وَأَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰ وَأَخِيهِ أَن تَبَوَّءَا لِقَوْمِكُمَا بِمِصْرَ بُيُوتًا وَٱجْعَلُوا۟ بُيُوتَكُمْ قِبْلَةً وَأَقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَبَشِّرِ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn NugmanМуса илә Һарунга вәхий кылып әйттек: "Кавемегезгә Мысырда өйләр хәзерләгез вә ул өйләрегезне мәсҗидләр кылыгыз һәм намазларыгызны шул өйләрегездә үтәгез, вә мөэминнәрне шатландыр, аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт булачак".