caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-An'aam сүрәсе, 145 аять

Мәккә · иңү тәртибе 55 · 6:145

قُل لَّآ أَجِدُ فِى مَآ أُوحِىَ إِلَىَّ مُحَرَّمًا عَلَىٰ طَاعِمٍ يَطْعَمُهُۥٓ إِلَّآ أَن يَكُونَ مَيْتَةً أَوْ دَمًا مَّسْفُوحًا أَوْ لَحْمَ خِنزِيرٍ فَإِنَّهُۥ رِجْسٌ أَوْ فِسْقًا أُهِلَّ لِغَيْرِ ٱللَّهِ بِهِۦ فَمَنِ ٱضْطُرَّ غَيْرَ بَاغٍ وَلَا عَادٍ فَإِنَّ رَبَّكَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык йөзеннән хәрам нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван ите, боларны хәрам дип таптым", – дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70