caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-An'aam сүрәсе, 136 аять

Мәккә · иңү тәртибе 55 · 6:136

وَجَعَلُوا۟ لِلَّهِ مِمَّا ذَرَأَ مِنَ ٱلْحَرْثِ وَٱلْأَنْعَٰمِ نَصِيبًا فَقَالُوا۟ هَٰذَا لِلَّهِ بِزَعْمِهِمْ وَهَٰذَا لِشُرَكَآئِنَا فَمَا كَانَ لِشُرَكَآئِهِمْ فَلَا يَصِلُ إِلَى ٱللَّهِ وَمَا كَانَ لِلَّهِ فَهُوَ يَصِلُ إِلَىٰ شُرَكَآئِهِمْ سَآءَ مَا يَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш кылдылар, үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген һәм бу хайван сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән игеннәрен вә хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип билгеләгән иген вә хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. Диндә булмаган нәрсәләрне Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70