caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 43 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:43

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَقْرَبُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَنتُمْ سُكَٰرَىٰ حَتَّىٰ تَعْلَمُوا۟ مَا تَقُولُونَ وَلَا جُنُبًا إِلَّا عَابِرِى سَبِيلٍ حَتَّىٰ تَغْتَسِلُوا۟ وَإِن كُنتُم مَّرْضَىٰٓ أَوْ عَلَىٰ سَفَرٍ أَوْ جَآءَ أَحَدٌ مِّنكُم مِّنَ ٱلْغَآئِطِ أَوْ لَٰمَسْتُمُ ٱلنِّسَآءَ فَلَمْ تَجِدُوا۟ مَآءً فَتَيَمَّمُوا۟ صَعِيدًا طَيِّبًا فَٱمْسَحُوا۟ بِوُجُوهِكُمْ وَأَيْدِيكُمْ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَفُوًّا غَفُورًا

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек хәлдә намаз укып, аятьны хата укыдылар). Янә җөнүб хәлдә госелсез намазга якын бармагыз, мәгәр озын сәфәрдә су тапмасагыз тәяммүм белән укырсыз. Әгәр сырхау булсагыз, яки сәфәрдә булсагыз, я берәрегез даладан кайтса, пакьлеге булмаса, яисә хатыныгызга якынлык кылсагыз, тәһарәт алырга, яки госелләнергә су тапмасагыз, ул вакытта пакь җиргә ике кулыгыз белән сугыгыз һәм йөзегезне вә кулыгызны сыйпагыз. Шиксез, Аллаһ сезнең кимчелекләрегезне ярлыкаучы һәм гафу итүче булды.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70