caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 137 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:137

فَإِنْ ءَامَنُوا۟ بِمِثْلِ مَآ ءَامَنتُم بِهِۦ فَقَدِ ٱهْتَدَوا۟ وَّإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّمَا هُمْ فِى شِقَاقٍ فَسَيَكْفِيكَهُمُ ٱللَّهُ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ишетүче һәм белүче.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70