caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Maaida сүрәсе, 5 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 112 · 5:5

ٱلْيَوْمَ أُحِلَّ لَكُمُ ٱلطَّيِّبَٰتُ وَطَعَامُ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ حِلٌّ لَّكُمْ وَطَعَامُكُمْ حِلٌّ لَّهُمْ وَٱلْمُحْصَنَٰتُ مِنَ ٱلْمُؤْمِنَٰتِ وَٱلْمُحْصَنَٰتُ مِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ مِن قَبْلِكُمْ إِذَآ ءَاتَيْتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ مُحْصِنِينَ غَيْرَ مُسَٰفِحِينَ وَلَا مُتَّخِذِىٓ أَخْدَانٍ وَمَن يَكْفُرْ بِٱلْإِيمَٰنِ فَقَدْ حَبِطَ عَمَلُهُۥ وَهُوَ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ مِنَ ٱلْخَٰسِرِينَ

Yakub Ibn NugmanБүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70