңү тәртибе 84
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓمٓ
Yakub Ibn Nugman Әлиф ләм мим.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
غُلِبَتِ ٱلرُّومُ
Yakub Ibn Nugman Румнар сугышта Фарсыйларга җиңелделәр. Румнар китабий кәферләр булып, Фарсыйлар китапсыз мәҗүсиләр иде. Мәккә кәферләре дә китапсыз мәҗүсий иделәр, шул сәбәпле китаби кәферләрне мәҗүсиләр җиңгәч, шатландылар һәм Фарсыйлар кеби без дә мөселманнарны җиңәрбез, диделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِىٓ أَدْنَى ٱلْأَرْضِ وَهُم مِّنۢ بَعْدِ غَلَبِهِمْ سَيَغْلِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Ґәрәб җиренең Румга якын җирендә, ул Румнар җиңелгәннәре соңында тиздән Фарсыйларны җиңәчәкләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى بِضْعِ سِنِينَ لِلَّهِ ٱلْأَمْرُ مِن قَبْلُ وَمِنۢ بَعْدُ وَيَوْمَئِذٍ يَفْرَحُ ٱلْمُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Өч ел белән тугыз ел арасында. Башта Фарсыйларның Румнарны җиңүе, соңра Румнарның Фарсыйларны җиңүе, Аллаһуның теләге вә ярдәме беләндер, вә Румнар Фарсыйларны җиңгән көндә мөэминнәр шатланырлар, чөнки Аллаһуның вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең сүзе дөресләнгән буладыр, һәм Мәккә мөшрикләренең: "Румнар җиңәчәк дигән сүзегез ялган", – дигән сүзләре юкка чыгачактыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بِنَصْرِ ٱللَّهِ يَنصُرُ مَن يَشَآءُ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Мөселманнарны шатландыру өчен Румнарның җиңүе Аллаһ ярдәме белән булды, Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә ярдәм бирер, Ул дошманнарын җиңүче вә мөэминнәргә рәхимле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَعْدَ ٱللَّهِ لَا يُخْلِفُ ٱللَّهُ وَعْدَهُۥ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَعْلَمُونَ ظَٰهِرًا مِّنَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَهُمْ عَنِ ٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ غَٰفِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда нәрсә кирәк булачагын белмиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَمْ يَتَفَكَّرُوا۟ فِىٓ أَنفُسِهِم مَّا خَلَقَ ٱللَّهُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَأَجَلٍ مُّسَمًّى وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ ٱلنَّاسِ بِلِقَآئِ رَبِّهِمْ لَكَٰفِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир күкләр арасында булган нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ كَانُوٓا۟ أَشَدَّ مِنْهُمْ قُوَّةً وَأَثَارُوا۟ ٱلْأَرْضَ وَعَمَرُوهَآ أَكْثَرَ مِمَّا عَمَرُوهَا وَجَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيَظْلِمَهُمْ وَلَٰكِن كَانُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, вә үзләреннән элек һәлак булган кәферләрнең хәленә карамыйлармы, алар куәттә болардан артык иделәр, җирне сөрделәр вә биналарны мәхкәм итеп күп төзеделәр боларныкыннан артык итеп, вә аларга пәйгамбәрләре могҗизалар вә ачык аңлатмалар белән килделәр, Аллаһ аларны золым итмәде, ләкин алар Аллаһуга каршы барып үзләренә золым иттеләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ كَانَ عَٰقِبَةَ ٱلَّذِينَ أَسَٰٓـُٔوا۟ ٱلسُّوٓأَىٰٓ أَن كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ وَكَانُوا۟ بِهَا يَسْتَهْزِءُونَ
Yakub Ibn Nugman Соңра явызларның ахыр хәле барачак җире бик явыз җәһәннәм булды, алар Аллаһуның аятьләрен ялганга тоттылар һәм аятьләрдән көләр булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ ثُمَّ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәч, тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, соңра хөкем ителер өчен Аллаһуга кайтарылырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَوْمَ تَقُومُ ٱلسَّاعَةُ يُبْلِسُ ٱلْمُجْرِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көне булгач, кәферләр Аллаһуның рәхмәтеннән өмет, өзеп сөйләшмичә тик торырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَمْ يَكُن لَّهُم مِّن شُرَكَآئِهِمْ شُفَعَٰٓؤُا۟ وَكَانُوا۟ بِشُرَكَآئِهِمْ كَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан башканы Илаһә тоткан нәрсәләре ул көндә аларны ґәзабтан коткарырга шәфәгатьче булмаслар, вә ул мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрен инкяр итәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَوْمَ تَقُومُ ٱلسَّاعَةُ يَوْمَئِذٍ يَتَفَرَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнне җәннәткә керәсе мөэминнәр, җәһәннәмгә керәсе кешеләрдән аерылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ فَهُمْ فِى رَوْضَةٍ يُحْبَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә шатланып йөрерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّا ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا وَلِقَآئِ ٱلْـَٔاخِرَةِ فَأُو۟لَٰٓئِكَ فِى ٱلْعَذَابِ مُحْضَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә әмма аятьләребезне һәм терелеп ахирәттә Безгә юлыгуны инкяр итеп кәфер булган кешеләр, ґәзабка хафыйз ителерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسُبْحَٰنَ ٱللَّهِ حِينَ تُمْسُونَ وَحِينَ تُصْبِحُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ һәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кергәндә намазлар укып Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَهُ ٱلْحَمْدُ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَعَشِيًّا وَحِينَ تُظْهِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаһуны мактап, тәсбихләр әйтегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُخْرِجُ ٱلْحَىَّ مِنَ ٱلْمَيِّتِ وَيُخْرِجُ ٱلْمَيِّتَ مِنَ ٱلْحَىِّ وَيُحْىِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا وَكَذَٰلِكَ تُخْرَجُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ терекне үлектән чыгарыр, ягъни үлекне тергезер, дәхи үлекне теректән чыгарыр, ягъни терене үтерер, вә җирне кыш үлгәннән соң яз яңгыр белән терелтер, сез дә әнә шулай терелеп каберләрегездән чыгарылмыш булырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦٓ أَنْ خَلَقَكُم مِّن تُرَابٍ ثُمَّ إِذَآ أَنتُم بَشَرٌ تَنتَشِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт иткән нәрсәләрдән берсе асылыгыз Адәм г-мне туфрактан халык итте, соңра сез кеше булып җир йөзенә таралдыгыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦٓ أَنْ خَلَقَ لَكُم مِّنْ أَنفُسِكُمْ أَزْوَٰجًا لِّتَسْكُنُوٓا۟ إِلَيْهَا وَجَعَلَ بَيْنَكُم مَّوَدَّةً وَرَحْمَةً إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦ خَلْقُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَٱخْتِلَٰفُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَٰنِكُمْ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّلْعَٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦ مَنَامُكُم بِٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ وَٱبْتِغَآؤُكُم مِّن فَضْلِهِۦٓ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَسْمَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр кичләрен вә көндезләрен йоклап рәхәтләнүегез, вә көндезләрен Аллаһуның фазълыннан дөнья ахирәтләрегезне кәсеп итүегез, әлбәттә, бу эшләрдә игътибар белән тыңлаучыларга Аллаһуның кодрәтенә дәлилләр бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦ يُرِيكُمُ ٱلْبَرْقَ خَوْفًا وَطَمَعًا وَيُنَزِّلُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَيُحْىِۦ بِهِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَآ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр сезгә яшенне күрсәтүе, яшеннән куркып, яңгырны өмет иткәнегез хәлдә, һәм күктән яңгыр иңдереп үлгән җирне тергезүе, Аллаһуның бу эшеңдә дә гакыллы кешеләргә дәлил бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦٓ أَن تَقُومَ ٱلسَّمَآءُ وَٱلْأَرْضُ بِأَمْرِهِۦ ثُمَّ إِذَا دَعَاكُمْ دَعْوَةً مِّنَ ٱلْأَرْضِ إِذَآ أَنتُمْ تَخْرُجُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр җир вә күкнең терәүсез Аллаһуның кодрәте белән торулары, соңра, Исрафил фәрештә каберләрегездән чыгыгыз, дип бер мәртәбә әйтсә, шулвакыт һич кичекмичә чыгарсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَهُۥ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ كُلٌّ لَّهُۥ قَٰنِتُونَ
Yakub Ibn Nugman Җир вә күкләрдә булган мәхлукълар барчасы Аллаһу тәгаләнекедер, һәрберсе Аллаһуга итагать итәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهُوَ ٱلَّذِى يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ وَهُوَ أَهْوَنُ عَلَيْهِ وَلَهُ ٱلْمَثَلُ ٱلْأَعْلَىٰ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ضَرَبَ لَكُم مَّثَلًا مِّنْ أَنفُسِكُمْ هَل لَّكُم مِّن مَّا مَلَكَتْ أَيْمَٰنُكُم مِّن شُرَكَآءَ فِى مَا رَزَقْنَٰكُمْ فَأَنتُمْ فِيهِ سَوَآءٌ تَخَافُونَهُمْ كَخِيفَتِكُمْ أَنفُسَكُمْ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ ٱلْـَٔايَٰتِ لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз. Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк. Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلِ ٱتَّبَعَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ أَهْوَآءَهُم بِغَيْرِ عِلْمٍ فَمَن يَهْدِى مَنْ أَضَلَّ ٱللَّهُ وَمَا لَهُم مِّن نَّٰصِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَقِمْ وَجْهَكَ لِلدِّينِ حَنِيفًا فِطْرَتَ ٱللَّهِ ٱلَّتِى فَطَرَ ٱلنَّاسَ عَلَيْهَا لَا تَبْدِيلَ لِخَلْقِ ٱللَّهِ ذَٰلِكَ ٱلدِّينُ ٱلْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни кешеләрне Аллаһ ислам дине өчен генә халык кылды, димәк кешенең чын кеше булуы ислам дине беләндер, югалган кешелекне исламнан табып алыгыз! Аллаһуның диненә үзгәрмәк юктыр, бу ислам дине гаять туры, гаять көчле, кыямәткә чаклы каим диндер, ләкин күбрәк кешеләр исламның хаклыгын белмиләр. "Ий кешеләр! Исламнан сукыр булып кешесезлек белән тәрбияләнмәгез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُنِيبِينَ إِلَيْهِ وَٱتَّقُوهُ وَأَقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَلَا تَكُونُوا۟ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуга мөрәҗәгать итеп һәрвакыт Аңа итагатьтә булыгыз, вә Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, дәхи намазларыгызны вакытында укыгыз, һәм һичнәрсәне Аллаһуга тиң кылмагыз, мөшрикләрдән булмагыз!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِنَ ٱلَّذِينَ فَرَّقُوا۟ دِينَهُمْ وَكَانُوا۟ شِيَعًا كُلُّ حِزْبٍۭ بِمَا لَدَيْهِمْ فَرِحُونَ
Yakub Ibn Nugman Шул кавемнәрдән булмагыз, алар диннәрен төрле кисәкләргә бүлделәр, вә алар төрле-төрле мәзһәб ияләре булдылар, вә ул төрле мәзһәб ияләре һәрбере үзенең батыл динен хак дип белеп шатланыр. Ләкин Ислам динендә мәзһәбләргә бүленү хәрамдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا مَسَّ ٱلنَّاسَ ضُرٌّ دَعَوْا۟ رَبَّهُم مُّنِيبِينَ إِلَيْهِ ثُمَّ إِذَآ أَذَاقَهُم مِّنْهُ رَحْمَةً إِذَا فَرِيقٌ مِّنْهُم بِرَبِّهِمْ يُشْرِكُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр кешене зарар тотса, инабәт илә ихлас Раббысына дога кыладыр, соңра Аллаһ алардан зарарны алып рәхмәте белән рәхәтлекне, шатлыкны татытса, шулвакыт алардан җәмәгать Аллаһуга мәхлукъны тиңдәш итеп мөшрик булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِيَكْفُرُوا۟ بِمَآ ءَاتَيْنَٰهُمْ فَتَمَتَّعُوا۟ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Без биргән нигъмәтләргә шөкер итмиләр, әлбәттә, көферлек кылалар. Ий Аллаһ дошманнары, дөньяда аз гына файдаланыгыз, ґәзабыгызны тиздән белерсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ أَنزَلْنَا عَلَيْهِمْ سُلْطَٰنًا فَهُوَ يَتَكَلَّمُ بِمَا كَانُوا۟ بِهِۦ يُشْرِكُونَ
Yakub Ibn Nugman Әллә Аллаһуның тиңдәше барлыгын дөресләп сөйли торган китап яки фәрештә иңдердекме аларга?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَآ أَذَقْنَا ٱلنَّاسَ رَحْمَةً فَرِحُوا۟ بِهَا وَإِن تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌۢ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ إِذَا هُمْ يَقْنَطُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр кешеләргә байлык, сәламәтлек рәхәтлекләрен татытсак, аның өчең шатланыр, вә әгәр үзләре кәсеп иткән гөнаһлары сәбәпле катылык ирешсә, ул вакытта алар Аллаһуның рәхмәтеннән өметләрен өзәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَبْسُطُ ٱلرِّزْقَ لِمَن يَشَآءُ وَيَقْدِرُ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Күрмиләрме, Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенең ризыгын тар кылыр. Аллаһуның бу эшендә мөэминнәр өчен гыйбрәт бардыр. Чөнки бу эш кешеләр ихтыярында түгел, фәкать Аллаһ ихтыярындадыр. Хак мөэмин нинди хәлдә дә риза булып Аллаһуга итагать итәргә тиеш.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَـَٔاتِ ذَا ٱلْقُرْبَىٰ حَقَّهُۥ وَٱلْمِسْكِينَ وَٱبْنَ ٱلسَّبِيلِ ذَٰلِكَ خَيْرٌ لِّلَّذِينَ يُرِيدُونَ وَجْهَ ٱللَّهِ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
Yakub Ibn Nugman Инде малыңнан якын кардәшләреңнең хакын бир, вә мескеннәргә, мөсафирларга дә хакларын бир, бу әйткәннәрне үтәмәк Аллаһуның ризасын эстәгән мөэминнәргә хәерледер, вә алар газаптан котылып изге теләкләренә ирешүчеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ ءَاتَيْتُم مِّن رِّبًا لِّيَرْبُوَا۟ فِىٓ أَمْوَٰلِ ٱلنَّاسِ فَلَا يَرْبُوا۟ عِندَ ٱللَّهِ وَمَآ ءَاتَيْتُم مِّن زَكَوٰةٍ تُرِيدُونَ وَجْهَ ٱللَّهِ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُضْعِفُونَ
Yakub Ibn Nugman Кешеләрдән күбрәк алыр өчен биргән садака вә бүләкләрегезгә сәваб юктыр Аллаһ хозурында, Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелгән садаканың әҗере ике өлеш бирелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَكُمْ ثُمَّ رَزَقَكُمْ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يُحْيِيكُمْ هَلْ مِن شُرَكَآئِكُم مَّن يَفْعَلُ مِن ذَٰلِكُم مِّن شَىْءٍ سُبْحَٰنَهُۥ وَتَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ сезне халык кылды, соңра ризыкландырды, соңра үтерер, соңра хисап өчен тергезер, инде сезнең Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыздан яки ишаннарыгыздан шул эшләрне эшләүчеләре бармы? Ул – Аллаһ аларның шәрик кылган нәрсәләреннән пакь вә бөектер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ظَهَرَ ٱلْفَسَادُ فِى ٱلْبَرِّ وَٱلْبَحْرِ بِمَا كَسَبَتْ أَيْدِى ٱلنَّاسِ لِيُذِيقَهُم بَعْضَ ٱلَّذِى عَمِلُوا۟ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Yakub Ibn Nugman Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды, Аллаһудан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды, кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук ґәзабны татытмаклыгыбыз өчен, шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ سِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَٱنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلُ كَانَ أَكْثَرُهُم مُّشْرِكِينَ
Yakub Ibn Nugman Әйт: "Җир өстендә йөрегез, сездән элек яшәгән кәферләрнең хәлен, ничек һәлак булуларын карагыз, аларның күбрәге мөшрик иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَقِمْ وَجْهَكَ لِلدِّينِ ٱلْقَيِّمِ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِىَ يَوْمٌ لَّا مَرَدَّ لَهُۥ مِنَ ٱللَّهِ يَوْمَئِذٍ يَصَّدَّعُونَ
Yakub Ibn Nugman Инде батылдан вә нәҗестән пакь һәм туры булган хак дин исламга йөзеңне юнәлдер, Аллаһудан дөньяга кире кайтарылу булмый торган көн килмәс борын, ул көндә кешеләр төрле дәрәҗәләргә бүленерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَن كَفَرَ فَعَلَيْهِ كُفْرُهُۥ وَمَنْ عَمِلَ صَٰلِحًا فَلِأَنفُسِهِمْ يَمْهَدُونَ
Yakub Ibn Nugman Берәү Аллаһуга карышып кәфер булса, кәферлеге үзенәдер, вә берәү Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәттә үзләренә урын хәзерләрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ مِن فَضْلِهِۦٓ إِنَّهُۥ لَا يُحِبُّ ٱلْكَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Алар иман китереп изге гамәлләр кылганнары өчен тиешле сәвабны биргәннән соң дәхи фазълыннан артык савап бирсен өчен, тәхкыйк Аллаһ имансызларны сөймидер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِنْ ءَايَٰتِهِۦٓ أَن يُرْسِلَ ٱلرِّيَاحَ مُبَشِّرَٰتٍ وَلِيُذِيقَكُم مِّن رَّحْمَتِهِۦ وَلِتَجْرِىَ ٱلْفُلْكُ بِأَمْرِهِۦ وَلِتَبْتَغُوا۟ مِن فَضْلِهِۦ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр яңгыр белән шатландыручы җилне җибәрүе, вә рәхмәте белән яңгырдан үстергән ризыкларны таратуы, вә Аның әмере илә диңгезләрдә көймәләрнең йөрүе, вә төрле эшләр, сәүдәләр белән Аллаһуның фазълыннан ризык кәсеп итүегез, шаять болар өчен шөкер итәрсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ رُسُلًا إِلَىٰ قَوْمِهِمْ فَجَآءُوهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَٱنتَقَمْنَا مِنَ ٱلَّذِينَ أَجْرَمُوا۟ وَكَانَ حَقًّا عَلَيْنَا نَصْرُ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без синнән элек пәйгамбәрләрне үзләренең кавемнәренә җибәрдек, алар ачык аңлатмалар белән килделәр, ләкин – кавемнәре ышанмады, Без аларны һәлак иттек, ґәһедебездә мөэминнәргә ярдәм итмәк Безгә лязем булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ ٱلَّذِى يُرْسِلُ ٱلرِّيَٰحَ فَتُثِيرُ سَحَابًا فَيَبْسُطُهُۥ فِى ٱلسَّمَآءِ كَيْفَ يَشَآءُ وَيَجْعَلُهُۥ كِسَفًا فَتَرَى ٱلْوَدْقَ يَخْرُجُ مِنْ خِلَٰلِهِۦ فَإِذَآ أَصَابَ بِهِۦ مَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦٓ إِذَا هُمْ يَسْتَبْشِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ җилләрне җибәрер вә алар белән болытларны күтәрер, вә ул болытларны үзе теләгәнчә бер-берсенә кушып туплар, вә кисәкләргә бүләр, күрерсең яңгырны болытлар арасыннан чыгар, әгәр ул болытларны үзе теләгән бәндәләренә ирештереп яңгыр яудырса, шулвакытта алар шатланырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن كَانُوا۟ مِن قَبْلِ أَن يُنَزَّلَ عَلَيْهِم مِّن قَبْلِهِۦ لَمُبْلِسِينَ
Yakub Ibn Nugman Гәрчә яңгырдан элек яңгыр яудан өметсез булсалар да.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱنظُرْ إِلَىٰٓ ءَاثَٰرِ رَحْمَتِ ٱللَّهِ كَيْفَ يُحْىِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَآ إِنَّ ذَٰلِكَ لَمُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Yakub Ibn Nugman Карагыл Аллаһуның рәхмәте белән иңгән яңгырга, корылыктан үлгән җирне яңгыр белән ничек тергезә, ошбу нәрсәләргә көче җиткән Аллаһуның үлгән кешеләрне тергезергә, әлбәттә, көче җитәр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَئِنْ أَرْسَلْنَا رِيحًا فَرَأَوْهُ مُصْفَرًّا لَّظَلُّوا۟ مِنۢ بَعْدِهِۦ يَكْفُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр зарарлы җил җибәрсәк, игеннәрне вә үләннәрне саргаймыш күрсәләр, әлбәттә, игеннәре саргаймыш соңында кешеләр Аллаһуга ышануны вә нигъмәтләренә шөкер итүне инкяр итәр иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّكَ لَا تُسْمِعُ ٱلْمَوْتَىٰ وَلَا تُسْمِعُ ٱلصُّمَّ ٱلدُّعَآءَ إِذَا وَلَّوْا۟ مُدْبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Син, әлбәттә, мәет кеби күңеле үлгән кешеләргә иманга, исламга чакыруыңны ишеттерә алмассың, вә сине ялганга тотып хактан баш тарткан саңгырауларга да ишеттерә алмассың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَنتَ بِهَٰدِ ٱلْعُمْىِ عَن ضَلَٰلَتِهِمْ إِن تُسْمِعُ إِلَّا مَن يُؤْمِنُ بِـَٔايَٰتِنَا فَهُم مُّسْلِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи сукырларны адашуларыннан туры юлга күндерәчәк түгелсең, син ишеттерә алмассың, мәгәр аятьләребезгә иман китергән инсафлы кешеләргә ишеттерә алырсың, алар ислам динен дөресләп тотучы мөселманнардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَكُم مِّن ضَعْفٍ ثُمَّ جَعَلَ مِنۢ بَعْدِ ضَعْفٍ قُوَّةً ثُمَّ جَعَلَ مِنۢ بَعْدِ قُوَّةٍ ضَعْفًا وَشَيْبَةً يَخْلُقُ مَا يَشَآءُ وَهُوَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْقَدِيرُ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ сезне халык кылды вә зәгыйфь итеп дөньяга китерде, соңра зәгыйфьлегегездән соң куәтле итте, соңра куәт соңында картлык вә зәгыйфьлекне бирде, Аллаһ үзе теләгәнчә халык кылыр, Ул белүче вә кадирдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَوْمَ تَقُومُ ٱلسَّاعَةُ يُقْسِمُ ٱلْمُجْرِمُونَ مَا لَبِثُوا۟ غَيْرَ سَاعَةٍ كَذَٰلِكَ كَانُوا۟ يُؤْفَكُونَ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт торгызылган көндә имансызлар кабердә бер сәгатьтән артык тормадык, дип ант итәрләр, алар кабердә күпме торулары хакында ялган сөйләгәннәре кебек, дөньяда вакытларында, терелү юк, дип ялганлыйлар иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْعِلْمَ وَٱلْإِيمَٰنَ لَقَدْ لَبِثْتُمْ فِى كِتَٰبِ ٱللَّهِ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْبَعْثِ فَهَٰذَا يَوْمُ ٱلْبَعْثِ وَلَٰكِنَّكُمْ كُنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Белем вә иман бирелгән фәрештәләр вә адәмнәр аларны ялганчы кылып әйтерләр: "Аллаһ китабы Коръәндә әйтелгәнчә, кубарылмас көненә чаклы кабердә яттыгыз, менә бүген каберләрдән кубарылу Көнедер, ләкин сез аның булачагын белмәдегез."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيَوْمَئِذٍ لَّا يَنفَعُ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مَعْذِرَتُهُمْ وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул көндә залимнәргә гозер күрсәтүләре файда бирмәс, вә ул көндә гыйбадәт белән Аллаһуны риза кылу алардан соралмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ ضَرَبْنَا لِلنَّاسِ فِى هَٰذَا ٱلْقُرْءَانِ مِن كُلِّ مَثَلٍ وَلَئِن جِئْتَهُم بِـَٔايَةٍ لَّيَقُولَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا مُبْطِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк ошбу Коръәндә кешеләргә хөкемнәрне, төрле мисалларны вә ґәҗәеб хәлләрне бәян иттек, әгәр син төрле могҗизалар белән килгән булсаң, әлбәттә, имансыз кешеләр әйтерләр иде: сез фәкать ялганчыларсыз, дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ يَطْبَعُ ٱللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِ ٱلَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Әнә шуның кеби хакның хаклыгын белмәгән җаһил булмаган кешеләрнең күңелләренә мөһер басар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَلَا يَسْتَخِفَّنَّكَ ٱلَّذِينَ لَا يُوقِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, аларның әйткән ялган сүзләренә сабыр ит, чыда, кубарылуга ышанмаган кешеләр, сабырсызлыгың сәбәпле, сине гакылсыз итмәсеннәр. Сабыр итсәң Аллаһ ташламас, эшең уңышлы булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Al-Ankaboot сүрәсе
Luqman сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.