caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Quraish сүрәсе قريش

4 аять · Мәккә · иңү тәртибе 29

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ لِإِيلَٰفِ قُرَيْشٍ

Yakub Ibn NugmanКураеш кабиләсенең өлфәтләнүенә ґәҗәбләнегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِۦلَٰفِهِمْ رِحْلَةَ ٱلشِّتَآءِ وَٱلصَّيْفِ

Yakub Ibn NugmanАларның җәй һәм кыш көннәрендә сәүдә белән сәфәрдә йөрүләрендә өлфәтләнүләренә ґәҗәбләнегез! (Кураеш җәй бер мәртәбә, кыш бер мәртәбә Шамга йә Йәмәнгә сәфәр итәләр иде, сәфәрләре Аллаһ ярдәме илә уңышлы булып Мәккә халкын ризык белән тәэмин итеп торалар иде).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَعْبُدُوا۟ رَبَّ هَٰذَا ٱلْبَيْتِ

Yakub Ibn NugmanАлар иман китереп ошбу Кәгъбәнең Раббысы булган Аллаһга гыйбадәт кылсыннар һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итсеннәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِىٓ أَطْعَمَهُم مِّن جُوعٍ وَءَامَنَهُم مِّنْ خَوْفٍۭ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ аларны ачлыктан коткарып тук кылды, һәм аларны һәртөрле куркынычлардан имин кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70