caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 194 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:194

ٱلشَّهْرُ ٱلْحَرَامُ بِٱلشَّهْرِ ٱلْحَرَامِ وَٱلْحُرُمَٰتُ قِصَاصٌ فَمَنِ ٱعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ فَٱعْتَدُوا۟ عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا ٱعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanХәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70