caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-A'raaf сүрәсе, 38 аять

Мәккә · иңү тәртибе 39 · 7:38

قَالَ ٱدْخُلُوا۟ فِىٓ أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِكُم مِّنَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ فِى ٱلنَّارِ كُلَّمَا دَخَلَتْ أُمَّةٌ لَّعَنَتْ أُخْتَهَا حَتَّىٰٓ إِذَا ٱدَّارَكُوا۟ فِيهَا جَمِيعًا قَالَتْ أُخْرَىٰهُمْ لِأُولَىٰهُمْ رَبَّنَا هَٰٓؤُلَآءِ أَضَلُّونَا فَـَٔاتِهِمْ عَذَابًا ضِعْفًا مِّنَ ٱلنَّارِ قَالَ لِكُلٍّ ضِعْفٌ وَلَٰكِن لَّا تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтер: "сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул – җәмәгать җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез", – дип. Һәркайчан җәһәннәмгә бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта җәһәннәмгә җыелып бетсәләр, иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: "Ий Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә караганда ут ґәзабын аларга ике өлеш бир! Аллаһ әйтер: "һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин белмисез".
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70