caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yunus сүрәсе, 98 аять

Мәккә · иңү тәртибе 51 · 10:98

فَلَوْلَا كَانَتْ قَرْيَةٌ ءَامَنَتْ فَنَفَعَهَآ إِيمَٰنُهَآ إِلَّا قَوْمَ يُونُسَ لَمَّآ ءَامَنُوا۟ كَشَفْنَا عَنْهُمْ عَذَابَ ٱلْخِزْىِ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَمَتَّعْنَٰهُمْ إِلَىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanЙунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең ґәзабны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья ґәзабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: "Әгәр иман китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан ґәзаб киләчәк", – диде. Алар башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. Ґәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра Аллаһ ґәзабны кире алды.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70