caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 136 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:136

قُولُوٓا۟ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيْنَا وَمَآ أُنزِلَ إِلَىٰٓ إِبْرَٰهِـۧمَ وَإِسْمَٰعِيلَ وَإِسْحَٰقَ وَيَعْقُوبَ وَٱلْأَسْبَاطِ وَمَآ أُوتِىَ مُوسَىٰ وَعِيسَىٰ وَمَآ أُوتِىَ ٱلنَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُۥ مُسْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", – дип.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70