caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Kahf сүрәсе, 21 аять

Мәккә · иңү тәртибе 69 · 18:21

وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ ٱلسَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَآ إِذْ يَتَنَٰزَعُونَ بَيْنَهُمْ أَمْرَهُمْ فَقَالُوا۟ ٱبْنُوا۟ عَلَيْهِم بُنْيَٰنًا رَّبُّهُمْ أَعْلَمُ بِهِمْ قَالَ ٱلَّذِينَ غَلَبُوا۟ عَلَىٰٓ أَمْرِهِمْ لَنَتَّخِذَنَّ عَلَيْهِم مَّسْجِدًا

Yakub Ibn NugmanКаты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. "Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде. Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: "Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70