caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Falaq сүрәсе الفلق

5 аять · Мәккә · иңү тәртибе 20

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ ٱلْفَلَقِ

Yakub Ibn NugmanӘйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِن شَرِّ مَا خَلَقَ

Yakub Ibn NugmanБар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ

Yakub Ibn NugmanВә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِن شَرِّ ٱلنَّفَّٰثَٰتِ فِى ٱلْعُقَدِ

Yakub Ibn NugmanДәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ

Yakub Ibn NugmanҺәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70