caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Kahf сүрәсе, 22 аять

Мәккә · иңү тәртибе 69 · 18:22

سَيَقُولُونَ ثَلَٰثَةٌ رَّابِعُهُمْ كَلْبُهُمْ وَيَقُولُونَ خَمْسَةٌ سَادِسُهُمْ كَلْبُهُمْ رَجْمًۢا بِٱلْغَيْبِ وَيَقُولُونَ سَبْعَةٌ وَثَامِنُهُمْ كَلْبُهُمْ قُل رَّبِّىٓ أَعْلَمُ بِعِدَّتِهِم مَّا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا قَلِيلٌ فَلَا تُمَارِ فِيهِمْ إِلَّا مِرَآءً ظَٰهِرًا وَلَا تَسْتَفْتِ فِيهِم مِّنْهُمْ أَحَدًا

Yakub Ibn NugmanТау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: "Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде", – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: "Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде", – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: "Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде", – дип. Әйт "Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер". Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70