caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-A'raaf сүрәсе, 155 аять

Мәккә · иңү тәртибе 39 · 7:155

وَٱخْتَارَ مُوسَىٰ قَوْمَهُۥ سَبْعِينَ رَجُلًا لِّمِيقَٰتِنَا فَلَمَّآ أَخَذَتْهُمُ ٱلرَّجْفَةُ قَالَ رَبِّ لَوْ شِئْتَ أَهْلَكْتَهُم مِّن قَبْلُ وَإِيَّٰىَ أَتُهْلِكُنَا بِمَا فَعَلَ ٱلسُّفَهَآءُ مِنَّآ إِنْ هِىَ إِلَّا فِتْنَتُكَ تُضِلُّ بِهَا مَن تَشَآءُ وَتَهْدِى مَن تَشَآءُ أَنتَ وَلِيُّنَا فَٱغْفِرْ لَنَا وَٱرْحَمْنَا وَأَنتَ خَيْرُ ٱلْغَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса, тауга барганда кавеме эченнән җитмеш ирне үзе белән алды. Ул ирләрне зилзәлә тоткач, ягъни Аллаһуның тауга төшкән нуры белән көеп үлгәч, Муса әйтте: "Ий Раббым! Әгәр ул ирләрне вә мине һәлак итәргә теләсәң, әлбәттә, аларның миңа юлдаш булуларыннан элек һәлак итәр идең. Я Рабби! Безләрдән гакылсызлар кылган эш өчен безне һәлак итәрсеңме? Аларның Сине күрергә теләүләре Үзең теләгән бер фетнә сынаудыр, аның белән Үзең теләгән кешене адаштырырсың вә Үзең теләгән кешене һидәяткә салырсың. Син генә безнең ярдәмчебезсең, безне ярлыка вә рәхмәт кыл! Син ярлыкаучыларның иң хәерлесесең!"
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70