caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 114 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:114

لَّا خَيْرَ فِى كَثِيرٍ مِّن نَّجْوَىٰهُمْ إِلَّا مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلَٰحٍۭ بَيْنَ ٱلنَّاسِ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ ٱبْتِغَآءَ مَرْضَاتِ ٱللَّهِ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا

Yakub Ibn NugmanМонафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70