caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Bayyina сүрәсе البينة

8 аять · Мәдинә · иңү тәртибе 100

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ لَمْ يَكُنِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَٰبِ وَٱلْمُشْرِكِينَ مُنفَكِّينَ حَتَّىٰ تَأْتِيَهُمُ ٱلْبَيِّنَةُ

Yakub Ibn NugmanКитаби кәферләр һәм китапсыз мөшрикләр, көферлекләреннән аерылмадылар, хәтта хакның хаклыгын вә батылның батыллыгын ачык аңлатучы вә хакны батылдан ачык аеручы Коръән килгәнгә чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَسُولٌ مِّنَ ٱللَّهِ يَتْلُوا۟ صُحُفًا مُّطَهَّرَةً

Yakub Ibn NugmanУл аңлатма Аллаһудан килгән рәсүлнең Коръән аятьләрен укымаклыгыдыр, ул аятьләр батылдан (ялганнан) ґәзабтан пак булган һәм сәхифәләрдә язылган Коръән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِيهَا كُتُبٌ قَيِّمَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл сәхифәләрдә һич үзгәрми торган хөкмий аятьләр бардыр. Алар хакны сөйләүче һәм үзгәрүдән пак (Коръән иңгәч кәферләр һәм мөшрикләр, Коръәнне кабул итеп мөселман булдылар. Хәзер дә ул эш дөньяда дәвам итә).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا تَفَرَّقَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ إِلَّا مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَتْهُمُ ٱلْبَيِّنَةُ

Yakub Ibn NugmanУл китабий кәферләр, бер-берсеннән аерылмадылар төрле мәзһәбләргә бүленмәделәр мәгәр үзләренә пәйгамбәр килеп хак динне өйрәтеп бер генә юлны ачык күрсәткәннән соң аерылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أُمِرُوٓا۟ إِلَّا لِيَعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ حُنَفَآءَ وَيُقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُؤْتُوا۟ ٱلزَّكَوٰةَ وَذَٰلِكَ دِينُ ٱلْقَيِّمَةِ

Yakub Ibn NugmanКитаплары белән гамәл кылмыйча кәфер булган яһүдләр һәм насаралар, Аллаһ тарафыннан боерылдылар, Аллаһ ризалыгы өчен генә Ислам динен тотарга, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа итагать итәргә, дәхи намаз укырга, зәкят бирергә, дөреслектә хаклыкта таза торганнарның хак дине әнә шулдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَٰبِ وَٱلْمُشْرِكِينَ فِى نَارِ جَهَنَّمَ خَٰلِدِينَ فِيهَآ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمْ شَرُّ ٱلْبَرِيَّةِ

Yakub Ibn NugmanКитапка ышанып та кәфер булган кешеләр һәм китапка ышанмаучы кәферләр алар җәһәннәм утында мәңге калучылардыр. Алар мәхлукатнең иң явызырагыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمْ خَيْرُ ٱلْبَرِيَّةِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, мәхлукларның яхшыларыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

جَزَآؤُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ جَنَّٰتُ عَدْنٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا رَّضِىَ ٱللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا۟ عَنْهُ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَشِىَ رَبَّهُۥ

Yakub Ibn NugmanРаббылары хозурында аларның җәзасы Ґәден исемендәге җәннәтләредер, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар. Аллаһ алардан разый булды, һәм алар да Аллаһудан разый булдылар. Бу дәрәҗәләр Раббыларыннан курыккан хак мөэминнәргәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70