caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yusuf сүрәсе, 31 аять

Мәккә · иңү тәртибе 53 · 12:31

فَلَمَّا سَمِعَتْ بِمَكْرِهِنَّ أَرْسَلَتْ إِلَيْهِنَّ وَأَعْتَدَتْ لَهُنَّ مُتَّكَـًٔا وَءَاتَتْ كُلَّ وَٰحِدَةٍ مِّنْهُنَّ سِكِّينًا وَقَالَتِ ٱخْرُجْ عَلَيْهِنَّ فَلَمَّا رَأَيْنَهُۥٓ أَكْبَرْنَهُۥ وَقَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ وَقُلْنَ حَٰشَ لِلَّهِ مَا هَٰذَا بَشَرًا إِنْ هَٰذَآ إِلَّا مَلَكٌ كَرِيمٌ

Yakub Ibn NugmanЗөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул хатынлар янына чык", – дип. Хатынлар Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70