caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 150 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:150

وَمِنْ حَيْثُ خَرَجْتَ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا۟ وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُۥ لِئَلَّا يَكُونَ لِلنَّاسِ عَلَيْكُمْ حُجَّةٌ إِلَّا ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنْهُمْ فَلَا تَخْشَوْهُمْ وَٱخْشَوْنِى وَلِأُتِمَّ نِعْمَتِى عَلَيْكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез!
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70