caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 143 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:143

وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَٰكُمْ أُمَّةً وَسَطًا لِّتَكُونُوا۟ شُهَدَآءَ عَلَى ٱلنَّاسِ وَيَكُونَ ٱلرَّسُولُ عَلَيْكُمْ شَهِيدًا وَمَا جَعَلْنَا ٱلْقِبْلَةَ ٱلَّتِى كُنتَ عَلَيْهَآ إِلَّا لِنَعْلَمَ مَن يَتَّبِعُ ٱلرَّسُولَ مِمَّن يَنقَلِبُ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ وَإِن كَانَتْ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى ٱلَّذِينَ هَدَى ٱللَّهُ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَٰنَكُمْ إِنَّ ٱللَّهَ بِٱلنَّاسِ لَرَءُوفٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70