caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Maaida сүрәсе, 19 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 112 · 5:19

يَٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَٰبِ قَدْ جَآءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ عَلَىٰ فَتْرَةٍ مِّنَ ٱلرُّسُلِ أَن تَقُولُوا۟ مَا جَآءَنَا مِنۢ بَشِيرٍ وَلَا نَذِيرٍ فَقَدْ جَآءَكُم بَشِيرٌ وَنَذِيرٌ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanИй китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: "Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70