caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Hud сүрәсе هود

123 аять · Мәккә · иңү тәртибе 52

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓر كِتَٰبٌ أُحْكِمَتْ ءَايَٰتُهُۥ ثُمَّ فُصِّلَتْ مِن لَّدُنْ حَكِيمٍ خَبِيرٍ

Yakub Ibn NugmanОшбу китапның аятьләре мәхкәмдер, һич үзгәртелмәс, үзгәртергә һичкемнең кече җитмәс, хөкем итүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булучы Аллаһудан иңдерелеп, анда һәрнәрсәнең хөкеме бәян ителде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ إِنَّنِى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башка һичкемгә, һичнәрсәгә табынмыйча, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга Коръән белән юл күрсәтелде, тәхкыйк мин сезне Коръән белән гамәл кылсагыз – җәннәт белән шатландыручы һәм Коръән белән гамәл кылмасагыз – җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы Аллаһудан күндерелгән пәйгамбәрмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنِ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ يُمَتِّعْكُم مَّتَٰعًا حَسَنًا إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى وَيُؤْتِ كُلَّ ذِى فَضْلٍ فَضْلَهُۥ وَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ كَبِيرٍ

Yakub Ibn NugmanДәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. Әгәр Коръән белән гамәл кылудан баш тартсагыз, мин сезгә олугъ көн "кыямәт"нең каты ґәзабы ирешер дип куркамын, дип, сезне кайгыртучы рәсүлмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَى ٱللَّهِ مَرْجِعُكُمْ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanАхирәттә кайтачак җирегез Аллаһуга вә һәрнәрсәгә кадир.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَآ إِنَّهُمْ يَثْنُونَ صُدُورَهُمْ لِيَسْتَخْفُوا۟ مِنْهُ أَلَا حِينَ يَسْتَغْشُونَ ثِيَابَهُمْ يَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn NugmanӘгаһ бул, мөшрикләр Аллаһудан яшерер өчен сиңа булган дошманлыкларын күңелләрендә яшерәләр. Әгаһ бул, алар төнлә киемнәренә төренеп яткан вакытларыңда яшергән вә ачык кылган эшләрен Аллаһ белер. Тәхкыйк Аллаһ күңелләрдәге нәрсәне белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا مِن دَآبَّةٍ فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا عَلَى ٱللَّهِ رِزْقُهَا وَيَعْلَمُ مُسْتَقَرَّهَا وَمُسْتَوْدَعَهَا كُلٌّ فِى كِتَٰبٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanҖирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, дәхи аларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфуздәге китапта язылмыш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ وَكَانَ عَرْشُهُۥ عَلَى ٱلْمَآءِ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا وَلَئِن قُلْتَ إِنَّكُم مَّبْعُوثُونَ مِنۢ بَعْدِ ٱلْمَوْتِ لَيَقُولَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِنْ هَٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җир вә күкләрне алты көндә төзеде, аңа хәтле Аллаһуның Ґәрше су өстендә иде, әнә шул тәртиптә Аллаһ дөньяны төзеде изге гамәлдә сезне сынамак өчен, ягъни кем яхшылыкны күп кылган вә кем явызлыкны күп кылган, ахирәттә шуны күрсәтмәк өчен. Әгәр син аларга үлгәннән соң, әлбәттә, тереләсез дисәң, алар бу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِنْ أَخَّرْنَا عَنْهُمُ ٱلْعَذَابَ إِلَىٰٓ أُمَّةٍ مَّعْدُودَةٍ لَّيَقُولُنَّ مَا يَحْبِسُهُۥٓ أَلَا يَوْمَ يَأْتِيهِمْ لَيْسَ مَصْرُوفًا عَنْهُمْ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без алардан ґәзабны кичектерсәк, мәсхәрә кылып, киләсе ґәзаб килсен инде, нәрсә тыя ул ґәзабны килүдән, диләр. Әгаһ булсыннар, әгәр килсә, ул ґәзаб алардан кире китмәс, үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб алар өстенә, әлбәттә, киләчәк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِنْ أَذَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ مِنَّا رَحْمَةً ثُمَّ نَزَعْنَٰهَا مِنْهُ إِنَّهُۥ لَيَـُٔوسٌ كَفُورٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِنْ أَذَقْنَٰهُ نَعْمَآءَ بَعْدَ ضَرَّآءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ ذَهَبَ ٱلسَّيِّـَٔاتُ عَنِّىٓ إِنَّهُۥ لَفَرِحٌ فَخُورٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, "тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте", дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ أُو۟لَٰٓئِكَ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ

Yakub Ibn NugmanМәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ җәннәт нигъмәтләре булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَعَلَّكَ تَارِكٌۢ بَعْضَ مَا يُوحَىٰٓ إِلَيْكَ وَضَآئِقٌۢ بِهِۦ صَدْرُكَ أَن يَقُولُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ كَنزٌ أَوْ جَآءَ مَعَهُۥ مَلَكٌ إِنَّمَآ أَنتَ نَذِيرٌ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ وَكِيلٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: "Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде", – дигән сүзләренә кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу эше белән "бәгъзе хөкемне куясыңмы", дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ һәрнәрсәгә вәкил.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ قُلْ فَأْتُوا۟ بِعَشْرِ سُوَرٍ مِّثْلِهِۦ مُفْتَرَيَٰتٍ وَٱدْعُوا۟ مَنِ ٱسْتَطَعْتُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул мөшрикләр: "Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира кыла", – дип әйтәләрме? Син әйт: "Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِلَّمْ يَسْتَجِيبُوا۟ لَكُمْ فَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَآ أُنزِلَ بِعِلْمِ ٱللَّهِ وَأَن لَّآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ فَهَلْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар син әйткәнне кабул итеп Коръән сүрәсенә охшаган сүрә китерергә көчләре җитмәсә, белегез, Коръән Аллаһ белеме илә иңдерелде, янә белегез, Аллаһудан башкага кол булырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Әйә инде сез Аллаһуга вә Коръәнгә ышанып мөселман буласызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَن كَانَ يُرِيدُ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا وَزِينَتَهَا نُوَفِّ إِلَيْهِمْ أَعْمَٰلَهُمْ فِيهَا وَهُمْ فِيهَا لَا يُبْخَسُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ لَيْسَ لَهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ إِلَّا ٱلنَّارُ وَحَبِطَ مَا صَنَعُوا۟ فِيهَا وَبَٰطِلٌ مَّا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә бидеґәт гамәлләре батыл булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن كَانَ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّهِۦ وَيَتْلُوهُ شَاهِدٌ مِّنْهُ وَمِن قَبْلِهِۦ كِتَٰبُ مُوسَىٰٓ إِمَامًا وَرَحْمَةً أُو۟لَٰٓئِكَ يُؤْمِنُونَ بِهِۦ وَمَن يَكْفُرْ بِهِۦ مِنَ ٱلْأَحْزَابِ فَٱلنَّارُ مَوْعِدُهُۥ فَلَا تَكُ فِى مِرْيَةٍ مِّنْهُ إِنَّهُ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanЧагыштырып карагыз, Мухәммәд г-м Раббысыннан килгән дәлилләр белән генә эш кылучы булса, вә Аллаһудан шаһит булучы Җәбраил г-м кирәк саен аятьләрне аңа укып торса иде, шул аять нәфесенә яки шайтанга ияргән кәферләр белән бертигез булырмы? Ул Җәбраил г-м кешеләргә рәхмәт вә һидәят булучы тәүратны Мусага килеп укыган иде, Коръәнгә ышанучылар тәүратка да ышаналар, Коръәнгә ышанмаган кешенең урыны җәһәннәм утыдыр, үзе хәзерләгәндер. Син Коръәннән шикләнүче булмагыл. Коръәннең Раббыңнан килгәнлеге, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге Коръәнгә ышанмыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا أُو۟لَٰٓئِكَ يُعْرَضُونَ عَلَىٰ رَبِّهِمْ وَيَقُولُ ٱلْأَشْهَٰدُ هَٰٓؤُلَآءِ ٱلَّذِينَ كَذَبُوا۟ عَلَىٰ رَبِّهِمْ أَلَا لَعْنَةُ ٱللَّهِ عَلَى ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган пәйгамбәрләр әйтерләр: "Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип". Әгаһ булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана – шулар залимнәр. Аларга дус булган кеше дә залим була, сакланыгыз!)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ لَمْ يَكُونُوا۟ مُعْجِزِينَ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا كَانَ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِنْ أَوْلِيَآءَ يُضَٰعَفُ لَهُمُ ٱلْعَذَابُ مَا كَانُوا۟ يَسْتَطِيعُونَ ٱلسَّمْعَ وَمَا كَانُوا۟ يُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга ґәзаб ике өлеш бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич карамадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا جَرَمَ أَنَّهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ هُمُ ٱلْأَخْسَرُونَ

Yakub Ibn NugmanШик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ وَأَخْبَتُوٓا۟ إِلَىٰ رَبِّهِمْ أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلْجَنَّةِ هُمْ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanИман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَثَلُ ٱلْفَرِيقَيْنِ كَٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْأَصَمِّ وَٱلْبَصِيرِ وَٱلسَّمِيعِ هَلْ يَسْتَوِيَانِ مَثَلًا أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanМөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦٓ إِنِّى لَكُمْ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ґәзабы белән ачык куркытучымын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن لَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn Nugman"Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз", – дип хәбәр бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты ґәзаблы көннең килүеннән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالَ ٱلْمَلَأُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَوْمِهِۦ مَا نَرَىٰكَ إِلَّا بَشَرًا مِّثْلَنَا وَمَا نَرَىٰكَ ٱتَّبَعَكَ إِلَّا ٱلَّذِينَ هُمْ أَرَاذِلُنَا بَادِىَ ٱلرَّأْىِ وَمَا نَرَىٰ لَكُمْ عَلَيْنَا مِن فَضْلٍۭ بَلْ نَظُنُّكُمْ كَٰذِبِينَ

Yakub Ibn NugmanКауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَءَاتَىٰنِى رَحْمَةً مِّنْ عِندِهِۦ فَعُمِّيَتْ عَلَيْكُمْ أَنُلْزِمُكُمُوهَا وَأَنتُمْ لَهَا كَٰرِهُونَ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул иттерергә кадир булырмынмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ لَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مَالًا إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَى ٱللَّهِ وَمَآ أَنَا۠ بِطَارِدِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّهُم مُّلَٰقُوا۟ رَبِّهِمْ وَلَٰكِنِّىٓ أَرَىٰكُمْ قَوْمًا تَجْهَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИй каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ مَن يَنصُرُنِى مِنَ ٱللَّهِ إِن طَرَدتُّهُمْ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ ґәзабыннан мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَآ أَقُولُ لَكُمْ عِندِى خَزَآئِنُ ٱللَّهِ وَلَآ أَعْلَمُ ٱلْغَيْبَ وَلَآ أَقُولُ إِنِّى مَلَكٌ وَلَآ أَقُولُ لِلَّذِينَ تَزْدَرِىٓ أَعْيُنُكُمْ لَن يُؤْتِيَهُمُ ٱللَّهُ خَيْرًا ٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا فِىٓ أَنفُسِهِمْ إِنِّىٓ إِذًا لَّمِنَ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМин сезгә әйтмимен: "Минем кулымда Аллаһ хәзинәләре бар вә яшертен эшләрне беләмен һәм мин фәрештәмен", – дип. "Һәм сезнең күзегезгә яман күренгән фәкыйрьләргә Аллаһ рәхмәт кылмас, нигъмәт бирмәс", – дип тә әйтмим, аларның күңелләрендәге иманны вә мәгърифәтне Аллаһ белә, әгәр мин фәкыйрьләрне кимсетсәм, әлбәттә, залимнәрдән булырмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰنُوحُ قَدْ جَٰدَلْتَنَا فَأَكْثَرْتَ جِدَٰلَنَا فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَآ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйттеләр: "Ий Нух, тәхкыйк син безнең белән бәхәсләштең һәм безнең белән бәхәсләшүеңне бик күп кылдың, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсаң, вәгъдә кылган ґәзабыңны өстебезгә китер".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ إِنَّمَا يَأْتِيكُم بِهِ ٱللَّهُ إِن شَآءَ وَمَآ أَنتُم بِمُعْجِزِينَ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ул ґәзабны әгәр теләсә, фәкать Аллаһ үзе китерер, ґәзаб килгәндә сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَنفَعُكُمْ نُصْحِىٓ إِنْ أَرَدتُّ أَنْ أَنصَحَ لَكُمْ إِن كَانَ ٱللَّهُ يُرِيدُ أَن يُغْوِيَكُمْ هُوَ رَبُّكُمْ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мин сезне вәгазь кылырга теләсәм дә минем вәгазем сезгә һич файда бирми, әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә – аздырыр. Ул сезнең Раббыгыз, ни теләсә – шуны эшләр, вә ахырда Аңа кайтарылырсыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ قُلْ إِنِ ٱفْتَرَيْتُهُۥ فَعَلَىَّ إِجْرَامِى وَأَنَا۠ بَرِىٓءٌ مِّمَّا تُجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки алар бу сүзләрне Мухәммәд Аллаһуга ифтира кылып ялган сөйли диләрме? Ә син аларга әйт: "Әгәр ифтира кылып ялган сөйләсәм, бит гөнаһы да үземә булыр, ләкин мин сез эшли торган гөнаһлы эшләрдән бизүчемен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُوحِىَ إِلَىٰ نُوحٍ أَنَّهُۥ لَن يُؤْمِنَ مِن قَوْمِكَ إِلَّا مَن قَدْ ءَامَنَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا۟ يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен кайгырмагыл!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱصْنَعِ ٱلْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَٰطِبْنِى فِى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ إِنَّهُم مُّغْرَقُونَ

Yakub Ibn Nugman"Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны ґәзабдан коткар, дип, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَصْنَعُ ٱلْفُلْكَ وَكُلَّمَا مَرَّ عَلَيْهِ مَلَأٌ مِّن قَوْمِهِۦ سَخِرُوا۟ مِنْهُ قَالَ إِن تَسْخَرُوا۟ مِنَّا فَإِنَّا نَسْخَرُ مِنكُمْ كَمَا تَسْخَرُونَ

Yakub Ibn NugmanНух көймә ясый башлады, һәркайчан олугълары Нух яныннан үтеп китсәләр, пәйгамбәр балтачы булган, дип, төрлечә көлеп мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: "Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрә кылырбыз, сез мәсхәрә кылган кеби.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ مَن يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَيَحِلُّ عَلَيْهِ عَذَابٌ مُّقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanКемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнен тиздән белерсез, һәм кемгә мәңгелек ґәзаб булачагын белерсез!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَ أَمْرُنَا وَفَارَ ٱلتَّنُّورُ قُلْنَا ٱحْمِلْ فِيهَا مِن كُلٍّ زَوْجَيْنِ ٱثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَن سَبَقَ عَلَيْهِ ٱلْقَوْلُ وَمَنْ ءَامَنَ وَمَآ ءَامَنَ مَعَهُۥٓ إِلَّا قَلِيلٌ

Yakub Ibn NugmanБезнең ґәзаб белән әмеребез килеп, хәтта җирдән су кайнап чыга башлагач, әйттек: "Ий Нух, һәр хайваннан ирле хатынлы итеп берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, мәгәр алар хакында Аллаһудан "алар көферлек кылдылар" дигән сүз булган бер хатының илә бер угълың көймәгә кермәсләр". Әмма Нухка бик аз кешеләр иман китерделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ ٱرْكَبُوا۟ فِيهَا بِسْمِ ٱللَّهِ مَجْر۪ىٰهَا وَمُرْسَىٰهَآ إِنَّ رَبِّى لَغَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Көймәгә Бисмилләһ әйтеп керегез, бу көймәнең йөреше вә туктавы Аллаһ теләге белән булыр, дип әйтегез! Тәхкыйк минем Раббым мөэминнәрне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهِىَ تَجْرِى بِهِمْ فِى مَوْجٍ كَٱلْجِبَالِ وَنَادَىٰ نُوحٌ ٱبْنَهُۥ وَكَانَ فِى مَعْزِلٍ يَٰبُنَىَّ ٱرْكَب مَّعَنَا وَلَا تَكُن مَّعَ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanУл көймә аларны күтәреп таулар кеби зур дулкыннар эчендә йөрер. Көймәгә кермичә бер читтә торучы угълын чакырды: "Ий угълым, безнең белән көймәгә кер, кәферләрдән булмагыл".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ سَـَٔاوِىٓ إِلَىٰ جَبَلٍ يَعْصِمُنِى مِنَ ٱلْمَآءِ قَالَ لَا عَاصِمَ ٱلْيَوْمَ مِنْ أَمْرِ ٱللَّهِ إِلَّا مَن رَّحِمَ وَحَالَ بَيْنَهُمَا ٱلْمَوْجُ فَكَانَ مِنَ ٱلْمُغْرَقِينَ

Yakub Ibn NugmanУгълы әйтте: "Бу судан тау башына чыгып котылырмын". Нух әйтте: "Бүген Аллаһ ґәзабыннан коткаручы юк, сине тау да коткара алмас, мәгәр Аллаһ рәхмәт кылган кешеләр генә көймәгә менеп котылырлар", – дип. Соңра араларына дулкын төшеп аларны аерды вә карышкан угълы суга батыл һәлак булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقِيلَ يَٰٓأَرْضُ ٱبْلَعِى مَآءَكِ وَيَٰسَمَآءُ أَقْلِعِى وَغِيضَ ٱلْمَآءُ وَقُضِىَ ٱلْأَمْرُ وَٱسْتَوَتْ عَلَى ٱلْجُودِىِّ وَقِيلَ بُعْدًا لِّلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanВә Аллаһ тарафыннан әйтелде: "Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны туктатгыл", – дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: "Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклыктыр", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَادَىٰ نُوحٌ رَّبَّهُۥ فَقَالَ رَبِّ إِنَّ ٱبْنِى مِنْ أَهْلِى وَإِنَّ وَعْدَكَ ٱلْحَقُّ وَأَنتَ أَحْكَمُ ٱلْحَٰكِمِينَ

Yakub Ibn NugmanНух нида кылып әйтте: "Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰنُوحُ إِنَّهُۥ لَيْسَ مِنْ أَهْلِكَ إِنَّهُۥ عَمَلٌ غَيْرُ صَٰلِحٍ فَلَا تَسْـَٔلْنِ مَا لَيْسَ لَكَ بِهِۦ عِلْمٌ إِنِّىٓ أَعِظُكَ أَن تَكُونَ مِنَ ٱلْجَٰهِلِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә әйтте: "Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ إِنِّىٓ أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْـَٔلَكَ مَا لَيْسَ لِى بِهِۦ عِلْمٌ وَإِلَّا تَغْفِرْ لِى وَتَرْحَمْنِىٓ أَكُن مِّنَ ٱلْخَٰسِرِينَ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак булучылардан булырмын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قِيلَ يَٰنُوحُ ٱهْبِطْ بِسَلَٰمٍ مِّنَّا وَبَرَكَٰتٍ عَلَيْكَ وَعَلَىٰٓ أُمَمٍ مِّمَّن مَّعَكَ وَأُمَمٌ سَنُمَتِّعُهُمْ ثُمَّ يَمَسُّهُم مِّنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘйтелде: "Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче ґәзаб ирешер".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تِلْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْغَيْبِ نُوحِيهَآ إِلَيْكَ مَا كُنتَ تَعْلَمُهَآ أَنتَ وَلَا قَوْمُكَ مِن قَبْلِ هَٰذَا فَٱصْبِرْ إِنَّ ٱلْعَٰقِبَةَ لِلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanБу хәбәрләр яшерен булган хәбәрләрдән, ягъни алардан хәбәрегез юк иде, хәзер аларны сезгә вәхий кылабыз, Без вәхий кылмас борын син үзең дә вә каумең дә бу хәбәрләрне белми идегез. Син кәферләрнең җәберләүләренә һәм ялганчы диюләренә сабыр ит, чыда, бит эшнең ахырындагы уңыш вә шатлык гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِلَىٰ عَادٍ أَخَاهُمْ هُودًا قَالَ يَٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُۥٓ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا مُفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanГад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һуд әйтте: "Ий каумем Аллаһуга итагать итегез, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Сезгә Аңардан башка һич Илаһә юк. Сез хак эшне эшләүче түгел, мәгәр Аллаһуга ялганны ифтира кылучыларсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰقَوْمِ لَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَى ٱلَّذِى فَطَرَنِىٓ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем эшемнең әҗере үземне юктан бар итүче. Аллаһу тәгалә кулында. Шуны да аңламыйсызмы? Ягъни Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз да әҗерне дә Аңардан гына сорагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ يُرْسِلِ ٱلسَّمَآءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا وَيَزِدْكُمْ قُوَّةً إِلَىٰ قُوَّتِكُمْ وَلَا تَتَوَلَّوْا۟ مُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰهُودُ مَا جِئْتَنَا بِبَيِّنَةٍ وَمَا نَحْنُ بِتَارِكِىٓ ءَالِهَتِنَا عَن قَوْلِكَ وَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanКауме әйтте: "Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ышанучы да түгелбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن نَّقُولُ إِلَّا ٱعْتَرَىٰكَ بَعْضُ ءَالِهَتِنَا بِسُوٓءٍ قَالَ إِنِّىٓ أُشْهِدُ ٱللَّهَ وَٱشْهَدُوٓا۟ أَنِّى بَرِىٓءٌ مِّمَّا تُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: "Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең". Һуд әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِن دُونِهِۦ فَكِيدُونِى جَمِيعًا ثُمَّ لَا تُنظِرُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّى تَوَكَّلْتُ عَلَى ٱللَّهِ رَبِّى وَرَبِّكُم مَّا مِن دَآبَّةٍ إِلَّا هُوَ ءَاخِذٌۢ بِنَاصِيَتِهَآ إِنَّ رَبِّى عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул – Аллаһ җир өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк минем Раббым туры юлга күндерүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَقَدْ أَبْلَغْتُكُم مَّآ أُرْسِلْتُ بِهِۦٓ إِلَيْكُمْ وَيَسْتَخْلِفُ رَبِّى قَوْمًا غَيْرَكُمْ وَلَا تَضُرُّونَهُۥ شَيْـًٔا إِنَّ رَبِّى عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ حَفِيظٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһуга иман китерүдән баш тартсагыз, Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештерү өчен җибәрелгән булсам, тәхкыйк мин сезгә аларны ирештердем. Әгәр иман китерүдән һаман баш тартсагыз, Аллаһ сезне юк итәр дә сезнең урынга яхшы каумне китерер, сез Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Тәхкыйк минем Раббым һәрнәрсәне үзе саклаучы".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا هُودًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَنَجَّيْنَٰهُم مِّنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ

Yakub Ibn NugmanАларга ґәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ияргәннәрне ґәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты ґәзабыннан коткардык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتِلْكَ عَادٌ جَحَدُوا۟ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِمْ وَعَصَوْا۟ رُسُلَهُۥ وَٱتَّبَعُوٓا۟ أَمْرَ كُلِّ جَبَّارٍ عَنِيدٍ

Yakub Ibn NugmanОшбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы кешеләрнең әмерләренә иярделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُتْبِعُوا۟ فِى هَٰذِهِ ٱلدُّنْيَا لَعْنَةً وَيَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ أَلَآ إِنَّ عَادًا كَفَرُوا۟ رَبَّهُمْ أَلَا بُعْدًا لِّعَادٍ قَوْمِ هُودٍ

Yakub Ibn NugmanАлар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَٰلِحًا قَالَ يَٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُۥ هُوَ أَنشَأَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ وَٱسْتَعْمَرَكُمْ فِيهَا فَٱسْتَغْفِرُوهُ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ إِنَّ رَبِّى قَرِيبٌ مُّجِيبٌ

Yakub Ibn NugmanВә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰصَٰلِحُ قَدْ كُنتَ فِينَا مَرْجُوًّا قَبْلَ هَٰذَآ أَتَنْهَىٰنَآ أَن نَّعْبُدَ مَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُنَا وَإِنَّنَا لَفِى شَكٍّ مِّمَّا تَدْعُونَآ إِلَيْهِ مُرِيبٍ

Yakub Ibn NugmanӘйттеләр: "Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَءَاتَىٰنِى مِنْهُ رَحْمَةً فَمَن يَنصُرُنِى مِنَ ٱللَّهِ إِنْ عَصَيْتُهُۥ فَمَا تَزِيدُونَنِى غَيْرَ تَخْسِيرٍ

Yakub Ibn NugmanСалих әйтте: "Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине Аның ґәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ هَٰذِهِۦ نَاقَةُ ٱللَّهِ لَكُمْ ءَايَةً فَذَرُوهَا تَأْكُلْ فِىٓ أَرْضِ ٱللَّهِ وَلَا تَمَسُّوهَا بِسُوٓءٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابٌ قَرِيبٌ

Yakub Ibn NugmanЯнә әйтте: "Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки Салихтан кауме: "Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар", – диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, үзегезгә бик тиз ґәзаб ирешер".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَعَقَرُوهَا فَقَالَ تَمَتَّعُوا۟ فِى دَارِكُمْ ثَلَٰثَةَ أَيَّامٍ ذَٰلِكَ وَعْدٌ غَيْرُ مَكْذُوبٍ

Yakub Ibn NugmanЛәкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: "Өч көн торып урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә ґәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا صَٰلِحًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَمِنْ خِزْىِ يَوْمِئِذٍ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ ٱلْقَوِىُّ ٱلْعَزِيزُ

Yakub Ibn NugmanГазабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны ґәзаб кылуда куәтле вә җиңүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَخَذَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ٱلصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا۟ فِى دِيَٰرِهِمْ جَٰثِمِينَ

Yakub Ibn NugmanДөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَأَن لَّمْ يَغْنَوْا۟ فِيهَآ أَلَآ إِنَّ ثَمُودَا۟ كَفَرُوا۟ رَبَّهُمْ أَلَا بُعْدًا لِّثَمُودَ

Yakub Ibn NugmanГүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ерак булмаклыктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ جَآءَتْ رُسُلُنَآ إِبْرَٰهِيمَ بِٱلْبُشْرَىٰ قَالُوا۟ سَلَٰمًا قَالَ سَلَٰمٌ فَمَا لَبِثَ أَن جَآءَ بِعِجْلٍ حَنِيذٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا رَءَآ أَيْدِيَهُمْ لَا تَصِلُ إِلَيْهِ نَكِرَهُمْ وَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً قَالُوا۟ لَا تَخَفْ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمِ لُوطٍ

Yakub Ibn NugmanКунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱمْرَأَتُهُۥ قَآئِمَةٌ فَضَحِكَتْ فَبَشَّرْنَٰهَا بِإِسْحَٰقَ وَمِن وَرَآءِ إِسْحَٰقَ يَعْقُوبَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَتْ يَٰوَيْلَتَىٰٓ ءَأَلِدُ وَأَنَا۠ عَجُوزٌ وَهَٰذَا بَعْلِى شَيْخًا إِنَّ هَٰذَا لَشَىْءٌ عَجِيبٌ

Yakub Ibn NugmanУл – хатын әйтте: "Вәй нинди ґәҗәб! Карт карчык булганым хәлдә бала тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булмагы бер ґәҗәп эштер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ أَتَعْجَبِينَ مِنْ أَمْرِ ٱللَّهِ رَحْمَتُ ٱللَّهِ وَبَرَكَٰتُهُۥ عَلَيْكُمْ أَهْلَ ٱلْبَيْتِ إِنَّهُۥ حَمِيدٌ مَّجِيدٌ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһуның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул – Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олугъ бер зат".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا ذَهَبَ عَنْ إِبْرَٰهِيمَ ٱلرَّوْعُ وَجَآءَتْهُ ٱلْبُشْرَىٰ يُجَٰدِلُنَا فِى قَوْمِ لُوطٍ

Yakub Ibn NugmanИбраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә булгач, Лут кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен һәлак итәбез дигәч, бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ إِبْرَٰهِيمَ لَحَلِيمٌ أَوَّٰهٌ مُّنِيبٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән Аллаһуга кайтучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓإِبْرَٰهِيمُ أَعْرِضْ عَنْ هَٰذَآ إِنَّهُۥ قَدْ جَآءَ أَمْرُ رَبِّكَ وَإِنَّهُمْ ءَاتِيهِمْ عَذَابٌ غَيْرُ مَرْدُودٍ

Yakub Ibn NugmanҖәбраил г-м әйтте: "Ий Ибраһим! Лут кауме хакында бәхәсләшүдән туктагыл, тәхкыйк Раббыңнан аларга ґәзаб белән әмер килде, шиксез аларга ґәзаб килүчедер, инде ул килүче ґәзаб алардан һич тә кире китмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا جَآءَتْ رُسُلُنَا لُوطًا سِىٓءَ بِهِمْ وَضَاقَ بِهِمْ ذَرْعًا وَقَالَ هَٰذَا يَوْمٌ عَصِيبٌ

Yakub Ibn NugmanИлче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә әйтте: "Бу көн авыр көн, ни булыр инде". Лутның бер явыз хатыны: "Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз", – дип залимнәр арасына хәбәр таратты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَهُۥ قَوْمُهُۥ يُهْرَعُونَ إِلَيْهِ وَمِن قَبْلُ كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ قَالَ يَٰقَوْمِ هَٰٓؤُلَآءِ بَنَاتِى هُنَّ أَطْهَرُ لَكُمْ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ فِى ضَيْفِىٓ أَلَيْسَ مِنكُمْ رَجُلٌ رَّشِيدٌ

Yakub Ibn NugmanӘлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: "Ий каумем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләрдер. Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда гакыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا لَنَا فِى بَنَاتِكَ مِنْ حَقٍّ وَإِنَّكَ لَتَعْلَمُ مَا نُرِيدُ

Yakub Ibn NugmanӘйттеләр: "Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ لَوْ أَنَّ لِى بِكُمْ قُوَّةً أَوْ ءَاوِىٓ إِلَىٰ رُكْنٍ شَدِيدٍ

Yakub Ibn NugmanЛут әйтте: "Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰلُوطُ إِنَّا رُسُلُ رَبِّكَ لَن يَصِلُوٓا۟ إِلَيْكَ فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِّنَ ٱلَّيْلِ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنكُمْ أَحَدٌ إِلَّا ٱمْرَأَتَكَ إِنَّهُۥ مُصِيبُهَا مَآ أَصَابَهُمْ إِنَّ مَوْعِدَهُمُ ٱلصُّبْحُ أَلَيْسَ ٱلصُّبْحُ بِقَرِيبٍ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар кыла алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган ґәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу кәферләрнең ґәзаб кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары әйләндереп җиргә ташлады, һәммәсе һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا جَعَلْنَا عَٰلِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهَا حِجَارَةً مِّن سِجِّيلٍ مَّنضُودٍ

Yakub Ibn NugmanАларга ґәзаб белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُّسَوَّمَةً عِندَ رَبِّكَ وَمَا هِىَ مِنَ ٱلظَّٰلِمِينَ بِبَعِيدٍ

Yakub Ibn NugmanРаббың хозурында ґәзаб ташы дип галәмәтләнмештер. Ул ташлар башка залимнәргә дә ерак түгел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِلَىٰ مَدْيَنَ أَخَاهُمْ شُعَيْبًا قَالَ يَٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُۥ وَلَا تَنقُصُوا۟ ٱلْمِكْيَالَ وَٱلْمِيزَانَ إِنِّىٓ أَرَىٰكُم بِخَيْرٍ وَإِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ مُّحِيطٍ

Yakub Ibn NugmanВә Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөґәебне җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Дәхи бер нәрсәне үлчәп кешегә биргәндә, килограмм үлчәвендә дә, литр яки берәр савыт үлчәвендә дә киметеп үлчәмәгез! Тәхкыйк мин сезне бик байлыкта күрәмен, һәм сезнең өчен куркамын кыямәт көненең чолгап алучы ґәзабыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ أَوْفُوا۟ ٱلْمِكْيَالَ وَٱلْمِيزَانَ بِٱلْقِسْطِ وَلَا تَبْخَسُوا۟ ٱلنَّاسَ أَشْيَآءَهُمْ وَلَا تَعْثَوْا۟ فِى ٱلْأَرْضِ مُفْسِدِينَ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Вә үлчәүләрдә кешеләр әйберләрен киметмәгез вә җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَقِيَّتُ ٱللَّهِ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ وَمَآ أَنَا۠ عَلَيْكُم بِحَفِيظٍ

Yakub Ibn NugmanӘгәр хак мөэмин булсагыз, кәсебләрегездә һәм сәүдәләрегездә Аллаһ калдырган файда аз булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда хәерсез – хәрамдыр. Мин сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне үзегез карагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰشُعَيْبُ أَصَلَوٰتُكَ تَأْمُرُكَ أَن نَّتْرُكَ مَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُنَآ أَوْ أَن نَّفْعَلَ فِىٓ أَمْوَٰلِنَا مَا نَشَٰٓؤُا۟ إِنَّكَ لَأَنتَ ٱلْحَلِيمُ ٱلرَّشِيدُ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйттеләр: "Ий Шөґәеб! аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарыбызны ташларга һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең намазың кушамы? Көлеп әйттеләр: әлбәттә, син шәфкатьле вә туры юлга күнүче бер кешесең".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَرَزَقَنِى مِنْهُ رِزْقًا حَسَنًا وَمَآ أُرِيدُ أَنْ أُخَالِفَكُمْ إِلَىٰ مَآ أَنْهَىٰكُمْ عَنْهُ إِنْ أُرِيدُ إِلَّا ٱلْإِصْلَٰحَ مَا ٱسْتَطَعْتُ وَمَا تَوْفِيقِىٓ إِلَّا بِٱللَّهِ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ أُنِيبُ

Yakub Ibn NugmanӘйтте: "Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне нәрсәләрдән тыйсам, ул нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ لَا يَجْرِمَنَّكُمْ شِقَاقِىٓ أَن يُصِيبَكُم مِّثْلُ مَآ أَصَابَ قَوْمَ نُوحٍ أَوْ قَوْمَ هُودٍ أَوْ قَوْمَ صَٰلِحٍ وَمَا قَوْمُ لُوطٍ مِّنكُم بِبَعِيدٍ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ إِنَّ رَبِّى رَحِيمٌ وَدُودٌ

Yakub Ibn NugmanРаббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰشُعَيْبُ مَا نَفْقَهُ كَثِيرًا مِّمَّا تَقُولُ وَإِنَّا لَنَرَىٰكَ فِينَا ضَعِيفًا وَلَوْلَا رَهْطُكَ لَرَجَمْنَٰكَ وَمَآ أَنتَ عَلَيْنَا بِعَزِيزٍ

Yakub Ibn NugmanКауме әйттеләр: "Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ أَرَهْطِىٓ أَعَزُّ عَلَيْكُم مِّنَ ٱللَّهِ وَٱتَّخَذْتُمُوهُ وَرَآءَكُمْ ظِهْرِيًّا إِنَّ رَبِّى بِمَا تَعْمَلُونَ مُحِيطٌ

Yakub Ibn NugmanШөґәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَٰقَوْمِ ٱعْمَلُوا۟ عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنِّى عَٰمِلٌ سَوْفَ تَعْلَمُونَ مَن يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَمَنْ هُوَ كَٰذِبٌ وَٱرْتَقِبُوٓا۟ إِنِّى مَعَكُمْ رَقِيبٌ

Yakub Ibn NugmanИй каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнене тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ ґәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ґәзабны көтүчемен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا شُعَيْبًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَأَخَذَتِ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ٱلصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا۟ فِى دِيَٰرِهِمْ جَٰثِمِينَ

Yakub Ibn NugmanҐәзаб килергә әмеребез булгач, Шоґәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең рәхмәтебез белән ґәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы иреште, өйләре эчендә ябышып каттылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَأَن لَّمْ يَغْنَوْا۟ فِيهَآ أَلَا بُعْدًا لِّمَدْيَنَ كَمَا بَعِدَتْ ثَمُودُ

Yakub Ibn NugmanГүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булгучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَٰتِنَا وَسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ فَٱتَّبَعُوٓا۟ أَمْرَ فِرْعَوْنَ وَمَآ أَمْرُ فِرْعَوْنَ بِرَشِيدٍ

Yakub Ibn NugmanФиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, Фиргаунның эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَقْدُمُ قَوْمَهُۥ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فَأَوْرَدَهُمُ ٱلنَّارَ وَبِئْسَ ٱلْوِرْدُ ٱلْمَوْرُودُ

Yakub Ibn NugmanФиргаун кыямәт көнендә җәһәннәмгә кауменнән алда килер, каумен ияртеп җәһәннәмгә алып керер. Аларның килгән урыннары нинди яман урындыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُتْبِعُوا۟ فِى هَٰذِهِۦ لَعْنَةً وَيَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ بِئْسَ ٱلرِّفْدُ ٱلْمَرْفُودُ

Yakub Ibn NugmanАларга дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт яуды. Нинди ямандыр аларга бирелгән урын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْقُرَىٰ نَقُصُّهُۥ عَلَيْكَ مِنْهَا قَآئِمٌ وَحَصِيدٌ

Yakub Ibn NugmanСиңа сөйләгән ошбу хәбәрләр шәһәр вә авыл хәбәрләреннәндер. Ул шәһәрләрнең бәгъзеләре хәзер дә бар, вә бәгъзеләре юк, һәлак булганнар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا ظَلَمْنَٰهُمْ وَلَٰكِن ظَلَمُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ فَمَآ أَغْنَتْ عَنْهُمْ ءَالِهَتُهُمُ ٱلَّتِى يَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ لَّمَّا جَآءَ أَمْرُ رَبِّكَ وَمَا زَادُوهُمْ غَيْرَ تَتْبِيبٍ

Yakub Ibn NugmanБез аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар Раббыңның ґәзабы килгәч, аларның Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнары аларга һич файда бирмәде вә саклый алмады, вә һәлакәткә төшүдән башка сынымнары аларга һичнәрсә арттырмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَذَٰلِكَ أَخْذُ رَبِّكَ إِذَآ أَخَذَ ٱلْقُرَىٰ وَهِىَ ظَٰلِمَةٌ إِنَّ أَخْذَهُۥٓ أَلِيمٌ شَدِيدٌ

Yakub Ibn NugmanӘнә шулай Раббыңның кешеләре азган шәһәрне ґәзаб белән тотуы бик тиз вә бик каты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّمَنْ خَافَ عَذَابَ ٱلْـَٔاخِرَةِ ذَٰلِكَ يَوْمٌ مَّجْمُوعٌ لَّهُ ٱلنَّاسُ وَذَٰلِكَ يَوْمٌ مَّشْهُودٌ

Yakub Ibn NugmanЮгарыда сөйләнгән хәбәрләрдә ахирәт ґәзабыннан куркучылар өчен гыйбрәтләр бар, ул кыямәт көне кешеләрнең барчасы җыела торган көндер, вә ул көндә һәр мәхлук Аллаһу хозурында хазер булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا نُؤَخِّرُهُۥٓ إِلَّا لِأَجَلٍ مَّعْدُودٍ

Yakub Ibn NugmanУл көнне вакытлыча гына, дөнья беткәнче генә кичектерәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَأْتِ لَا تَكَلَّمُ نَفْسٌ إِلَّا بِإِذْنِهِۦ فَمِنْهُمْ شَقِىٌّ وَسَعِيدٌ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көне килеп җитсә, һичкем сөйләшә алмас, мәгәр Аллаһ изин биргән кеше генә сөйләшер, бәс ул көндә кешеләрнең кайберләре яхшы вә кайберләре явыздыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا ٱلَّذِينَ شَقُوا۟ فَفِى ٱلنَّارِ لَهُمْ فِيهَا زَفِيرٌ وَشَهِيقٌ

Yakub Ibn NugmanӘмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда ґәзабның катылыгыннан яман тавыш белән кычкыру вә ыңгырашу булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَٰلِدِينَ فِيهَا مَا دَامَتِ ٱلسَّمَٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ إِلَّا مَا شَآءَ رَبُّكَ إِنَّ رَبَّكَ فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ

Yakub Ibn NugmanАхирәтнең җире вә күкләре даим булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге калырлар, мәгәр Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. Әлбәттә, синең Раббың кылырга теләгән эшен кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا ٱلَّذِينَ سُعِدُوا۟ فَفِى ٱلْجَنَّةِ خَٰلِدِينَ فِيهَا مَا دَامَتِ ٱلسَّمَٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ إِلَّا مَا شَآءَ رَبُّكَ عَطَآءً غَيْرَ مَجْذُوذٍ

Yakub Ibn NugmanВә әмма яхшы мөселманнар җәннәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә җәннәттә мәңге калырлар, мәгәр җәннәткә керә алмый торырлар Раббың теләгән гөнаһлы мөэмин кешеләр, ул җәннәт мөэминнәргә Аллаһудан һич бетми торган бүләктер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا تَكُ فِى مِرْيَةٍ مِّمَّا يَعْبُدُ هَٰٓؤُلَآءِ مَا يَعْبُدُونَ إِلَّا كَمَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُهُم مِّن قَبْلُ وَإِنَّا لَمُوَفُّوهُمْ نَصِيبَهُمْ غَيْرَ مَنقُوصٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, мөшрикләрнең дине вә гамәле батыл-ялган икәнлектә һич тә шикләнмә, әлбәттә, бөтен эшләре батылдыр, аталары сынымга гыйбадәт кылган кеби болар да сынымга гыйбадәт кылалар. Аларның ґәзабтан булган өлешләрен һич киметмичә, үзләренә бирербез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْكِتَٰبَ فَٱخْتُلِفَ فِيهِ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَقُضِىَ بَيْنَهُمْ وَإِنَّهُمْ لَفِى شَكٍّ مِّنْهُ مُرِيبٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Мусага китап бирдек, ул китап хакында ихтилаф булды – кайбер кешеләр ышандылар вә кайбер кешеләр ышанмадылар. Әгәр Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, кәферләрнең ґәзабын кичектерү белән, әлбәттә, аларны һәлак итмәк өчен хөкем булыр иде, тәхкыйк кәферләр Коръәннең Аллаһ китабы икәнлектә шикләнмәктәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ كُلًّا لَّمَّا لَيُوَفِّيَنَّهُمْ رَبُّكَ أَعْمَٰلَهُمْ إِنَّهُۥ بِمَا يَعْمَلُونَ خَبِيرٌ

Yakub Ibn NugmanАларның барчасына да Раббың, кылган эшләренең җәзасын тулысынча бирер, Аллаһ аларның кылган эшләреннән, әлбәттә, хәбәрдар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱسْتَقِمْ كَمَآ أُمِرْتَ وَمَن تَابَ مَعَكَ وَلَا تَطْغَوْا۟ إِنَّهُۥ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһ боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһуга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَرْكَنُوٓا۟ إِلَى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ فَتَمَسَّكُمُ ٱلنَّارُ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِنْ أَوْلِيَآءَ ثُمَّ لَا تُنصَرُونَ

Yakub Ibn NugmanЗалимнәр, кәферләр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына авышмагыз, аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз, аларга һич тә дус булмагыз! Әгәр алар ягына авышсагыз, ул вакытта сезне җәһәннәм уты тотар, Аллаһудан башка сезгә дус юк, Аңа дус булырга тырышыгыз! Әгәр Аллаһуга дус булмыйча залимнәргә дус булсагыз, соңра Аллаһ ґәзабыннан котылырга сезгә ярдәм ителмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ طَرَفَىِ ٱلنَّهَارِ وَزُلَفًا مِّنَ ٱلَّيْلِ إِنَّ ٱلْحَسَنَٰتِ يُذْهِبْنَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ ذَٰلِكَ ذِكْرَىٰ لِلذَّٰكِرِينَ

Yakub Ibn NugmanКөннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен – ахшам, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱصْبِرْ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanСабыр кыл, чыдамлы бул Аллаһ юлыңда сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык кирәк һәм изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савабларын һич җуймас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَوْلَا كَانَ مِنَ ٱلْقُرُونِ مِن قَبْلِكُمْ أُو۟لُوا۟ بَقِيَّةٍ يَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْفَسَادِ فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا قَلِيلًا مِّمَّنْ أَنجَيْنَا مِنْهُمْ وَٱتَّبَعَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مَآ أُتْرِفُوا۟ فِيهِ وَكَانُوا۟ مُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanКәшки булсачы арагызда сездән әүвәл һәлак булган каумләрдән калган гакыл белем ияләре, кешеләрне җир өстендә бозыклык кылудан тыяр иделәр, мәгәр алар арасыннан азларын гына ґәзабтан коткардык, кешеләргә әмер мәгъруф кылганнары өчен. Әмма залимләр үзләренә бирелгән дөнья байлыгына гына иярделәр һәм, азып, кәфер булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا كَانَ رَبُّكَ لِيُهْلِكَ ٱلْقُرَىٰ بِظُلْمٍ وَأَهْلُهَا مُصْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanШәһәрләр кешеләре иманлы, динле яхшы кешеләр булганлары хәлдә Раббың золым итеп аларны һич һәлак итәр булмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ شَآءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ ٱلنَّاسَ أُمَّةً وَٰحِدَةً وَلَا يَزَالُونَ مُخْتَلِفِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Раббың теләсә иде бөтен кешеләрне бер генә диндә кылыр иде. Кешеләр һаман да Аллаһ хөкемләрен бозып, диндә төрле юлларга китмәктәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا مَن رَّحِمَ رَبُّكَ وَلِذَٰلِكَ خَلَقَهُمْ وَتَمَّتْ كَلِمَةُ رَبِّكَ لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنَ ٱلْجِنَّةِ وَٱلنَّاسِ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр Раббың рәхмәт иткән хак мөэминләр Аллаһ хөкемләрен бозмаслар вә Коръән белән күрсәтелгән тугъры юлдан тышкары һич тә чыкмаслар, әнә шул хак мөэминнәрне Аллаһ халык кылды исламның хаклыгын күрсәтер өчен, Аллаһ динен бозучы бидеґәтче җенләр вә бидеґәтче кешеләр белән, әлбәттә, җәһәннәмне тутырачакмын дигән хөкеме белән Раббыңның сүзе тәмам булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُلًّا نَّقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلرُّسُلِ مَا نُثَبِّتُ بِهِۦ فُؤَادَكَ وَجَآءَكَ فِى هَٰذِهِ ٱلْحَقُّ وَمَوْعِظَةٌ وَذِكْرَىٰ لِلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanРасүлләр хәбәрләреннән хикәя итсәк, һәрберсендә синең күңелеңдә сабит булырга кыйссалар иңдерәбез, вә ошбу сүрәдә килде сиңа хак хәбәрләр вә мөэминләргә вәгазь һәм гыйбрәтләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُل لِّلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ ٱعْمَلُوا۟ عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنَّا عَٰمِلُونَ

Yakub Ibn NugmanИман китермәгән кешеләргә әйт: "Үз урынларыгызда кыласы явыз эшләрегезне кылыгыз! Мин дә үз эшемне кылучымын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱنتَظِرُوٓا۟ إِنَّا مُنتَظِرُونَ

Yakub Ibn NugmanКөтегез Аллаһ хөкемен, без дә сезнең һәлак булуыгызны көтәбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّهِ غَيْبُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَإِلَيْهِ يُرْجَعُ ٱلْأَمْرُ كُلُّهُۥ فَٱعْبُدْهُ وَتَوَكَّلْ عَلَيْهِ وَمَا رَبُّكَ بِغَٰفِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanҖирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләр Аллаһу тәгаләнеке, вә барча эш Аңарга кайтыр, Ул – Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Ул – Аллаһуга тәвәккәл кыл! Сезнең кылган гамәлләрегездән Раббың гафил түгел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70