وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَٰقَكُمْ وَرَفَعْنَا فَوْقَكُمُ ٱلطُّورَ خُذُوا۟ مَآ ءَاتَيْنَٰكُم بِقُوَّةٍ وَٱسْمَعُوا۟ قَالُوا۟ سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَأُشْرِبُوا۟ فِى قُلُوبِهِمُ ٱلْعِجْلَ بِكُفْرِهِمْ قُلْ بِئْسَمَا يَأْمُرُكُم بِهِۦٓ إِيمَٰنُكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn NugmanБабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга.