caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-An'aam сүрәсе, 70 аять

Мәккә · иңү тәртибе 55 · 6:70

وَذَرِ ٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ دِينَهُمْ لَعِبًا وَلَهْوًا وَغَرَّتْهُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا وَذَكِّرْ بِهِۦٓ أَن تُبْسَلَ نَفْسٌۢ بِمَا كَسَبَتْ لَيْسَ لَهَا مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلِىٌّ وَلَا شَفِيعٌ وَإِن تَعْدِلْ كُلَّ عَدْلٍ لَّا يُؤْخَذْ مِنْهَآ أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ أُبْسِلُوا۟ بِمَا كَسَبُوا۟ لَهُمْ شَرَابٌ مِّنْ حَمِيمٍ وَعَذَابٌ أَلِيمٌۢ بِمَا كَانُوا۟ يَكْفُرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит ґәзабтан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, кабул булмас һәм ґәзабтан чыга алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек кылганнары өчен аларга җәһәннәм ґәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70