caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 127 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:127

وَيَسْتَفْتُونَكَ فِى ٱلنِّسَآءِ قُلِ ٱللَّهُ يُفْتِيكُمْ فِيهِنَّ وَمَا يُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فِى ٱلْكِتَٰبِ فِى يَتَٰمَى ٱلنِّسَآءِ ٱلَّٰتِى لَا تُؤْتُونَهُنَّ مَا كُتِبَ لَهُنَّ وَتَرْغَبُونَ أَن تَنكِحُوهُنَّ وَٱلْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ ٱلْوِلْدَٰنِ وَأَن تَقُومُوا۟ لِلْيَتَٰمَىٰ بِٱلْقِسْطِ وَمَا تَفْعَلُوا۟ مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ ٱللَّهَ كَانَ بِهِۦ عَلِيمًا

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син аларга әйт: "Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва бирә", – дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга Коръән фәтва бирәдер", – дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70