caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 283 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:283

وَإِن كُنتُمْ عَلَىٰ سَفَرٍ وَلَمْ تَجِدُوا۟ كَاتِبًا فَرِهَٰنٌ مَّقْبُوضَةٌ فَإِنْ أَمِنَ بَعْضُكُم بَعْضًا فَلْيُؤَدِّ ٱلَّذِى ٱؤْتُمِنَ أَمَٰنَتَهُۥ وَلْيَتَّقِ ٱللَّهَ رَبَّهُۥ وَلَا تَكْتُمُوا۟ ٱلشَّهَٰدَةَ وَمَن يَكْتُمْهَا فَإِنَّهُۥٓ ءَاثِمٌ قَلْبُهُۥ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сәфәрдә булып, язучы тапмасагыз ул вакытта бурычка алган кеше заклад бирсен, ягъни бурычын кайтарып биргәнче, берәр бәяле әйбер биреп торсын, әгәр бер-берегезгә ышанып язудан һәм закладтан башка бурычка бирсәгез, ул вакытта бурычка алган кеше инсаф белән бурычын иясенә тапшырсын һәм тәрбияче булган Аллаһудан курыксын. Ий шаһит булган кешеләр, Шәһадәтегезне яшермәгез, сөйләшкән сүзләрегезне үзгәртмәгез. Әгәр шаһит булган кеше шәһитлек эшендә дөреслекне яшерсә, аның күңеле гөнаһкәрдер. Бит Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне белүче.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70