caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 184 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:184

أَيَّامًا مَّعْدُودَٰتٍ فَمَن كَانَ مِنكُم مَّرِيضًا أَوْ عَلَىٰ سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ وَعَلَى ٱلَّذِينَ يُطِيقُونَهُۥ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ فَمَن تَطَوَّعَ خَيْرًا فَهُوَ خَيْرٌ لَّهُۥ وَأَن تَصُومُوا۟ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanРузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мөскен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әммә мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70