caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 97 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:97

إِنَّ ٱلَّذِينَ تَوَفَّىٰهُمُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ ظَالِمِىٓ أَنفُسِهِمْ قَالُوا۟ فِيمَ كُنتُمْ قَالُوا۟ كُنَّا مُسْتَضْعَفِينَ فِى ٱلْأَرْضِ قَالُوٓا۟ أَلَمْ تَكُنْ أَرْضُ ٱللَّهِ وَٰسِعَةً فَتُهَاجِرُوا۟ فِيهَا فَأُو۟لَٰٓئِكَ مَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ وَسَآءَتْ مَصِيرًا

Yakub Ibn NugmanДин өчен һиҗерәт итү лязем булып та, һиҗерәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь", – дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кәферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ни өчен күчмәдегез?" – дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (Әгәр торган җайда дингә тарлык булса, көче җиткән кешегә иркен урынга күчү фарыздыр).
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70