يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلْخَمْرِ وَٱلْمَيْسِرِ قُلْ فِيهِمَآ إِثْمٌ كَبِيرٌ وَمَنَٰفِعُ لِلنَّاسِ وَإِثْمُهُمَآ أَكْبَرُ مِن نَّفْعِهِمَا وَيَسْـَٔلُونَكَ مَاذَا يُنفِقُونَ قُلِ ٱلْعَفْوَ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ ٱللَّهُ لَكُمُ ٱلْـَٔايَٰتِ لَعَلَّكُمْ تَتَفَكَّرُونَ
Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз!