caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 113 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:113

وَلَوْلَا فَضْلُ ٱللَّهِ عَلَيْكَ وَرَحْمَتُهُۥ لَهَمَّت طَّآئِفَةٌ مِّنْهُمْ أَن يُضِلُّوكَ وَمَا يُضِلُّونَ إِلَّآ أَنفُسَهُمْ وَمَا يَضُرُّونَكَ مِن شَىْءٍ وَأَنزَلَ ٱللَّهُ عَلَيْكَ ٱلْكِتَٰبَ وَٱلْحِكْمَةَ وَعَلَّمَكَ مَا لَمْ تَكُن تَعْلَمُ وَكَانَ فَضْلُ ٱللَّهِ عَلَيْكَ عَظِيمًا

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70