caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 144 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:144

قَدْ نَرَىٰ تَقَلُّبَ وَجْهِكَ فِى ٱلسَّمَآءِ فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبْلَةً تَرْضَىٰهَا فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا۟ وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُۥ وَإِنَّ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ لَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّهِمْ وَمَا ٱللَّهُ بِغَٰفِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70