caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Humaza сүрәсе الهمزة

9 аять · Мәккә · иңү тәртибе 32

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَيْلٌ لِّكُلِّ هُمَزَةٍ لُّمَزَةٍ

Yakub Ibn NugmanҮкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى جَمَعَ مَالًا وَعَدَّدَهُۥ

Yakub Ibn NugmanУл гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَحْسَبُ أَنَّ مَالَهُۥٓ أَخْلَدَهُۥ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا لَيُنۢبَذَنَّ فِى ٱلْحُطَمَةِ

Yakub Ibn NugmanЮк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْحُطَمَةُ

Yakub Ibn NugmanСиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَارُ ٱللَّهِ ٱلْمُوقَدَةُ

Yakub Ibn NugmanУл Аллаһуның кыздырылган утыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّتِى تَطَّلِعُ عَلَى ٱلْأَفْـِٔدَةِ

Yakub Ibn NugmanУл ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهَا عَلَيْهِم مُّؤْصَدَةٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى عَمَدٍ مُّمَدَّدَةٍۭ

Yakub Ibn NugmanУттан булган озын баганалар белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70