caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-A'raaf сүрәсе, 150 аять

Мәккә · иңү тәртибе 39 · 7:150

وَلَمَّا رَجَعَ مُوسَىٰٓ إِلَىٰ قَوْمِهِۦ غَضْبَٰنَ أَسِفًا قَالَ بِئْسَمَا خَلَفْتُمُونِى مِنۢ بَعْدِىٓ أَعَجِلْتُمْ أَمْرَ رَبِّكُمْ وَأَلْقَى ٱلْأَلْوَاحَ وَأَخَذَ بِرَأْسِ أَخِيهِ يَجُرُّهُۥٓ إِلَيْهِ قَالَ ٱبْنَ أُمَّ إِنَّ ٱلْقَوْمَ ٱسْتَضْعَفُونِى وَكَادُوا۟ يَقْتُلُونَنِى فَلَا تُشْمِتْ بِىَ ٱلْأَعْدَآءَ وَلَا تَجْعَلْنِى مَعَ ٱلْقَوْمِ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса кауме янына ачу вә кайгы белән кайткач әйтте: "Мин киткәч нинди кабахәт эш эшләгәнсез! Раббыгызның эшендә ашыктыгызмы? Аллаһ вәгъдә кылган кырык көнне көтәргә күпсендегезме?" Вә ачуыннан кулындагы Тәүрат такталарын ташлады һәм кардәше Һарун г-мнең сакалыннан тотып үзенә тартты. Һарун әйтте: "Ий анам улы кардәшем! Тәхкыйк бу каум мине зәгыйфькә санады һәм бозау ясауларыннан тыйганым өчен мине үтерә башладылар, минем өчен дошманнарны шатландырма вә мине залим каумнәр җөмләсеннән санама!"
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70