caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 246 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:246

أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلْمَلَإِ مِنۢ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مِنۢ بَعْدِ مُوسَىٰٓ إِذْ قَالُوا۟ لِنَبِىٍّ لَّهُمُ ٱبْعَثْ لَنَا مَلِكًا نُّقَٰتِلْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ قَالَ هَلْ عَسَيْتُمْ إِن كُتِبَ عَلَيْكُمُ ٱلْقِتَالُ أَلَّا تُقَٰتِلُوا۟ قَالُوا۟ وَمَا لَنَآ أَلَّا نُقَٰتِلَ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَقَدْ أُخْرِجْنَا مِن دِيَٰرِنَا وَأَبْنَآئِنَا فَلَمَّا كُتِبَ عَلَيْهِمُ ٱلْقِتَالُ تَوَلَّوْا۟ إِلَّا قَلِيلًا مِّنْهُمْ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70