An-Naas сүрәсе الناس
6 аять · Мәккә · иңү тәртибе 21
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ ٱلنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanӘйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَلِكِ ٱلنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanКешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَٰهِ ٱلنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanКешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِن شَرِّ ٱلْوَسْوَاسِ ٱلْخَنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanЧигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى يُوَسْوِسُ فِى صُدُورِ ٱلنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanУл ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِنَ ٱلْجِنَّةِ وَٱلنَّاسِ
Yakub Ibn NugmanУл ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→