caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yunus сүрәсе يونس

109 аять · Мәккә · иңү тәртибе 51

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓر تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱلْكِتَٰبِ ٱلْحَكِيمِ

Yakub Ibn NugmanОшбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَكَانَ لِلنَّاسِ عَجَبًا أَنْ أَوْحَيْنَآ إِلَىٰ رَجُلٍ مِّنْهُمْ أَنْ أَنذِرِ ٱلنَّاسَ وَبَشِّرِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَنَّ لَهُمْ قَدَمَ صِدْقٍ عِندَ رَبِّهِمْ قَالَ ٱلْكَٰفِرُونَ إِنَّ هَٰذَا لَسَٰحِرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanҮзләреннән бер иргә: "Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр", – дип вәхий кылуыбыз кешеләргә ґәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: "Әлбәттә, бу Коръән – ачык сихердер".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكُمُ ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ ٱسْتَوَىٰ عَلَى ٱلْعَرْشِ يُدَبِّرُ ٱلْأَمْرَ مَا مِن شَفِيعٍ إِلَّا مِنۢ بَعْدِ إِذْنِهِۦ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ فَٱعْبُدُوهُ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра игътибарын Ґәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә шәфәгать итүче булмас, мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне кылучы Раббыгыз – Аллаһ, аңар гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән вәгазьләнмәссезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَيْهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا وَعْدَ ٱللَّهِ حَقًّا إِنَّهُۥ يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ لِيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ بِٱلْقِسْطِ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَهُمْ شَرَابٌ مِّنْ حَمِيمٍ وَعَذَابٌ أَلِيمٌۢ بِمَا كَانُوا۟ يَكْفُرُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул башлап халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган кешеләргә гаделлек белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре өчен рәнҗеткүче ґәзаб, вә кайнар сасы сулар булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى جَعَلَ ٱلشَّمْسَ ضِيَآءً وَٱلْقَمَرَ نُورًا وَقَدَّرَهُۥ مَنَازِلَ لِتَعْلَمُوا۟ عَدَدَ ٱلسِّنِينَ وَٱلْحِسَابَ مَا خَلَقَ ٱللَّهُ ذَٰلِكَ إِلَّا بِٱلْحَقِّ يُفَصِّلُ ٱلْـَٔايَٰتِ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanКөндез кояшны, кич айны нур-якты кылучы зат та Аллаһу тәгаләдер, елларны вә башка хисапларны белмәгебез өчен ул айга урыннар билгеләде. Аллаһ, бу нәрсәләрне бушка гына төземәде, мәгәр хаклык белән төзеде, ягъни Аллаһ төзегән нәрсәләрдән файдаланган һәрбер кеше җаваплы. Аллаһ хакны – хак дип белүчеләргә дәлилләрне ачык бәян кыла.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ٱخْتِلَٰفِ ٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ وَمَا خَلَقَ ٱللَّهُ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanКөн белән төннең бер-берсенә хыйлаф булып аллы-артлы килеп-китеп торуларында һәм җирдә вә күкләрдә Аллаһ төзегән нәрсәләрдә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан курыккан кешеләр өчен гыйбрәтләр һәм вәгазьләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَآءَنَا وَرَضُوا۟ بِٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَٱطْمَأَنُّوا۟ بِهَا وَٱلَّذِينَ هُمْ عَنْ ءَايَٰتِنَا غَٰفِلُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән гафил кешеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ مَأْوَىٰهُمُ ٱلنَّارُ بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ يَهْدِيهِمْ رَبُّهُم بِإِيمَٰنِهِمْ تَجْرِى مِن تَحْتِهِمُ ٱلْأَنْهَٰرُ فِى جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ

Yakub Ibn NugmanИман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры җәннәтләр юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм асларыннан елгалар агып торыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

دَعْوَىٰهُمْ فِيهَا سُبْحَٰنَكَ ٱللَّهُمَّ وَتَحِيَّتُهُمْ فِيهَا سَلَٰمٌ وَءَاخِرُ دَعْوَىٰهُمْ أَنِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanҖәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: "Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең", – дип әйтү булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре "сәлам" булыр, вә аларның ахыр сүзләре: "Мактау бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле", – дип әйтмәк булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ يُعَجِّلُ ٱللَّهُ لِلنَّاسِ ٱلشَّرَّ ٱسْتِعْجَالَهُم بِٱلْخَيْرِ لَقُضِىَ إِلَيْهِمْ أَجَلُهُمْ فَنَذَرُ ٱلَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَآءَنَا فِى طُغْيَٰنِهِمْ يَعْمَهُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, аларның бозык эшләре өчен ґәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү белән үлүләре хөкем ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне һәлак итмичә, азгынлыкларында хәйран итеп калдырырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَسَّ ٱلْإِنسَٰنَ ٱلضُّرُّ دَعَانَا لِجَنۢبِهِۦٓ أَوْ قَاعِدًا أَوْ قَآئِمًا فَلَمَّا كَشَفْنَا عَنْهُ ضُرَّهُۥ مَرَّ كَأَن لَّمْ يَدْعُنَآ إِلَىٰ ضُرٍّ مَّسَّهُۥ كَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِلْمُسْرِفِينَ مَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһуга итагать итмәгән динсез кешегә берәр катырак зарар ирешсә, ятып яки утырып, яки басып бездә дога кыладыр, кайчан Без аның зарар вә кайгысын бетерсәк, гүя аңа ирешкән зарар өчен безгә дога да кылмаган кеби булып әүвәлге азгынлыгына төшә. Әнә шулай хак юлдан чыккан кешеләрнең кылган бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَهْلَكْنَا ٱلْقُرُونَ مِن قَبْلِكُمْ لَمَّا ظَلَمُوا۟ وَجَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ وَمَا كَانُوا۟ لِيُؤْمِنُوا۟ كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْقَوْمَ ٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан гыйбрәт алыгыз! Рәсүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре белән килделәр, шулай да иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне җәза кылачакбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ جَعَلْنَٰكُمْ خَلَٰٓئِفَ فِى ٱلْأَرْضِ مِنۢ بَعْدِهِمْ لِنَنظُرَ كَيْفَ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп тармаклыгыбыз өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَاتُنَا بَيِّنَٰتٍ قَالَ ٱلَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَآءَنَا ٱئْتِ بِقُرْءَانٍ غَيْرِ هَٰذَآ أَوْ بَدِّلْهُ قُلْ مَا يَكُونُ لِىٓ أَنْ أُبَدِّلَهُۥ مِن تِلْقَآئِ نَفْسِىٓ إِنْ أَتَّبِعُ إِلَّا مَا يُوحَىٰٓ إِلَىَّ إِنِّىٓ أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّى عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАчык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр әйттеләр: "Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт", – дип. Син аларга әйт: "Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә мөмкин түгел, чөнки ул Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә генә иярәмен, әгәр мин Раббыма андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ "кыямәт" көненең ґәзабыннан куркамын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لَّوْ شَآءَ ٱللَّهُ مَا تَلَوْتُهُۥ عَلَيْكُمْ وَلَآ أَدْرَىٰكُم بِهِۦ فَقَدْ لَبِثْتُ فِيكُمْ عُمُرًا مِّن قَبْلِهِۦٓ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanСин аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِـَٔايَٰتِهِۦٓ إِنَّهُۥ لَا يُفْلِحُ ٱلْمُجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَٰٓؤُلَآءِ شُفَعَٰٓؤُنَا عِندَ ٱللَّهِ قُلْ أَتُنَبِّـُٔونَ ٱللَّهَ بِمَا لَا يَعْلَمُ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَلَا فِى ٱلْأَرْضِ سُبْحَٰنَهُۥ وَتَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: "Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез", – дип. Син аларга әйт: "Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ ٱلنَّاسُ إِلَّآ أُمَّةً وَٰحِدَةً فَٱخْتَلَفُوا۟ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَقُضِىَ بَيْنَهُمْ فِيمَا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ ءَايَةٌ مِّن رَّبِّهِۦ فَقُلْ إِنَّمَا ٱلْغَيْبُ لِلَّهِ فَٱنتَظِرُوٓا۟ إِنِّى مَعَكُم مِّنَ ٱلْمُنتَظِرِينَ

Yakub Ibn NugmanЯнә алар әйтәләр: "Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: "Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَآ أَذَقْنَا ٱلنَّاسَ رَحْمَةً مِّنۢ بَعْدِ ضَرَّآءَ مَسَّتْهُمْ إِذَا لَهُم مَّكْرٌ فِىٓ ءَايَاتِنَا قُلِ ٱللَّهُ أَسْرَعُ مَكْرًا إِنَّ رُسُلَنَا يَكْتُبُونَ مَا تَمْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى يُسَيِّرُكُمْ فِى ٱلْبَرِّ وَٱلْبَحْرِ حَتَّىٰٓ إِذَا كُنتُمْ فِى ٱلْفُلْكِ وَجَرَيْنَ بِهِم بِرِيحٍ طَيِّبَةٍ وَفَرِحُوا۟ بِهَا جَآءَتْهَا رِيحٌ عَاصِفٌ وَجَآءَهُمُ ٱلْمَوْجُ مِن كُلِّ مَكَانٍ وَظَنُّوٓا۟ أَنَّهُمْ أُحِيطَ بِهِمْ دَعَوُا۟ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ لَئِنْ أَنجَيْتَنَا مِنْ هَٰذِهِۦ لَنَكُونَنَّ مِنَ ٱلشَّٰكِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз", – диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّآ أَنجَىٰهُمْ إِذَا هُمْ يَبْغُونَ فِى ٱلْأَرْضِ بِغَيْرِ ٱلْحَقِّ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِنَّمَا بَغْيُكُمْ عَلَىٰٓ أَنفُسِكُم مَّتَٰعَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُكُمْ فَنُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا مَثَلُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا كَمَآءٍ أَنزَلْنَٰهُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ فَٱخْتَلَطَ بِهِۦ نَبَاتُ ٱلْأَرْضِ مِمَّا يَأْكُلُ ٱلنَّاسُ وَٱلْأَنْعَٰمُ حَتَّىٰٓ إِذَآ أَخَذَتِ ٱلْأَرْضُ زُخْرُفَهَا وَٱزَّيَّنَتْ وَظَنَّ أَهْلُهَآ أَنَّهُمْ قَٰدِرُونَ عَلَيْهَآ أَتَىٰهَآ أَمْرُنَا لَيْلًا أَوْ نَهَارًا فَجَعَلْنَٰهَا حَصِيدًا كَأَن لَّمْ تَغْنَ بِٱلْأَمْسِ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ ٱلْـَٔايَٰتِ لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән кешеләр вә хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур чәчәкләрен чыгарып зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, үскән нәрсәләрнең һәммәсен һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтле аятьләребезне бәян кылабыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ يَدْعُوٓا۟ إِلَىٰ دَارِ ٱلسَّلَٰمِ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ إِلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. (Аллаһу тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы Коръән Кәримдер).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ ٱلْحُسْنَىٰ وَزِيَادَةٌ وَلَا يَرْهَقُ وُجُوهَهُمْ قَتَرٌ وَلَا ذِلَّةٌ أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلْجَنَّةِ هُمْ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ كَسَبُوا۟ ٱلسَّيِّـَٔاتِ جَزَآءُ سَيِّئَةٍۭ بِمِثْلِهَا وَتَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ مَّا لَهُم مِّنَ ٱللَّهِ مِنْ عَاصِمٍ كَأَنَّمَآ أُغْشِيَتْ وُجُوهُهُمْ قِطَعًا مِّنَ ٱلَّيْلِ مُظْلِمًا أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلنَّارِ هُمْ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ نَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ نَقُولُ لِلَّذِينَ أَشْرَكُوا۟ مَكَانَكُمْ أَنتُمْ وَشُرَكَآؤُكُمْ فَزَيَّلْنَا بَيْنَهُمْ وَقَالَ شُرَكَآؤُهُم مَّا كُنتُمْ إِيَّانَا تَعْبُدُونَ

Yakub Ibn NugmanБер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә үзегез һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның араларында булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт кылмадыгыз, безгә гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَفَىٰ بِٱللَّهِ شَهِيدًۢا بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمْ إِن كُنَّا عَنْ عِبَادَتِكُمْ لَغَٰفِلِينَ

Yakub Ibn Nugman"Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә гыйбадәт кылуыгыздан без гафил булдык", – диярләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُنَالِكَ تَبْلُوا۟ كُلُّ نَفْسٍ مَّآ أَسْلَفَتْ وَرُدُّوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ مَوْلَىٰهُمُ ٱلْحَقِّ وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanШул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ مَن يَرْزُقُكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ أَمَّن يَمْلِكُ ٱلسَّمْعَ وَٱلْأَبْصَٰرَ وَمَن يُخْرِجُ ٱلْحَىَّ مِنَ ٱلْمَيِّتِ وَيُخْرِجُ ٱلْمَيِّتَ مِنَ ٱلْحَىِّ وَمَن يُدَبِّرُ ٱلْأَمْرَ فَسَيَقُولُونَ ٱللَّهُ فَقُلْ أَفَلَا تَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanСорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: "Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمُ ٱلْحَقُّ فَمَاذَا بَعْدَ ٱلْحَقِّ إِلَّا ٱلضَّلَٰلُ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَٰلِكَ حَقَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ عَلَى ٱلَّذِينَ فَسَقُوٓا۟ أَنَّهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هَلْ مِن شُرَكَآئِكُم مَّن يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ قُلِ ٱللَّهُ يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هَلْ مِن شُرَكَآئِكُم مَّن يَهْدِىٓ إِلَى ٱلْحَقِّ قُلِ ٱللَّهُ يَهْدِى لِلْحَقِّ أَفَمَن يَهْدِىٓ إِلَى ٱلْحَقِّ أَحَقُّ أَن يُتَّبَعَ أَمَّن لَّا يَهِدِّىٓ إِلَّآ أَن يُهْدَىٰ فَمَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Хак юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга иярергә, баш ияргә тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне кыласыз?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَتَّبِعُ أَكْثَرُهُمْ إِلَّا ظَنًّا إِنَّ ٱلظَّنَّ لَا يُغْنِى مِنَ ٱلْحَقِّ شَيْـًٔا إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِمَا يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanЗан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү – дөреслекнең һичбер өлешенә ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ هَٰذَا ٱلْقُرْءَانُ أَن يُفْتَرَىٰ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلَٰكِن تَصْدِيقَ ٱلَّذِى بَيْنَ يَدَيْهِ وَتَفْصِيلَ ٱلْكِتَٰبِ لَا رَيْبَ فِيهِ مِن رَّبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanБу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелгәнлегендә һич шик юк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ قُلْ فَأْتُوا۟ بِسُورَةٍ مِّثْلِهِۦ وَٱدْعُوا۟ مَنِ ٱسْتَطَعْتُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ كَذَّبُوا۟ بِمَا لَمْ يُحِيطُوا۟ بِعِلْمِهِۦ وَلَمَّا يَأْتِهِمْ تَأْوِيلُهُۥ كَذَٰلِكَ كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّن يُؤْمِنُ بِهِۦ وَمِنْهُم مَّن لَّا يُؤْمِنُ بِهِۦ وَرَبُّكَ أَعْلَمُ بِٱلْمُفْسِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن كَذَّبُوكَ فَقُل لِّى عَمَلِى وَلَكُمْ عَمَلُكُمْ أَنتُم بَرِيٓـُٔونَ مِمَّآ أَعْمَلُ وَأَنَا۠ بَرِىٓءٌ مِّمَّا تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّن يَسْتَمِعُونَ إِلَيْكَ أَفَأَنتَ تُسْمِعُ ٱلصُّمَّ وَلَوْ كَانُوا۟ لَا يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanАлардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنْهُم مَّن يَنظُرُ إِلَيْكَ أَفَأَنتَ تَهْدِى ٱلْعُمْىَ وَلَوْ كَانُوا۟ لَا يُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَظْلِمُ ٱلنَّاسَ شَيْـًٔا وَلَٰكِنَّ ٱلنَّاسَ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә золым итәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ كَأَن لَّمْ يَلْبَثُوٓا۟ إِلَّا سَاعَةً مِّنَ ٱلنَّهَارِ يَتَعَارَفُونَ بَيْنَهُمْ قَدْ خَسِرَ ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِلِقَآءِ ٱللَّهِ وَمَا كَانُوا۟ مُهْتَدِينَ

Yakub Ibn NugmanКешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِمَّا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ ٱلَّذِى نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ ثُمَّ ٱللَّهُ شَهِيدٌ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِكُلِّ أُمَّةٍ رَّسُولٌ فَإِذَا جَآءَ رَسُولُهُمْ قُضِىَ بَيْنَهُم بِٱلْقِسْطِ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanВә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لَّآ أَمْلِكُ لِنَفْسِى ضَرًّا وَلَا نَفْعًا إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُ لِكُلِّ أُمَّةٍ أَجَلٌ إِذَا جَآءَ أَجَلُهُمْ فَلَا يَسْتَـْٔخِرُونَ سَاعَةً وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَرَءَيْتُمْ إِنْ أَتَىٰكُمْ عَذَابُهُۥ بَيَٰتًا أَوْ نَهَارًا مَّاذَا يَسْتَعْجِلُ مِنْهُ ٱلْمُجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның кайсына ашыгырлар?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَثُمَّ إِذَا مَا وَقَعَ ءَامَنتُم بِهِۦٓ ءَآلْـَٰٔنَ وَقَدْ كُنتُم بِهِۦ تَسْتَعْجِلُونَ

Yakub Ibn Nugman"Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ قِيلَ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلْخُلْدِ هَلْ تُجْزَوْنَ إِلَّا بِمَا كُنتُمْ تَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек ґәзабны татыгыз. Сез һичнәрсә өчен түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен ґәзаб кылынасыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَسْتَنۢبِـُٔونَكَ أَحَقٌّ هُوَ قُلْ إِى وَرَبِّىٓ إِنَّهُۥ لَحَقٌّ وَمَآ أَنتُم بِمُعْجِزِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, бу Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ أَنَّ لِكُلِّ نَفْسٍ ظَلَمَتْ مَا فِى ٱلْأَرْضِ لَٱفْتَدَتْ بِهِۦ وَأَسَرُّوا۟ ٱلنَّدَامَةَ لَمَّا رَأَوُا۟ ٱلْعَذَابَ وَقُضِىَ بَيْنَهُم بِٱلْقِسْطِ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне үзләрен ґәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин ґәзабтан котыла алсалар вә ґәзабны күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَآ إِنَّ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ أَلَآ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ булыгыз, Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ قَدْ جَآءَتْكُم مَّوْعِظَةٌ مِّن رَّبِّكُمْ وَشِفَآءٌ لِّمَا فِى ٱلصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِّلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ بِفَضْلِ ٱللَّهِ وَبِرَحْمَتِهِۦ فَبِذَٰلِكَ فَلْيَفْرَحُوا۟ هُوَ خَيْرٌ مِّمَّا يَجْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَرَءَيْتُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ لَكُم مِّن رِّزْقٍ فَجَعَلْتُم مِّنْهُ حَرَامًا وَحَلَٰلًا قُلْ ءَآللَّهُ أَذِنَ لَكُمْ أَمْ عَلَى ٱللَّهِ تَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا ظَنُّ ٱلَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ إِنَّ ٱللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى ٱلنَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا تَكُونُ فِى شَأْنٍ وَمَا تَتْلُوا۟ مِنْهُ مِن قُرْءَانٍ وَلَا تَعْمَلُونَ مِنْ عَمَلٍ إِلَّا كُنَّا عَلَيْكُمْ شُهُودًا إِذْ تُفِيضُونَ فِيهِ وَمَا يَعْزُبُ عَن رَّبِّكَ مِن مِّثْقَالِ ذَرَّةٍ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا فِى ٱلسَّمَآءِ وَلَآ أَصْغَرَ مِن ذَٰلِكَ وَلَآ أَكْبَرَ إِلَّا فِى كِتَٰبٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanСин бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَآ إِنَّ أَوْلِيَآءَ ٱللَّهِ لَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَكَانُوا۟ يَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanУл Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهُمُ ٱلْبُشْرَىٰ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَفِى ٱلْـَٔاخِرَةِ لَا تَبْدِيلَ لِكَلِمَٰتِ ٱللَّهِ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanАларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَحْزُنكَ قَوْلُهُمْ إِنَّ ٱلْعِزَّةَ لِلَّهِ جَمِيعًا هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanКәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَآ إِنَّ لِلَّهِ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَن فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا يَتَّبِعُ ٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ شُرَكَآءَ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَإِنْ هُمْ إِلَّا يَخْرُصُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга тиңдәш итеп кешеләр ияргән сынымнар да Аллаһу тәгаләнеке. Аларның сынымнарга ияреп, алардан ярдәм сораулары дәлил белән түгел, фәкать сукыр хыялга иярү генә, янә алар хакны инкяр итеп ялганны ихтыяр итүчеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلَّيْلَ لِتَسْكُنُوا۟ فِيهِ وَٱلنَّهَارَ مُبْصِرًا إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَسْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanТынычланып ял итәр өчен караңгы төннәрне, вә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне күреп кәсеп итәр өчен якты көннәрне яратучы Аллаһу тәгалә. Тәхкыйк бу әйтелгәннәрдә хакны ишетә белгән кешеләр өчен ачык дәлилләр вә могҗизалар бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ ٱتَّخَذَ ٱللَّهُ وَلَدًا سُبْحَٰنَهُۥ هُوَ ٱلْغَنِىُّ لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ إِنْ عِندَكُم مِّن سُلْطَٰنٍۭ بِهَٰذَآ أَتَقُولُونَ عَلَى ٱللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِنَّ ٱلَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ لَا يُفْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَتَٰعٌ فِى ٱلدُّنْيَا ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ ثُمَّ نُذِيقُهُمُ ٱلْعَذَابَ ٱلشَّدِيدَ بِمَا كَانُوا۟ يَكْفُرُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ نُوحٍ إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦ يَٰقَوْمِ إِن كَانَ كَبُرَ عَلَيْكُم مَّقَامِى وَتَذْكِيرِى بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ فَعَلَى ٱللَّهِ تَوَكَّلْتُ فَأَجْمِعُوٓا۟ أَمْرَكُمْ وَشُرَكَآءَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُنْ أَمْرُكُمْ عَلَيْكُمْ غُمَّةً ثُمَّ ٱقْضُوٓا۟ إِلَىَّ وَلَا تُنظِرُونِ

Yakub Ibn NugmanГыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: "Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن تَوَلَّيْتُمْ فَمَا سَأَلْتُكُم مِّنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَى ٱللَّهِ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сез хак диннән баш тартсагыз, бит мин сездән Аллаһ хөкемнәрен ирештергәнем өчен дөнья малын сораганым юк, минем эшемнең әҗере фәкать Аллаһуда һәм дә мин мөселман булырга Аллаһудан боерылдым".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَذَّبُوهُ فَنَجَّيْنَٰهُ وَمَن مَّعَهُۥ فِى ٱلْفُلْكِ وَجَعَلْنَٰهُمْ خَلَٰٓئِفَ وَأَغْرَقْنَا ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُنذَرِينَ

Yakub Ibn NugmanНухны кавеме һаман да ялганчы диделәр, кәферләрне һәлак итеп, Нухны вә аның белән булган мөэминнәрне көймәгә менгезеп, Туфан суыннан котылдырдык. Вә Туфан суы белән һәлак булганнар урынына Нух белән исән калганнарны җир өстенә халифә кылдык һәм аятьләребезне ялган диючеләрне Туфан суына батырып, һәлак иттек. Бел, башларына киләчәк ґәзаб белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең ахыры ничек булды?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ بَعَثْنَا مِنۢ بَعْدِهِۦ رُسُلًا إِلَىٰ قَوْمِهِمْ فَجَآءُوهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَمَا كَانُوا۟ لِيُؤْمِنُوا۟ بِمَا كَذَّبُوا۟ بِهِۦ مِن قَبْلُ كَذَٰلِكَ نَطْبَعُ عَلَىٰ قُلُوبِ ٱلْمُعْتَدِينَ

Yakub Ibn NugmanНухтан соң яшәгән кешеләргә дә рәсүлләр күндердек, алар да кавемнәренә дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, ләкин әүвәлдәге кавемнәр үз пәйгамбәрләрен ялган диюләре сәбәпле, болар да үз пәйгамбәрләренә ышанмадылар. Хак юлдан читкә үтеп китүчеләрнең күңелен инде аңламасын өчен мөхерлибез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ بَعَثْنَا مِنۢ بَعْدِهِم مُّوسَىٰ وَهَٰرُونَ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ بِـَٔايَٰتِنَا فَٱسْتَكْبَرُوا۟ وَكَانُوا۟ قَوْمًا مُّجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘүвәлге рәсүлләрдән соң Муса белән Һарунны аятьләр вә могҗизалар илә Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, алар тәкәбберләнделәр, кабул итмәделәр, вә азган кәферләрдән булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَهُمُ ٱلْحَقُّ مِنْ عِندِنَا قَالُوٓا۟ إِنَّ هَٰذَا لَسِحْرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanАларга Безнең хак могҗизаларыбыз килсә, алар әйттеләр: "Болар барчасы – ачык сихерләр генәдер".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ مُوسَىٰٓ أَتَقُولُونَ لِلْحَقِّ لَمَّا جَآءَكُمْ أَسِحْرٌ هَٰذَا وَلَا يُفْلِحُ ٱلسَّٰحِرُونَ

Yakub Ibn NugmanМуса әйтте: "Аллаһудан килгән хак могҗизага каршы шул сүзләрегезне әйтәсезме? Әйә бу могҗизалар сихерме? Бит сихерчеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ أَجِئْتَنَا لِتَلْفِتَنَا عَمَّا وَجَدْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَا وَتَكُونَ لَكُمَا ٱلْكِبْرِيَآءُ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا نَحْنُ لَكُمَا بِمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйттеләр: "Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк түгелләрбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ فِرْعَوْنُ ٱئْتُونِى بِكُلِّ سَٰحِرٍ عَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanФиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: "Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَ ٱلسَّحَرَةُ قَالَ لَهُم مُّوسَىٰٓ أَلْقُوا۟ مَآ أَنتُم مُّلْقُونَ

Yakub Ibn NugmanСихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّآ أَلْقَوْا۟ قَالَ مُوسَىٰ مَا جِئْتُم بِهِ ٱلسِّحْرُ إِنَّ ٱللَّهَ سَيُبْطِلُهُۥٓ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُصْلِحُ عَمَلَ ٱلْمُفْسِدِينَ

Yakub Ibn NugmanСихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيُحِقُّ ٱللَّهُ ٱلْحَقَّ بِكَلِمَٰتِهِۦ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْمُجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَآ ءَامَنَ لِمُوسَىٰٓ إِلَّا ذُرِّيَّةٌ مِّن قَوْمِهِۦ عَلَىٰ خَوْفٍ مِّن فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِمْ أَن يَفْتِنَهُمْ وَإِنَّ فِرْعَوْنَ لَعَالٍ فِى ٱلْأَرْضِ وَإِنَّهُۥ لَمِنَ ٱلْمُسْرِفِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса кавеменең яртысы Фиргауннең вә аның олугъларының фетнәсеннән яки үтерелүеннән куркып Мусага иман китермәделәр, мәгәр курыкмаучылары иман китерделәр, чөнки Фиргаун Мысыр җирендә бик тәкәббер, бик усал иде вә ул явызлыкта чиктән аша китте, хәтта: "Мин – Аллаһ" дия башлады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ مُوسَىٰ يَٰقَوْمِ إِن كُنتُمْ ءَامَنتُم بِٱللَّهِ فَعَلَيْهِ تَوَكَّلُوٓا۟ إِن كُنتُم مُّسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса, кавеменең Фиргауннән курыкканын күргәч, әйтте: "Ий кавемем! Әгәр Аллаһуга иман китереп ислам динен тотучы мөселман булсагыз, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз! Фиргауннән курыкмагыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا فِتْنَةً لِّلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМусага ияргән мөселманнар әйттеләр: "Аллаһуга тәвәккәл кылдык, ий Раббыбыз, безләрне залимнәр кулына фетнә кылмагыл".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَجِّنَا بِرَحْمَتِكَ مِنَ ٱلْقَوْمِ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanВә безләрне кәфер булган Фиргаун кавеменнән коткаргыл, үзеңнең рәхмәтең белән!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰ وَأَخِيهِ أَن تَبَوَّءَا لِقَوْمِكُمَا بِمِصْرَ بُيُوتًا وَٱجْعَلُوا۟ بُيُوتَكُمْ قِبْلَةً وَأَقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَبَشِّرِ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса илә Һарунга вәхий кылып әйттек: "Кавемегезгә Мысырда өйләр хәзерләгез вә ул өйләрегезне мәсҗидләр кылыгыз һәм намазларыгызны шул өйләрегездә үтәгез, вә мөэминнәрне шатландыр, аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт булачак".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ مُوسَىٰ رَبَّنَآ إِنَّكَ ءَاتَيْتَ فِرْعَوْنَ وَمَلَأَهُۥ زِينَةً وَأَمْوَٰلًا فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا رَبَّنَا لِيُضِلُّوا۟ عَن سَبِيلِكَ رَبَّنَا ٱطْمِسْ عَلَىٰٓ أَمْوَٰلِهِمْ وَٱشْدُدْ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُوا۟ حَتَّىٰ يَرَوُا۟ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَلِيمَ

Yakub Ibn NugmanМуса әйтте: "Ий Раббым! Кешеләрне аздырмак өчен Фиргаунгә вә аның олугъларына дөньяда зиннәт һәм мал биргәнсең. Ий Раббыбыз, син аларның малларыны һәлак итеп, күңелләрен каралт ки, һәлак итүче ґәзабны күрмичә иман китермәслек булсыннар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ قَدْ أُجِيبَت دَّعْوَتُكُمَا فَٱسْتَقِيمَا وَلَا تَتَّبِعَآنِّ سَبِيلَ ٱلَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Тәхкыйк сезнең догаларыгыз кабул ителде, боерылган эшегездә туры торыгыз һәм хакны белми торган наданнарга һич иярмәгез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَٰوَزْنَا بِبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ ٱلْبَحْرَ فَأَتْبَعَهُمْ فِرْعَوْنُ وَجُنُودُهُۥ بَغْيًا وَعَدْوًا حَتَّىٰٓ إِذَآ أَدْرَكَهُ ٱلْغَرَقُ قَالَ ءَامَنتُ أَنَّهُۥ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا ٱلَّذِىٓ ءَامَنَتْ بِهِۦ بَنُوٓا۟ إِسْرَٰٓءِيلَ وَأَنَا۠ مِنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБәни Исраилне дәрья аркылы үткәрдек, тәкәбберлек вә дошманлык белән алар артыннан Фиргаун вә аның гаскәре куып чыктылар. Бәни Исраил өчен ачылган су аралыгына кереп бата башлагач, Фиргаун әйтте: "Иман китердем, гыйбадәт кылырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Бәни Исраил иман китергән Аллаһу тәгалә генәдер вә мин мөселманнарданмын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ءَآلْـَٰٔنَ وَقَدْ عَصَيْتَ قَبْلُ وَكُنتَ مِنَ ٱلْمُفْسِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Хәзер иман китерәсеңме? Башта Аллаһуга гасый булдың һәм бозыклык кылучылардан идең".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْيَوْمَ نُنَجِّيكَ بِبَدَنِكَ لِتَكُونَ لِمَنْ خَلْفَكَ ءَايَةً وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ ٱلنَّاسِ عَنْ ءَايَٰتِنَا لَغَٰفِلُونَ

Yakub Ibn NugmanСездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятьләребездән гафилләр, һич вәгазьләнмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ بَوَّأْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مُبَوَّأَ صِدْقٍ وَرَزَقْنَٰهُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَٰتِ فَمَا ٱخْتَلَفُوا۟ حَتَّىٰ جَآءَهُمُ ٱلْعِلْمُ إِنَّ رَبَّكَ يَقْضِى بَيْنَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فِيمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanБәни Исраилне Фиргауннән коткаргач, тәхкыйк яхшы урыннарга куеп хуш ризыклар бирдек вә Әрихә, Кәнган шәһәрләренә кергездек. Алар ихтилаф кылышмадылар, мәгәр расүлләр аларга хак хөкемнәрне китергәннән соң ихтилаф кылыштылар. Аларның ихтилаф кылган нәрсәләре хакында Раббың гаделлек белән кыямәт көнне хөкем кылыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن كُنتَ فِى شَكٍّ مِّمَّآ أَنزَلْنَآ إِلَيْكَ فَسْـَٔلِ ٱلَّذِينَ يَقْرَءُونَ ٱلْكِتَٰبَ مِن قَبْلِكَ لَقَدْ جَآءَكَ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلْمُمْتَرِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без сиңа иңдергән китап хакында шиктә булсаң, иңгән китапларны синнән әүвәл укучылардан сора: аларның китабында синең хакта хәбәр бар. Тәхкыйк хак булган Коръән сиңа Раббыңнан килде, шикләнүчеләрдән булма.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ فَتَكُونَ مِنَ ٱلْخَٰسِرِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диючеләрдән булмагыл, юкса хәсрәтләнүчеләрдән булырсың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ حَقَّتْ عَلَيْهِمْ كَلِمَتُ رَبِّكَ لَا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanРаббыңның бер кавемне ґәзаб кылырмын дигән сүзе дөресләнгәч, әлбәттә, ул кавем иман китермәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ جَآءَتْهُمْ كُلُّ ءَايَةٍ حَتَّىٰ يَرَوُا۟ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَلِيمَ

Yakub Ibn NugmanХәтта аларга төрле могҗизалар килсә дә, рәнҗеткүче ґәзабны күрмичә, иман китермәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَوْلَا كَانَتْ قَرْيَةٌ ءَامَنَتْ فَنَفَعَهَآ إِيمَٰنُهَآ إِلَّا قَوْمَ يُونُسَ لَمَّآ ءَامَنُوا۟ كَشَفْنَا عَنْهُمْ عَذَابَ ٱلْخِزْىِ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَمَتَّعْنَٰهُمْ إِلَىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanЙунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең ґәзабны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья ґәзабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: "Әгәр иман китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан ґәзаб киләчәк", – диде. Алар башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. Ґәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра Аллаһ ґәзабны кире алды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ شَآءَ رَبُّكَ لَـَٔامَنَ مَن فِى ٱلْأَرْضِ كُلُّهُمْ جَمِيعًا أَفَأَنتَ تُكْرِهُ ٱلنَّاسَ حَتَّىٰ يَكُونُوا۟ مُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Раббың теләсә иде, әлбәттә, җир йөзендәге кешеләр барчалары иман китерер иделәр. Әйә син Мухәммәд г-м, барча кешеләрне ышандыру өчен аларны көчләр идеңме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ لِنَفْسٍ أَن تُؤْمِنَ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ وَيَجْعَلُ ٱلرِّجْسَ عَلَى ٱلَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ теләгеннән башка иман китерергә һичкемгә мөмкин түгел. Хак белән батылны аеру өчен гакылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһ кәфер-имансызлык ләззәтен салыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلِ ٱنظُرُوا۟ مَاذَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا تُغْنِى ٱلْـَٔايَٰتُ وَٱلنُّذُرُ عَن قَوْمٍ لَّا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn Nugman"Җир вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт кыла торган нәрсәләрнең хисабы да юк, игътибар илә карагыз", – диген. Иман китермәгән кешеләргә могҗизалар да, вә Аллаһ ґәзабы белән куркыту да һич файда бирмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَهَلْ يَنتَظِرُونَ إِلَّا مِثْلَ أَيَّامِ ٱلَّذِينَ خَلَوْا۟ مِن قَبْلِهِمْ قُلْ فَٱنتَظِرُوٓا۟ إِنِّى مَعَكُم مِّنَ ٱلْمُنتَظِرِينَ

Yakub Ibn NugmanХәзерге кәферләр, әүвәлге кәферләргә килгән ґәзаблы авыр көннәрне көтәләр. Әйт: "Ни көтсәгез дә көтегез, Аллаһудан сезгә ґәзаб киләчәк көн бар, көтегез. Мин дә сезнең белән бергә сезгә ґәзаб килүен көтәм".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ نُنَجِّى رُسُلَنَا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ كَذَٰلِكَ حَقًّا عَلَيْنَا نُنجِ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِن كُنتُمْ فِى شَكٍّ مِّن دِينِى فَلَآ أَعْبُدُ ٱلَّذِينَ تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلَٰكِنْ أَعْبُدُ ٱللَّهَ ٱلَّذِى يَتَوَفَّىٰكُمْ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, әйт: "Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنْ أَقِمْ وَجْهَكَ لِلدِّينِ حَنِيفًا وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَدْعُ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَنفَعُكَ وَلَا يَضُرُّكَ فَإِن فَعَلْتَ فَإِنَّكَ إِذًا مِّنَ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи сиңа файда да, зарар да итә алмаган сынымнарга гыйбадәт итмә, дип боерылдым". Әгәр син бу эшләрне эшләсәң, әлбәттә, залимнәрдән булырсың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يَمْسَسْكَ ٱللَّهُ بِضُرٍّ فَلَا كَاشِفَ لَهُۥٓ إِلَّا هُوَ وَإِن يُرِدْكَ بِخَيْرٍ فَلَا رَآدَّ لِفَضْلِهِۦ يُصِيبُ بِهِۦ مَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦ وَهُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне кире алучы юк. Бәндәләреннән үзе теләгәннәренә бирер ул нигъмәтне. Вә Ул ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ قَدْ جَآءَكُمُ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكُمْ فَمَنِ ٱهْتَدَىٰ فَإِنَّمَا يَهْتَدِى لِنَفْسِهِۦ وَمَن ضَلَّ فَإِنَّمَا يَضِلُّ عَلَيْهَا وَمَآ أَنَا۠ عَلَيْكُم بِوَكِيلٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, әйт: "Ий кешеләр, тәхкыйк Раббыгыздан чын иманны, хак динне өйрәтүче, җәннәтләр юлын күрсәтүче Коръән Кәрим килде, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы фәкать үзенә, вә берәү Коръән белән гамәл кылмыйча адашса, әз башына адашты. Ләкин мин сезне дингә көчләүче вәкил түгелмен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱتَّبِعْ مَا يُوحَىٰٓ إِلَيْكَ وَٱصْبِرْ حَتَّىٰ يَحْكُمَ ٱللَّهُ وَهُوَ خَيْرُ ٱلْحَٰكِمِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, үзеңә вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, вә сабыр ит – чыда, хәтта Аллаһ үзе хөкем иткәнче. Вә Ул хөкем итүчеләрнең хәерлесе.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70