caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yunus сүрәсе, 71 аять

Мәккә · иңү тәртибе 51 · 10:71

وَٱتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ نُوحٍ إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦ يَٰقَوْمِ إِن كَانَ كَبُرَ عَلَيْكُم مَّقَامِى وَتَذْكِيرِى بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ فَعَلَى ٱللَّهِ تَوَكَّلْتُ فَأَجْمِعُوٓا۟ أَمْرَكُمْ وَشُرَكَآءَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُنْ أَمْرُكُمْ عَلَيْكُمْ غُمَّةً ثُمَّ ٱقْضُوٓا۟ إِلَىَّ وَلَا تُنظِرُونِ

Yakub Ibn NugmanГыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: "Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70