caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Taghaabun сүрәсе التغابن

18 аять · Мәдинә · иңү тәртибе 108

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ يُسَبِّحُ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ لَهُ ٱلْمُلْكُ وَلَهُ ٱلْحَمْدُ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһ кимчелекләрдән пакь, дип, Аны мактап тәсбих әйтәдер, ике дөньяга да патшалык Аңа хастыр, хакыйкый мактау Аңадыр вә Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى خَلَقَكُمْ فَمِنكُمْ كَافِرٌ وَمِنكُم مُّؤْمِنٌ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ сезне халык кылды, Сезләрдән кәферләр бар вә Сезләрдән мөэминнәр бар, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ وَصَوَّرَكُمْ فَأَحْسَنَ صُوَرَكُمْ وَإِلَيْهِ ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanҖирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, вә сезнең сурәтләрегезне төзеде, сурәтләрегезне вә рәвешләрегезне ни күркәм кылды, вә Ул – Аллаһугадыр кайтачак урын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَعْلَمُ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَيَعْلَمُ مَا تُسِرُّونَ وَمَا تُعْلِنُونَ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn NugmanУл җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләдер, вә сезнең ачык кылган эшләрегезне һәм яшерен кылган эшләрегезне дә барын да беләдер. Аллаһ күкрәкләрдә булган уй-фикерләрне беләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَبَؤُا۟ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَبْلُ فَذَاقُوا۟ وَبَالَ أَمْرِهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМоннан элек булган кәферләрнең хәбәре сезгә килмәдеме, үзләренең көферлекләренең имгәген татыдылар, вә аларгадыр ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُۥ كَانَت تَّأْتِيهِمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَقَالُوٓا۟ أَبَشَرٌ يَهْدُونَنَا فَكَفَرُوا۟ وَتَوَلَّوا۟ وَّٱسْتَغْنَى ٱللَّهُ وَٱللَّهُ غَنِىٌّ حَمِيدٌ

Yakub Ibn NugmanАларга дөньяда һәм ахирәттә ґәзаб тиешле булды менә бу сәбәпле, тәхкыйк аларга пәйгамбәрләре төрле могҗизалар һәм Исламның хаклыгына ачык дәлилләр белән килә иделәр, алар әйттеләр: "Әйә безне туры юлга кешеме күндерер?" Ягъни пәйгамбәрләрнең фәрештәдән булуын теләделәр. Алар шуның өчен пәйгамбәрләрне инкяр иттеләр вә хакны кабул итүдән баш тарттылар, Аллаһ моңсыздыр аларның ышануларына һич ихтыяҗы юктыр. Аллаһ бай вә һәр эшендә мактаулы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

زَعَمَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَن لَّن يُبْعَثُوا۟ قُلْ بَلَىٰ وَرَبِّى لَتُبْعَثُنَّ ثُمَّ لَتُنَبَّؤُنَّ بِمَا عَمِلْتُمْ وَذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ

Yakub Ibn NugmanКәферләр үзләренчә "үлгәннән соң терелү булмый" дигән сүзләрен дөресләп маташалар. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, терелерсез, Раббымның исеме илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, терелеп каберләрегездән кубарылып чыгачаксыз, соңра кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирелмеш булырсыз. Бу эш Аллаһуга бик җиңелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَـَٔامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَٱلنُّورِ ٱلَّذِىٓ أَنزَلْنَا وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ

Yakub Ibn NugmanКубарылу хак булгач, Аллаһуга вә Аның рәсүленә һәм Без иңдергән гакыл нуры булган Коръәнгә ышаныгыз! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَجْمَعُكُمْ لِيَوْمِ ٱلْجَمْعِ ذَٰلِكَ يَوْمُ ٱلتَّغَابُنِ وَمَن يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ وَيَعْمَلْ صَٰلِحًا يُكَفِّرْ عَنْهُ سَيِّـَٔاتِهِۦ وَيُدْخِلْهُ جَنَّٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَآ أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلنَّارِ خَٰلِدِينَ فِيهَا وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanИманны инкяр итеп аятьләребезне ялганга тоткан кешеләр – алар ут әһелләредер анда мәңге калучылардыр, ул ут ни яман урындыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَآ أَصَابَ مِن مُّصِيبَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ وَمَن يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ يَهْدِ قَلْبَهُۥ وَٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanКайгы бәла-каза ирешмәде, мәгәр Аллаһуның теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһуга иман китерсә, Аллаһ ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُوا۟ ٱلرَّسُولَ فَإِن تَوَلَّيْتُمْ فَإِنَّمَا عَلَىٰ رَسُولِنَا ٱلْبَلَٰغُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез, әгәр карышсагыз, итагать итүдән баш тартсагыз, бит расүлебезнең бурычы фәкать сезгә Безнең хөкемнәребезне ирештермәк, ачык итеп аңлатмактыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генә, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّ مِنْ أَزْوَٰجِكُمْ وَأَوْلَٰدِكُمْ عَدُوًّا لَّكُمْ فَٱحْذَرُوهُمْ وَإِن تَعْفُوا۟ وَتَصْفَحُوا۟ وَتَغْفِرُوا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр, тәхкыйк сезнең хатыннарыгыздан һәм балаларыгыздан бардыр сезгә дошман булганнары, алардан сакланыгыз, гафил булмагыз! Әгәр аларны гафу итсәгез һәм аларны шелтә кылуны куеп хата эшләрен кичерсәгез, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَآ أَمْوَٰلُكُمْ وَأَوْلَٰدُكُمْ فِتْنَةٌ وَٱللَّهُ عِندَهُۥٓ أَجْرٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ مَا ٱسْتَطَعْتُمْ وَٱسْمَعُوا۟ وَأَطِيعُوا۟ وَأَنفِقُوا۟ خَيْرًا لِّأَنفُسِكُمْ وَمَن يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِۦ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз көчегез җиткән чаклы, ягъни Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелырга көчегез җитә торып тыелмыйча һәм кушкан сәваблы эшләрне көчегез җитә торып эшләмичә гөнаһлы булмагыз, Аллаһуның сүзен ишетегез һәм итагать итегез, һәм малларыгыздан садакалар бирегез – бу эшләр үзегез өчен файдалыдыр. Бер кеше дөнья малына нәфесенең комсызлыгыннан сакланса – андый кешеләр ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن تُقْرِضُوا۟ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا يُضَٰعِفْهُ لَكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ وَٱللَّهُ شَكُورٌ حَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга бурычка кергән кеби, гөнаһлардан Аллаһ ризалыгы өчен сакланыгыз һәм сәваблы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, Аллаһ әҗерләрен ике өлеш арттырып бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ яхшылыкка яхшылык бирүче вә юаш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَٰلِمُ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanЯшерен эшләрне вә әшкәрә булган эшләрне белүчедер, куәтле, һәр эштә өстен вә хөкем итүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70