caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 171 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:171

يَٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَٰبِ لَا تَغْلُوا۟ فِى دِينِكُمْ وَلَا تَقُولُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ إِلَّا ٱلْحَقَّ إِنَّمَا ٱلْمَسِيحُ عِيسَى ٱبْنُ مَرْيَمَ رَسُولُ ٱللَّهِ وَكَلِمَتُهُۥٓ أَلْقَىٰهَآ إِلَىٰ مَرْيَمَ وَرُوحٌ مِّنْهُ فَـَٔامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦ وَلَا تَقُولُوا۟ ثَلَٰثَةٌ ٱنتَهُوا۟ خَيْرًا لَّكُمْ إِنَّمَا ٱللَّهُ إِلَٰهٌ وَٰحِدٌ سُبْحَٰنَهُۥٓ أَن يَكُونَ لَهُۥ وَلَدٌ لَّهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ وَكِيلًا

Yakub Ibn NugmanИй китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70